Бал уңышы куандырырмы быел? Умартачылар күңеле нәрсәгә хафалана?
Белгечләрнең мәгълүмат чыганакларында урын алган фикерләре күңелгә шом сала – Россия киңлекләрендә бал җыючы умарталарның күч саны быел 20-25 процентка кимегән. Төрле сәбәпләр белән. Кайдадыр агуланганнар, Алтайда әнә умарталар яратып бал җыйган акацияләрне корытканнар. Ничек кенә булмасын, бу бер нәрсәгә – бал бәяләренең быел үсүенә китерәчәк.
Умартачылар өчен сынау елы – кыш җылы килде, язын кинәт кенә җылытты да, салкыннары китереп бәрде. Аннан яңгырлары алҗытты. Инде кояшлы көннәр кыздыра кебек, әмма бал сыктырыр вакыт та җитте. Бал уңышы куандырырмы быел? Умартачылар күңеле нәрсәгә хафалана? Урак өстен көткән мәлдә умартачыларның хәлен белештек.
Илдар Гайнуллин, Самара өлкәсе, Камышлы:
– Юкә балларын алдык инде, хәзер рамнарга карабодай балын тутырып киләләр. Кырлардан кырларга күченеп йөрибез. Булмас, димим. Быел һава торышы да тез астына сукты. Бал кортлары бал җыю белән түгел, күч аеру белән мавыктылар. Яңгырлы торгач, бал кортлары ашарлык кына “җим” алып кайттылар да, ояда эшсез яттылар. Аларның үз чамасы: кортлар күбәйдеме, ана корт бер ишне ияртә дә оядан чыгып китә. Аерылып чыкканының да, ояда калганының да, көчләре икегә бүленгәнгә, егәрләре кими, балга түгел, ныгыр өчен эшлиләр. Умартачыларны быел шушы хәл бик бимазалады. Дөрес, Казан ягында юкә балына кинәнделәр дип ишеттем, ә безнекеләр юкә балын да бик авырдан җыйды, көн аралаш яңгыр яуды. Юкә ул үзе бөтенләй яңгырны яратмый. Яңгырдан соң балсызлана. Безнең Камышлы тирәсендәге юкәләр ун елга да бер чәчәк атмый, Самарада аталар да, анда бару өчен 200 чакрым юл үтәсе. Беренче балны да алырга да көн булмады, яңгыр да, яңгыр. Ә менә кышны бу тирәдәге бөтен умартачыларның да кортлары бик әйбәт чыкты, җәе дә шуңа охшап килсә, бал уңышы хәттин булачак иде.
35 еллык умартачы Илдар әфәнденең кортлары җәйге чорда чәчәкле болын-кырларда күченеп йөри. Прицепка төялгән ояларның саны 100 дән артык. Тагын бер атнадан карабодай балын сыктырырга керешәчәк. Әлегә балның ул өч литрын ике мең сумнан сата, бәянең тагын да үсүенә өметләнә.
Ә менә бертуган энесе белән бер умарталыкны бүлешеп эшләүче Рамил Мөхетдинов исә Арча районының Наласа авылында егәрле умартачылар рәтенә басып килә.
– Кыш җылы килде, бу аларны иртә уянырга мәҗбүр итте, шуңа да без чыгарганда инде бик тынгысызланалар иде. Гел йөреп торгач, ашау да күп киткән күрәсең, шул сәбәпле, энемнеке дә, минеке дә берничә оя үлгән. Башта көннәр әйбәт торды, майда эсселәр китте. Печәннәр үсү, табигать яшелләнү өчен бер дигән һава торышы, сүз дә юк, тик бал кортлары актив, ә бал җыярга чәчәкләр юк иде. Аннары яңгырлар китте, умарталыктагы юкәгә быел да кортлар килмәде диярлек. Гөҗләп торырга тиеш иде ул. Умартачылар бу вакытта инде кортлар оя аерудан туктарга тиеш, диләр, ә кортлар һаман күч бүлеп чыгара. Әле никадәр көйләп торып бит ул: я анасын алмаштырасың, я нишлисең, дигәндәй. Чәчәкләргә артык эссе булгач та нектар төшеп җитмидерме, сөенерлек түгел әле хәлләр, түгел. Шуңа балның бәясе дә үсми калмас дим мин, әлегә өч литрын 1800 сумнан сатабыз да. Алучыга монысы да күп кебек, үзең кайнаша башлагач кына аңлыйсың, чынлыкта бу бик түбән бәя. Бал табышын җыю әле дәвам итә, августларда гына аертачакбыз, аңа кадәр вакыт бар, сабыр итеп көтәбез.
Чувашияның Комсомол районы үзәгендә гомер итүче Урмай авылы егете 36 еллык стажлы Сәләтулла абый Миңнуллин да бал сыктырырга ашыкмый әлегә. Бакчасында 70тән артык оя бар. Кышның зарарын күрмәгән, кортлары да әйбәт кенә кышлаган.
– Чүнниктә булса, быел да әйбәт кышламаслар иде, 4 еллап азапландым, язгы якка ким дигәндә 6-7 баш ояны югалта идем. Быел менә кагылмадым да, җәен утырган казыкта кышлаттым ояларны. Тузганак балын бик әйбәт җыйдылар, юкә чәчәк атканда көннәр суына төште, юкә чәчәгенең атуы сузылганга мин сөендем генә, кортлар көн дә шунда казынды. Артык эссе юкәнең чәчәген куырып кына алачак иде. Ләкин юкәнең балы күп булмады. Июльнең егерме бишләрендә бал аерта башлыйм мин, кәрәзләрне тутырып киләләр. Әле менә кичә генә бер коя корт аерды, бүген тагын берсен саклап утырам. Бал бәясе артмас, ышанмыйм. Өч литры бездә 1 800 сум, – ди Сәләтулла абый.
Азнакай районының Тымытык авылы умартачысы Алмаз абый Хафизовның бал табышына өмете зур. Иң мөһиме, төннәрен суык булмасын, тоташ яумаганда яңгырлары куркытмый, ди ул.
– Бал уңышын нәрсә дип тә әйтергә белмим. Июньнең 15енә кадәр бал җыйдылар да туктадылар, яңгырлар китте, суыклар башланды. Менә соңгы 3-4 көндә кортлар эшли генә башлаганнар иде дә, тагын төннәр суынып китте. Төшкә кадәр көн җылынмый торгач, кортлар оядан очып чыгарга ашыкмыйлар, чөнки төнлә җылы булса гына чәчәкләргә бал төшә. Мин 18 баш кына тотам. Быел кышны бик тынычсыз чыктылар, әллә күп ашагангамы, үлделәр дә... Узган ел карабодай балының өч литрын – 2000, чәчәкнекен 1800 сумнан саткан идем. Бал аз булса хакы артыр, күп елны кабаттан кимер инде, – ди Алмаз абый.
Ә менә Актаныш һәм Башкортстанның шул якка якынрак булган авылларындагы умартачылар исә быел бигрәк нәүмиз. Агу сибелгән кырлардан зыян күрдек, ди алар. Бал кортлары башта күпләп үлгән, исән калганнарының да хәле мактанырлык түгел. Яңа балдан авыз итә алуларына өмете сүнеп барган Рафис Фәрдиевнең Актаныш районы Кәзкәй авылында килеп чыккан хәлдән күңеле төшкән.
– Бал уңышы бик әйбәт булырга тиеш иде, июньнең 14ләрендә кортлар агуга эләкте. 20 оя гына иде минем умарталар, шуның 5-6 оясы бөтенләй үлде, калганнары да ни үле, ни тере түгел әлегә. Әкренләп тернәкләнеп тә киләләр кебек, үзләренә җитәрлек бал җыя алсалар да бик рәхмәт. Үлгән кортларны анализга җибәргән идек, ләкин аларда агу чыкмаган. Көндезен бодай басуын агулаганнарын күп кеше күргән бит, әгәр дә төнлә эшләсәләр зыяны мондый ук булмый иде. Башкортстанда да кортлары үлгән умартачылар бар, – ди ул.
Узган ел республикабызда 3698 тонна бал җитештерелгән. Бал кортларының оялары саны – 152 мең. "Татарстан умартачылар" оешмасы рәисе Шәүкәт Хәйруллин әйтүенә караганда, быел баш уңышы сынатмаячак. Дөрес, елның "холыксызрак" булуы юкә балын җыюга кайбер районнарда аяк чалган. Ә менә Сабада киресенчә юкә балыннан уңганнар.
- Юкә балын җыеп ала алдык. Төньяк районнарда юкәләр иртәрәк чәчәк ата башлады, анда кортлар тырышты. Юкә балының бу якта бәясе төшмәгәе, без аны өч литрын 3500 сумнан сата идек. Быел ул 2500 сумга гына калмагае дип куркам. Ә менә чәчәк балының бәясе артыр. Чөнки июнь ахыры, июль башында көннәр матурланды кебек, ун көн тирәсе яхшы гына тора көннәр, тик төннәр салкын, чәчәкләргә нектар төшми. Бал әзрәк булмагае, шулай да узган елгы бал күләмен быел да җыеп алырбыз, иншаллаһ, - ди Шәүкәт әфәнде.
Чебешләр уңышын көз санасак та, августтан да калмыйча, бал уңышына да нәтиҗә ясарбыз. Сөендерсен иде, көткән нәтиҗәләрне бирсен бал уңышы!
Комментарийлар