16+

Арчада тиеннәр асрыйлар

Тиеннәре аның күңел юанычлары. Арча шәһәрендә гомер итүче Альберт Князев башкаларга да матурлык күрсәтү өчен тиеннәргә махсус читлекләр корып, капка төбенә урнаштырган.

Арчада тиеннәр асрыйлар

Тиеннәре аның күңел юанычлары. Арча шәһәрендә гомер итүче Альберт Князев башкаларга да матурлык күрсәтү өчен тиеннәргә махсус читлекләр корып, капка төбенә урнаштырган.

Бакчасын, тирә-юнен үз куллары белән матурлыкка күмгән.

Гаилә кыйммәтләре

“Әни йортның тоткасы, әти гаиләне туендыручы булды”, – ди Арчада яшәүче Альберт Князев. Гаиләдә алты бала үсә алар. Биш кыз янында бердәнбер малай була. Ул чорда гаиләдә бер генә малай дип кем сине иркәләп торсын, эшләп үсә. Кечкенәдән кызыксынуы аны тормыш тәҗрибәләре белән алтын куллы оста булып китәргә дә этәргеч бирә.

– Минем әтием керәшен татары иде, – ди Альберт абый. – Әни исә чып-чын татар гаиләсендә үскән. Әти ягыннан булган әби-бабайлар чукындырылган татарлар булганнар. Ә менә безнең әти чын мөселман кешесе булды. Гомере буе ислам дине белән яшәде. Картлык көне якынлашкач дингә аеруча бирелеп китте. Кабере дә әни белән бергә, мөселман зиратында. Без алты туган да исламда. Алтыбыз да исән-сау, Аллага шөкер, бер-беребезнең кадерен белеп яшибез. Менә шушы көннәрдә генә әнинең туган, әтинең үлгән көнендә Коръән ашы уздырдык, барыбыз бергә җыелыштык. Әни әтигә караганда иртәрәк үлде. Әти әнине юксынып яшәде. Әти, ник шулай өзгәләнәсең, яныңда без бар бит дия идем. Әнинең туган көне якынлашканда, әниегезнең туган көнендә мине зиратка алып бар әле, диде. Ярар, дидем. Йөреп торган җиреннән кисәк кенә үлеп китте. Әнинең туган көнендә әтине җирләдек. Мәңгелеккә әни янына илтеп куйдык. Бу вакытта әтигә 83 яшь иде. Әти ягыннан мирас булып, нәсел фамилиясе калды.

“Матурлык яратам”

Гомер буе шофер булып эшләгән Альберт абыйны шул машинасы гомерлек насыйп яры белән таныштыра. “Агроснаб”та бухгалтериядә эшләүче кызга күзе төшә. Дөресрәге, Чаллы каласына эшкә дип чыгып киткән егет, кире туган ягы Арчага кайта. “Агроснаб”ка товар ташучы булып эшкә урнаша. Фәридә бухгалтер буларак, Альберт алып кайткан товарларның исәбен алып бара. Менә шулай танышып китә алар. Гаилә коралар. Ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Инде биш оныклары бар. Бергә яши башлауларына да 45 ел булган.

– Әтинең кичерешләрен хәзер яхшы аңлыйм, – ди Альберт абый. – Бергә гомер иткән хатыныңа шулкадәр ияләшәсең икән, ул өйдә юкта чыннан да тормыш күңелсезләнеп кала. Юкса өйдә балалар да бар. Әмма гомер иткән хатын барыбер күңелгә якын икән.

Альберт абый әнә шул гаиләсе, оныклары өчен гомере буе матурлык тудыручы кеше.

– Йорт тирәсен матур тоту элек-электәге хыялым иде, – ди Альберт абый. – Чыршы утыртып, аны кышын бизәп яшисем килде. Шөкер, аны да тормышка ашырдым. Су буенда яшисем килгән иде, менә анысы булмады. Аның каравы йорт тирәсен чәчәкләргә күмдем. Шул чәчәкләргә карап, яз көне күңелем кузгала. Алар миңа яшәү дәрте бирә. Йортыбыз янына килгән, үткән бер кеше бездәге матурлыкка сокланып китә.

Иртә яздан кара көзгә кадәр аның йорт тирәсе аллы гөлле чәчәкләргә күмелә. Урманнан иртә язда чыга торган чәчәкләр алып кайтып утырткан. Иң беренче булып алар чәчәк ата башлый. Аннан сатып алган чәчәкләре бер-бер артлы матурлык таратырга керешә. Иртә яздан кара көзгә кадәр бакчасы шау чәчәктә. “Көз килүен алар да сизә, матурлык бетеп килә”, – ди Альберт абый. Чәчәкләр арасына үз куллары белән төрле корылмалар эшләп куйган. Биредә үзеңне әкияти дөньяда кебек хис итәсең.

Оста бакчачы да әле ул. Дүрт-биш төрдә виноград үстерә. “Быел елы килешмәде, артык уңмадылар”, – ди Альберт ага. Үзе өйдә юкта ончыл чык төшеп, виноград уңышына нык кына йогынты ясаган.  

Дәвасыз булмый

Сәламәтлеген ныгыту өчен ел саен дәваланырга мәҗбүр ул. Дәва алмый торса, болай да көчкә атлаучы аяклары үзен тагын да сиздерә, йөри алмас дәрәҗәгә җитә. 1989 елның 21 мартында Арча нефтебазасында эшләгән елларында көчле авариягә очрый. Казанга барганда Биектау районының Бөреле авылы янында каршысына автобус килеп чыгып, маңгайга маңгай киләләр. Бик озак хастаханәләрдә урын өсләрендә ятарга туры килә. Әллә ничә тапкыр операция кичерә. Муеннан алып аягына кадәр гипс салалар, шул килеш өенә кайта. Май аенда гипс белән кайткан Альбертның август җиткәч кенә гипсын алалар. Шул вакытта энекәше өйләнә. Туена баргач, ялгыш басып егыла. Тагын операция ясыйлар, тагын гипс салалар. Бу вакытта аның эшләр җае да, хәле дә булмый. “Эшкә яраксыз” дигән мөһер сугып, икенче группа инвалидлык бирәләр. Яшь кешенең, гаилә тоткасы булган ир-атның өйдә тик ятасы килсенмени. Бераз хәлләнгәч, эшкә урнашырга тели, бер җиргә дә алмыйлар. Әтисенең энесе Чүриле психо-неврология интернатында директор булып эшләгән вакытлары, үзенә чакыра. Рәсми рәвештә эшкә урнаша. Бу хәл районның Пенсия идарәсенә барып җитә. Эшеннән чыгарга яки группадан баш тартырга кушалар. Казанга бара да, минем эшлисем килә, группаны алыгыз, ди. Кеше ала алмый, сез булганыннан баш тартырга җыенасыз, дип өченче группа эшкә яраклы дигән язу алып кайта. 28 ел Арчаның үзеннән Чүриле авылына йөреп әлеге интернатта эшли. Яше җитеп лаеклы ялга чыкканына, эшеннән туктавына да 10 ел.

“Тиеннәр җаныма дәва бирә”

Күз явын алырдай матур бакчасында тиеннәр дә асрый ул. Бу җан ияләре аның күптәнге дуслары икән инде. Шунысы кызык, тиеннәр үзләренең хуҗаларын шулкадәр яраталар. Ә менә башка кешеләргә шикләнеп карыйлар. Чит кешене күрсәләр, саклык чараларын күрә башлыйлар, качалар. Беренче тиене, кеше күрсә, хуҗасыннан яклау табу өчен Альберт абыйның баш өстенә менеп утыра торган була. Тик бер фаҗига аны берара тиен асраудан читләштереп торган. Рәхәтләнеп уйнап йөргән тиенгә үзләренең песие ташлана. Башын гына кабып алды, ди Альберт абый. Әллә куркудан, әллә башын кабудан нык зыян килеп, тиен шунда ук җан бирә. Альберт абый аңа тәмам ияләшеп беткән була.

Якын кешесен югалткандай үзен хис итә. Берничә ел узгач, инде башкача тиен алмыйм, дип йөргәндә, оныкларын Теләчегә “Туган авыл” музей комплексына алып бара. Шунда оныклары тиен күреп, дәү әти безгә дә кирәк, алыйк инде дигәч, болай да күңеле тиенгә тарылган Альберт абый, тагын бер кат асрап карарга була. Казанга барып, йорт җәнлекләре өчен сатыла торган кибеттән алып кайта. Башта өйләрендә тота. Оныклары уйнап мәш килә.  Тәмам хуҗа булып, өйдә ялгызы гына калганда тәртипсезләнергә керешә. Гөлләрне аудара башлагач, урамга читлек ясап, шунда күчерә.  Иптәшкә пар алып кайтырга була. Ата тиенне Әлмәт шәһәренә барып ала. Гаилә ишәя, үрчем башлана. Берничәсен кешегә бирә. “Алар белән бик күңелле”, – ди хуҗа. Бүгенге көндә аның хуҗалыгында өч тиен бар.  

Тиеннәрне күп итеп асрасаң бөлгенлеккә дә чыгарга мөмкинсең икән. “Алар теләсә ни ашамый. Тәмледән тәмлене генә ярата.  Чикләвекнең дә теләсә ниндие ярамый. Эрбет (кедр), әстерхан, фундук чикләвекләрен генә ашыйлар. Урман чикләвеген дә яраталар. Ләкин быел урман чикләвеге кортлы булды. Ә алар кортлы, тәмсез чикләвекләрне ашамыйлар, шунда ук беләләр”, – ди Альберт абый.   

Баксаң, тиенне республикада бик күп кеше асрый икән. Тиен асраучыларның үз төркемнәре дә бар. Кайберәүләр үрчетеп, сату белән дә шөгыльләнә. Ә Альберт абый кебекләр үзләренә җан тынычлыгы, күңел байлыгы өчен асрый. “Мин аларның каршысына чыгып утырам да, күңелемә рәхәтлек алам. Тәгәрмәч әйләндерәләр, сикерәләр. Шуларга карап торсам күңел тынычлыгы барлыкка килә, җаныма тынычлык иңә. Яз җитү белән аларга уңайлы булсын өчен читлекләренә нәрсә дә булса бер әйбер эшләп куям”.

Князевларның йорт тирәсендәге матурлыкны күрер өчен шәһәр халкы да килә икән. “Куркытмагыз гына, карагыз, дим. Фотога төшәләр. Кеше күрсен, матурлыкка соклансыннар өчен мин аларны урамга, капка төбенә куйдым”, – ди Альберт ага. Тиеннәр янына килгән кешеләргә фазаннар да күрсәтергә теләгән булган. Тик бу хыялы әлегә барып чыкмаган. Чебешләре гарип булып туган. “Бер гаиләдән туган чебешләр булды ахрысы. Тавык чебешләре дә бер гаиләдән булса гарипләнә башлый. Киләсе елга хыялымны тормышка ашырмакчы булам. Берничә фазан җибәрсәм, балалар өчен тагын да күңелле булачак”, – ди Альберт ага.


 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

8

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading