16+

Ашлык бәясе артырмы?

Һава шартлары 300 мең тоннадан артык ашлыкның югалуына китергән.

Ашлык бәясе артырмы?

Һава шартлары 300 мең тоннадан артык ашлыкның югалуына китергән.

Туктаусыз яуган яңгырлар аркасында республика ашлык җитештерү буенча планлы күрсәткечләргә чыга алмаган. Быел аграрийлар 4,120 миллион тонна ашлык җыярга исәп тоткан. Тик һава торышы 300 мең тоннага якын бөртеклеләрне җыеп алырга комачаулаган. 

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров сүзләренчә, быелгы уңышка һава шартлары гомумән тискәре тәэсир иткән. 

– Май аендагы кыраулар якынча 200 миллион сумлык зыян китерде. 8 мең гектар иртә өлгерә торган рапс белән шикәр чөгендере, 3 мең гектар уҗым культураларын кабат сөрергә туры килде. Июльдә чәчәк ату чорында корылык булды. Урып-җыю башланыр алдыннан югары уңышка исәп тоткан идек, ләкин август башындагы ике атналык явым-төшем урып-җыю эшләрен чигендерде. Башактагы ашлык үсеп китте. 16,8 мең гектар мәйдандагы бөртекле культураларны терлекләргә азыкка тотарга туры килде. Гомумән алганда, 10 процент уңыш югалды, – дип сөйләде ул матбугат очрашуында.

Ашлыкның килограммын 10 сумнан дип кенә исәпләсәң дә, килгән зыян 3 миллиард сумны тәшкил итә. Гәрчә агымдагы ел уңышына керткән акчалар узган елга караганда күбрәк тә булган. 

– 2023 елда үсемлекчелек продукциясен җитештерүгә 68,3 миллиард сум сарыф иттек. Кырчылыкның ресурслар белән тәэмин ителешен саклап калу өчен быел 73 миллиард сумга якын акча кертелде. Шул исәптән бөртеклеләр җитештерү өчен 1 гектарга 30 мең сум. Җитештерелгән продукциянең, аерым алганда ашлыкның үз бәясенең бер тоннасы якынча 10,7 мең сум. 2023 елда – бер тонна өчен 10,9 мең сум булган, – диде министр.

Ашлык хәзергә арзан йөри. Әмма, спикер сүзләренчә, алга таба бәя күтәрелү өчен шартлар юк түгел.

– Кайбер төбәкләрдә гадәттән тыш хәл кертелде. Берләрендә – корылык, икенчеләрендә кирсеенчә артык дымлылык күзәтелә. Шул факторларны күз уңында тотканда, ашлык бәясе үсәргә тиеш, – диде ул. 

Республика бөртекле культураларны җыюны төгәлләгән диярлек, 4 мең гектар мәйданда сабан бодае һәм карабодай җыясы калган. 23 сентябрьгә булган мәгълүматларга караганда, амбарларга 3 миллион 662 мең тонна ашлык кергән. Уртача уңыш – бер гектарга 27,8 центнер. 

Районнарга килгәндә, иң күп ашлыкны Буа һәм Тәтеш районнары суктырганБыелгы уңыштан чыгып  – 170 мең тоннадан артык, Арча районы – 160 мең тоннадан артык. Чәчү мәйданының уңышлылыгы ягыннан лидер районнар:  Тәтеш – гектарына 38,9 центнер, Кукмара – 37,8, Әтнә – 34,4, Кайбыч – 32,9, Тукай, Балтач һәм Кама Тамагы 32 центнердан артык. Бу күрсәткеч буенча рейтинг ахырында: Баулы –17,2, Ютазы – 19,6, Әгерҗе – 20,6 һәм Азнакай – 20,8 центнер.

Бүгенге көндә авыл хезмәтчәннәре рапс җыю белән мәшгуль, аның мәйданы 165 мең гектар тәшкил итә. 65 проценты гектар инде җыелган, уңдырышлылыгы – гектарына 20,7 центнер. Чагыштыру өчен: узган ел рапс уңышы 12 центнер чамасы булган. 

Унбиш район көнбагыш җыюга керешкән. Әлеге кулҗтураны 212 мең гектар мәйданда җыясы бар. Әлегә 4 проценты суктырылган, уңдырышлылыгы – гектарына 19,6 центнер. Майлы культуралар буенча быел уңыш яхшы булырга тиеш ди, якынча – 650 мең тонна (2023 елда – 488 мең тонна).

Шикәр чөгендерен җыю дәвам итә. Агымдагы елда аны урып җыю мәйданы 55,6 мең гектар тәшкил итә. Бүгенгә барлык мәйданның 31 процентында эш тәмамланган. Уңдырышлылык 440 центнер, бу узган ел белән чагыштырганда 100 центнерга күбрәк. Шикәр чөгендере уңышы 2,0 миллион тоннадан артык булыр дип фаразлыйбыз, диде Марат Җәббаров.

Бәрәңге белән калган яшелчәләр дә җыела. Иң күп яшелчәләрне Кырлай, Чистай, Нармонка, Вятские Зори агрофирмалары һәм Нәсим Дәүләтов белән Минталип Миңнеханов крестьян-фермер хуҗалыгы җитештерә. 

Параллель рәвештә кырларда 2025 ел уңышы өчен дә эш алып барыла, дип билгеләп үтте министр.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading