Без бала вакытта киноларга, берәр кыз белән егет үбешеп торган кадр булса, 16 яшьтән кечерәкләр кертелмәде.
Әмма без кача-поса булса да баргаладык. Күп вакытта, клуб ишек төбендә берәр укытучы басып тора, сине күрү белән, артыңнан йөгереп, куалый башлый. Исемең, фамилияң язып алына һәм мәктәп дирекциясенә бирелә. Ә алары иртән, укучылар мәктәпкә килгәч тә, линейкага тезеп, сине бөтен укучылар алдына чыгарып, дуңгыз урынына сүгә.
Берсендә һинд киносы килде. Бикләр дә карыйсы килә, ә ишек төбендә хезмәт укытучысы, “Чомбе” кушаматлы ир басып тора. Без Корбангали белән, кеше артына качып, аның яныннан узып киттек. Соңгы мизгелдә генә күреп алып, артыбыздан ыргылуы булды, башта мин, минем арттан Корбангали сәхнә артына кереп постык. Ярыктан, безнең якка килгәнен күреп, мин сәхнәнең, артистлар чыгыш ясый торган идәне астына ук кереп, тар гына ярыктан ятып, шуыша башладым, Корбангали, минем арттан ташланып, башы минем арка һәм сәхнә идәннәре арасында кысылып калды.
Җан көчләрем белән тартылып, сәхнә уртасына кереп яттым. Монда утырып торырлык та урын юк, бары тик дистә еллар дәвамында җыелган тузан гына бик мулдан иде. Мин киткәч, Корбангалинең дә башы азат булып, минем янга сузылды. Елаганын ишеттермәс өчен, авызын бүреге белән каплап, мышык-мышык килә, башы бик каты авырта иде булса кирәк. Чомбе безне таба алмады. Кино барганын ишетелгән тавышлар буенча гына аңлап, караңгылыктан файдаланып, урамга исән-имин килеп чыктык.
Клубның мөдире бер аягы тимер протезлы Күчән Исмәгыйле дигән кеше иде. Шактый зур гәүдә, олы гына сырлы-сырлы, кызыл борынлы. Клубка кайчан керсәң дә, кулында перо һәм озынча кәгазь. Ул сайлау алды өндәмәләре, кино килү турындагы белдерүләр дә язды. Котыра, уйнаша башласак: “Гурла чистка”, – дип кычкырып җибәрә. Без шыпын-шыпын клубтан чыгып сыза идек. Сызмаска, кемнең тик торган җирдән генә сыртына култык таягы килеп төшкәнен татыйсы килсен. Сәхнәнең иң өске өлешендә “Яшәсен Советлар Союзы Коммунистлар партиясе!” дип кызыл ситсага язып куелган плакат эленеп торды. Ул елларда мәгънәсен бик аңлап бетермәсәк тә, бик мөһим сүзләр язылганын аңлыйбыз, шунлыктан, ул язулы плакатка Аллаһның кашка тәкәсенә караган сыман итеп карый идек.
Сәхнәнең сул ягында Ленинныкы, уң ягында Сталин портреты эленеп торды. Ялгышмасам, К.Марксның да сурәте бар иде. Исмәгыйль абый күбрәк салганмы, әллә болай гынамы – клуб ачкычларын төшереп калдырган. Бәйрәмгали, мин, Корбангали, олы бер төргәк ачкычларны табып алып, илтеп бирдек. Ул безне кинога бушлай кертте. Шул көннән соң клуб тирәсендәге карны аяк очы белән казып-актарып эзләнеп йөри башладык. Әмма башкача ачкычлар табылмады. Әгәр тагы бер тапкыр кинога бушлай керткән булса, миңа калса, без аның сугышта өзелеп калган аягын да табасы идек.
Элекке Камалетдин мулла мәчетенең манарасы киселеп, клуб итеп үзгәртелгән ике катлы бинага белдерү эленде. Мәчетнең эчендәге урта стенасы сүтелгән, бары тик стена булган урында идән тигезлегендә шомартылган бүрәнәсе клуб идәнен аркылыга бүлеп тора. Мәчетнең аскы өлешеннән өскә таба култыксалы агач баскыч эшләнгән. Ишектән кергәч, түр якта сәхнә булып, сәхнә артында азан әйтү өчен эшләнгән урынның тәрәзәсе көньякка карап тора иде. Бик азынып, каты шауламасак, Исмәгыйль абый безгә ул мөнбәр эченә кереп уйнарга да рөхсәт итте. Чыршыдан эшләнгән клуб стеналары сап-сары, идәннәре чиста булды. Җыештыручы булып эшләгән Нәгимә апаны Мәүлиха апалар алмаштырып, бигрәк тә кичләрен, клуб авыл халкының ял итә торган урыны иде.
Клуб ишегеннән кереп, коридор шикелле җирдән баргач, өч рәт араталы баскычка басып, сул якка борыласың. Унлап баскыч аратасы сине ике-өч квадрат метр чамасындагы мәйданчыкка алып менә. Каршыда клуб эченә керә торган ишек. Кино, концерт ише нәрсәләр килгәндә, шушы ишеккә аркылы өстәл куела, һәм билет сатучы өстәл артына утыра. Ә эчтә агач эскәмияләр тезелеп китә. Аларны, кирәкләре булмаган вакытларда стена буйлап берсе өстенә берсен салып, өеп куйдылар. Сәхнә алдындагы ике-өч өстәл өстендә домино, шашка һәм шахмат кебек уеннар, тагы бер читтә газета-журнал куелган өстәл дә бар иде. Менә шушы, ишек алды мәйданчыгына клубтан чыккан ирләр кайсы стенага, кайсылары култыксага терәлеп тәмәке тарта. Эчкән булсалар, каты-каты гына сүгенеп, үзләренчә әңгәмә куерта.
Сугышырга итә башласалар, һәрвакытта да клуб артына чыгып сугыштылар. Без, малай-шалай, аларга охшатып сүгенә һәм теш арасыннан “черт” итеп төкерергә өйрәндек. Гомумән алганда, авыл мужиклары әллә ни тәрбияле, бала-чага үрнәк алырдай кешеләр булмаганнар, дип уйлыйм. Әйе, әле клубка якынлашканда ук, керә торган ишек янындагы сул як стена буенда берничә мужикның басып торганлыгын күрергә була иде. Болар – җиңел йомышларын үтәүчеләр. Эшләрен төгәлләп, төймәләрен төймәли-төймәли, клуб эченә кереп китәләр. Шунлыктан, хатын-кыз бу тирәне башларын уңга борып, тиз генә узып китә иде.
Менә шулай, укучым, мәчет һәм клуб! Клуб – большевиклар тарафыннан мәдәният учагы буларак төзелгән һәм кеше күңеленә тәрбия орлыклары салына торган урын булырга тиешле җир. Күргәнегезчә, динлелектән көферлеккә илтүче ара озынлыгы бер мәчет манарасы биеклегендә генә икәнлеген чамалыйсың.
Мин белгәндә, бу бинаның беренче каты утын сарае вазифаларын үтәде. Колхоз елларында кышкы саклауга бәрәңге дә салганнар. Михнәтле елларда, клуб бинасына ягу өчен утын җитмәгәнлектән һәм халыкның клубка йөрерлек вакыт-теләге дә булмыйча, бәрәңгеләр өши.
Черек бәрәңгене чүпләп, тазаларын аралап алу эшләре әсирлектәге немец солдатларына йөкләнә. Әни алар турында: ”Берәр кисәк, бармак башы чаклы сабын тотып, ипигә алмаштырырга, өйдән-өйгә кереп йөриләр, күкрәк кесәләреннән бала һәм хатыннарының фотоларын алып күрсәтәләр иде”, – дип сөйләде. Үзләре ачлы-туклы булсалар да, берәр сынык ипи бирә торган булалар. Сәләмә киемле, ачлыктан ябыгып беткән: ”Майн киндер, майн фрау дип карточка күрсәтеп, Гитлер капут”, – дип татарча сөйләшергә маташкан әсирләр бик кызганыч күренгәндер. Бигрәк тә хатыннар бу мескеннәрнең хәлләрен җиңеләйтеп, аларның моң-зарларын тыңлап һәм булдыра алган чаклы хәлләренә керергә тырышканнар. Нәрсә генә булмасын, кеше күңелендә иман бар, ул әле бетмәгән. Еллар авыр, әмма кеше барыбер кеше булып калган.
Ул елларда популяр булган Зифа Басыйрова, Әлфия Авзалова, Илһам Шакиров кебек җырчыларның пластинкага язылган җырлары уйнатылып, халыкка кино килгәнлеге мәгълүм була иде. Билет бәясе олыларга – 20, балаларга 5 тиен. Олы кешеләр агач эскәмияләргә, без балалар экран каршына, идәнгә утырып карыйбыз. Кино ун өлештән торса, ун тапкыр өзелә, чөнки бер өлеш төшерелгән кисәк бетеп, икенчесе белән алмаштырыла. Инде киноның лентасы искерә төшкән булса, тагы 4-5 тапкыр өзелеп, ацетон ярдәмендә ябыштырыла һәм кино төн урталарында гына тәмам була. Әле моннан тыш, күчмә электр движогыннан эшләү сәбәпле, движок сүнеп, ут бетә һәм кино карау өзелеп, залда утыручылар аяклары белән агач идәнне дөбердәтә башлыйлар.
Русча аңламаганлыктан, яхшырак булып күренгән кешене – безнеке, ә начаррак күренгәннәрен – немец, дип икегә бүлеп карадык. Ул елларда Иван Бровкин турындагы кинолар еш күрсәтелде. Бик ихтимал, без малайлар Иванны немец, дип атаганбыздыр. Олылар киносы барган вакытларда хәрби диңгезче, флотта хезмәт иткән Нәҗип җизни, үзенчә, татарчага әйләндереп, аңлатып бара. Әмма аннан-моннан гына әйтеп үтелгән репликалардан эчтәлек барыбер аңлашылмый. Шуңа да, үзебезнекеләргә, немецларга бүлеп, киноның эчтәлеген үзебез теләгән якка юнәлтеп, аңлаешлы итә идек. Бу юлларны язгач, бу киноны төшергән режиссерлар, безнең ничек итеп, фильмнарын үзгәрткәнебезне күрсә, нинди хисләр кичерерләр иде икән, дигән шаян уй башыма килә. Менә ул – гөнаһсыз балачакның самимилеге!..
Габдулла Исмәгыйлев
Казан
Комментарийлар