Кортларның кайсы агудан үлгән булуын белер өчен агрофирма кулланган пестицидка бирелгән анализ аша да тикшертеп була. Әмма алар күрсәткән агу кортлардан да, балдан да, үсемлекләрдән дә табылмаган.
Ләләнең әйтүенчә, пестицидларның рәсми исемлектә булганыннан кала, легаль булмаган рәвештә кертелә торганнары да бар. Аларны кулланган очракта да сиңа беркем дә дөресен әйтмәскә мөмкин.
Үткән елны кабат Мәскәү лабораториясенә җибәрделәр. Бу юлы инде кортларның үлү сәбәбе агудан булуны раслый алдылар.
– Башта агуланып үлгән кортларны тикшерттем, аларда фипронил дигән пестицид табылды. Шуннан ул агуны “Северный” хуҗалыгы кырыннан алынган рапстан тикшертергә булдым һәм әлеге пестицидның аңарда да барлыгы ачыкланды. Шуның нигезендә судка мөрәҗәгать иттек. Фипронил беренче класслы куркыныч агу санала, аның белән рапсны эшкәртергә дә ярамый. Суд утырышы алты тапкыр булды. Юридик ярдәмне «Татарстан умартачылары» төбәк иҗтимагый оешмасы күрсәтте. Аларга бик зур рәхмәт. Юридик яктан да, мораль, матди яктан да булыштылар. Уртак көч белән җиңеп чыга алдык. Кортларыгыз авыру булгандыр, нишләп сезнекеләр генә ел да үлә дип әйтүчеләр дә булды. Бал кортлары үлгән умартачылар күп. Әмма хаклык эзләп кенә йөрмиләр. Лабораториягә тикшертергә озату өчен акчасы да, вакыты да кирәк, әлбәттә. Күп кенә авылларда берничә умартачы зыян күрә. Берләшеп, бу эшне бергә башкарып чыга алалар. Дөреслекне исбатласак, бу хәлләр башка кабаланмас та иде. Агрофирмалар белән дә уртак тел табып сөйләшергә кирәк. Кортлар агулану проблемасы гел булып торгач, алар үзләре дә безгә колак сала башлады. Бу эшне әтием хакына башкарып чыктым. Гомер буе үз хәләл көче белән көн күргән әтием ул гаделсезлекне бик авыр кичерде, күңеле дә бик төшкән иде. Никадәр генә мәшәкатьле булса да, әти хакына чигенмәдем. Шушы эшне ахырына кадәр җиткерә алдык, – диде Ләлә.
Комментарийлар