Күпләрне борчыган әлеге сорау Зәйнуллиннарны да эзләнергә мәҗбүр иткән.
Балтач районы Кариле авылында гомер итүче Зәйнуллиннарда каз өмәсе инде күптәннән башланган. 300 ләп каз асраучы әлеге гаилә көнаралаш өмә уздыра.
Тик зурлап түгел. Күпләп суясың икән, казлар чиста булмый, диләр. “Сосна авылыннан бик тә булган Гөлфинә исемле танышым килә. Безнең казлар, чебиләр, үрдәкләр аның кулы аша уза. Әни, мин, Гөлфинә булсак, 15 казны төшкә эшкәртеп куябыз. Шимбә-якшәмбе көннәрендә туганнар килә. Беркайчан да алты кешедән артык кеше җыймыйбыз, сыйфат югала”, - ди Рәхилә ханым.
Каз-үрдәк эшкәртү мәшәкатьле булса да, иң рәхәт, күңелле вакыт шушы, ди алар. Бергә җыелып, үткәннәрне, яшьлекне искә алалалар икән.
- Каз асрау кәсебенә үзеннән-үзе керештек. Без чебиләр үстереп сата идек. Уйлаштык та, 50 каз алып карарга булдык. Каенанам Фоадия әйтә, Рәхилә, алучы булмас, чебиләр белән генә шөгыльләник, ди. Без үзебез өчен 15-20 баш каз асрый идек. Бергә үсәрләр дип, тәвәкәлләдек. Шулкадәр матур булып үстеләр. Көзен суеп сата башладык, җитмәде. Икенче елда баш санын йөзгә җиткердек, - ди Рәхилә ханым.
Шулай баш санын арттыра барып, үз клиентлары барлыкка килгән. Балтач, Кукмара, Казан... Сатып алучыларның географиясе елдан-ел киңәя бара. “Каз сатучылар һәр район саен бар. Әмма шулай да сезнең казлар чиста, матур дип килүләре безнең өчен зур дәрәҗә”, - ди Рәхилә ханым.
Чыннан да, күпләр аларның казларының чиста булуына исләре китә. Хуҗалардан чистартуның серен дә сорадык. “Зур казаннарга су салып кайнатып чыгарабыз да, казларны шунда тыгып пешекләгәннән соң йоннарын йолкыйбыз. Кеше әйтә дип, төрле алымнар кулланып карадык, юк, иң отышлысы шушы. Чистартканнан соң, канатларын кисеп, арка каннарын алганнан соң, тагын бер кат чиста кайнап торган тозлы суга тыгып алабыз. Бу вакытта 3 чиләк суга бер килограмм тоз салабыз. Шикәр шакмагы кебек матурланып, чиста булып калалалар, сүле дә агып утырмый”, - ди Рәхилә ханым.
Ай башы белән дә суеп караганннар, ай ахырында да, уртасында да. Бала йонлы буласы булса кайчан суйсаң да була, дигән фикергә килгәннәр. Бала йонсыз казны ничек үстерергә? Күпләрне борчыган әлеге сорау Зәйнуллиннарны да эзләнергә мәҗбүр иткән. Бер апаның киңәшен тотып, казларга солы ашата башлаганнар. Ни хикмәт, бала йоннан котылганнар. Хәзер алар берәр чиләк кукуруз, арпа, бодай, фураж, солы, бераз тоз, балык мае салып болгаталар да, пешермичә казлар алдына куялар. Бәбкәләргә 15-20 көн булу белән әлеге ризыкны бирәләр. Көндезгә бүрткән борчак алларына куялар. Төнгелеккә пешереп әчетке ашаталар. Аларның казлары тәүлек буе ашауда һәм иркендә.
- Кечкенә вакытларыннан казларны да, чебиләрне дә сабый бала караган кебек бик нык тәрбияләргә кирәк,ул вакытта йокы күргән юк, - ди Рәхилә ханым. – Каз бәбкәләренә 1 литр сөткә 2 чи йомырка туглап төнгә бирәм. Тары ярмасы пешереп, борчак оны белән болгатам. Кайберәүләр безнең казлар борчак ашамый, диләр. Бәби вакытларыннан борчакка ияләндермәсәң, беркемнеке дә ашамый.
Бөтен гаиләләре белән кош-корт үстерүдә алар. Кичтән дүрт буржуй миченә терлекләр өчен ризыкларны тутырып калдыралар да, иртән иртүк дүрттә торып, әтиләре Фаил мичкә яга. Әниләре Фоадия өйнең хуҗабикәсе, өйдәгесен карап тора, ашарга пешерә. “Без ирем Фәрит белән тыштагы эштә. Әти белән әнинең ярдәме бик зур. Бергәләп эшләгәндә генә эш бара, тарткалашып торсаң тормыш бармый. Бер көнлек 900ләп чеби алып үстереп аларны суеп саттык. 5 сыерыбыз бар. Сөттән эремчек ясап, кош-кортларга бирәбез”, - ди Рәхилә ханым.
Быел әнә тәҗрибә буларак, ун күркә алганнар, тугызы үскән. Иң зурысы 17 килограмм килгән. Менә шулай яшәп ятышлары. Әлегә аларда каз өмәсе гөрли. Суя торалар, урнаштыралар. Бер килограмм каз быел 750 сум, эч-башы – 500, мае 400 сум икән. “Казның бернәрсәсе әрәм булмый. Йонын да килеп алалар. Бер каздан 200 грамм йон чыга. Аның килограммы бүгенге көндә 1800 сум”, - ди Рәхилә Зәйнуллина.
Комментарийлар
3
0
Казлары да казлары! эчетке нинди ризык ул,анлатып языгыз эле,анлашылмый бит.
0
0