Айдар Фәйзрахманов: Сабантуйда капчык киеп, Гүзәл белән бергә йөгерергә риза.
ТНВ телеканалы «Музыкаль Сабантуй» проектының икенче сезоны башлануы турында игълан итә. Җырчылар җырлар яздыруны башлап җибәрде.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚

ТНВ телеканалы «Музыкаль Сабантуй» проектының икенче сезоны башлануы турында игълан итә. Җырчылар җырлар яздыруны башлап җибәрде.
Бу сезонда нинди яңалыклар көтәргә? Проектта кемнәр катнаша? Айдар Фәйзрахманов яки Гүзәл Уразова кем кемне? Тулырак бу язмабызда.
Узган елны ТНВ телеканалы эфирга «Музыкаль Сабантуй» тапшыруын чыгарды. Һәр чыгарылышта татар эстрадасы мэтролары яшь популяр башкаручылар белән бер сәхнәдә очрашты. Быел көз проектның икенче сезоны эфирга чыгачак. Бу хакта Яңа гасыр телеканалының баш музыкаль редакторы Динә Закирова белән сөйләштек.
– Проект тагын да кызыклырак булачак. Яңа турлар уйлап таптык, монда буыннар гына түгел иҗат стильләре дә ярышачак. Проект озын гомерле булыр дип ышанабыз. “Музыкаль Сабантуй” рейтинг буенча хоккейны да узды. Гомер буе артистларга хезмәттәшләр буларак карадым. Хәзер аларга җитәкче буларак мөрәҗәгать итәргә кирәк. Барыбер эшләү кыен дип әйтмим, чөнки иҗат кешесе иҗат кешесен аңлый, – диде ул.
Узган елны “Музыкаль Сабантуй” тапшыруы эстрадада шау-шу да тудырды. Азат Абитов, Ильмира Нәгыймова һәм Лилия Хәмитова “Мәхәббәт шушыдыр” җырын бүлеште. Бу хакта без хәбәр иткән идек. Динә Закирова да мондый хәлләргә тыныч карый. “Көтелмәгән борылышлар була инде. Иҗат булган җирдә андый хәлләрдән сакланып бетә алмыйбыз”, – ди ул.
“Музыкаль Сабантуй”да җырлар алмашу туры да булачак. Моның өчен җырчылар көндәшенең репертуарыннан җырны сайлап үз стильләрендә башкарырга тиеш. Бу сезонда шулай ук иҗатчыларны бәяләүче жюри составы да алышынып торачак.
– Без җырчыларны бер-берсен тәнкыйтьләү өчен җыймыйбыз. Бу проект, беренче чиратта, фикерләшү өчен мәйданчык. Татарстанда иҗатчылар күп, шөкер. Һәрберсенең дә үз фикерен, үз карашы бар. Без әйтергә теләгән фикерләрне җиткерергә мөмкинлек тудырабыз. Мәдәниятебез, телебезне үстерүгә дә өлеш кертәсе, тамашачыларны телевизор янына милли тапшырулар карарга тартасы килә, – ди Динә Закирова.
Бу сезонның яңалыгы – укытучы – укучы ярышы. Айдар Фәйзрахманов – Гүзәл Уразова, Салават Фәтхетдинов – Рифат Зарипов һәм башка җырчылар көч сынашачак.
Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов та проектка бик теләп алынган. Аның белән җәһәт әңгәмә кордык. Проектта ул шәкерте Гүзәл Уразова белән көрәшәчәк.
– Бик рәхәтләнеп, җир сызганып алындым бу проектка. Үземнең иҗат иткән җырларны да бер кат барлау өчен сәбәпче булды. Сабантуй булгач, көрәш булырга тиеш. Әмма минем өчен бу – җыр сәнгатенә күзәтү ясап, тамашачыга чагыштырып карарга мөмкинлек бирү. Гүзәл Уразова белән “көрәшү”емә дә шат, чөнки ул минем беренче укучым. Мәдәният институтында укыткан вакытта педагогия институтына кафедра җитәкләргә чакырдылар. “Гүзәл сеңлем, мин китәм. Сине кайсы остазга биреп калдырыйм икән?” – дидем. “Айдар абый кайда китәсез, мин сездән калмыйм”, – диде. Аны педагогия институтына урнаштырдым. Бүген һәр уңышына да сөенәм. Һәр эштә дә укучы остазы белән бер дәрәҗәдә яки аны узып ниндидер югарылыкларга ирешә икән, ул барыбер остазының хезмәте. Гүзәл бик матур гаилә дә корды, ире дә, балалары да бер дигән. Халык арасында танылды, шуңа күрә Сабантуйда капчык киеп, Гүзәл белән бергә йөгерергә риза.
– Шәкертләрегез сезне онытмыймы?
– Монысы инде аларның күңел җимешләре. Онытсалар да, гафу итәм, игътибар итмим, чөнки заманасы шундый. Балалар да үстерергә кирәк, иҗат та итәргә кирәк. Шулай да мин ялгыз түгел бит. Татарстан дәүләт фольклор ансамбле эшләп килә. Аны 23 ел дәвамында җитәклим. Бу проектта да ансамбль белән катнашам. Ансамбльсез бер генә адым да атламыйм. Ул минем терәгем.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Язмалар
«Язар өчен теманы төшемдә күрәм»
-
#Җәмгыять
Андрей Кондратьев: “Яшьләр көнендә җитди сөйләшүләр өчен заманча иҗтимагый киңлек ачылышы бер символикага ия”
-
#Спорт
Бөтенроссия авыл Сабан туеның баш батыры билгеле
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча студент отрядларының 3,75 мең вәкиле эшкә урнашачак
-
#Җәмгыять
Дару өчен компенсацияне ничек рәсмиләштерергә?
Комментарийлар