16+

Ферритинны тикшерү – кирәкле гамәлме, әллә трендмы?

Ферритинга анализ тапшыру үзенә күрә трендка әйләнде. Ферритин дәрәҗәсенә кешенең үз-үзен ничек хис итүе, көч һәм энергия күләме бәйле дип санала.

Ферритинны тикшерү – кирәкле гамәлме, әллә трендмы?

Ферритинга анализ тапшыру үзенә күрә трендка әйләнде. Ферритин дәрәҗәсенә кешенең үз-үзен ничек хис итүе, көч һәм энергия күләме бәйле дип санала.

Казан федераль университеты Университет клиникасының 1 нче терапия бүлеге мөдире Илсөяр Шәфигуллина моның чыннан да шулаймы икәнен ачыкларга ярдәм итә. 

Ферритин дип күзәнәкләр эчендә тимер туплауда катнашкан аксымны атыйлар. Организмда бу элементның нормасы 3-4 грамм, әмма плазмада аның бары тик 35 миллиграммы гына тупланган, дип билгели табиб. Калган тимер күзәнәк эчендәге запасларда саклана, нәкъ 27 проценты – ферритинга туры килә, ә күпчелек өлеше бавырда, талакта һәм сөяк миендә тупланган була, дип билгели Илсөяр Шәфигуллина. 

- Ферритин безнең тарафтан организмдагы тимер запасларының төп индикаторы буларак кабул ителә. Тимер – гемоглобинның төп компоненты һәм организм өчен бик кирәкле элемент булуын исәпкә алсак, ферритин, чыннан да, зур роль уйный, – дип аңлата КФУ эксперты. 

– Әмма бу күрсәткеч никадәр югары булса, шулкадәр яхшырак, дип уйлау дөреслеккә туры киләме? 
- Ферритинның түбән дәрәҗәсе, һичшиксез, тимер кытлыгы анемиясе маркеры буларак кабул ителә. Ферритинның нормаль күрсәткечләре бу диагнозны кире кага. Ә менә организмда бу элемент артык булганда гемохроматоз дип аталган авыруны китереп чыгара. Бу шактый куркыныч авыру, мәсәлән, бавырда, талакта тимер артык туплана. Моннан тыш, ферритинның югары күрсәткечләре шешләр, ялкынсыну авырулары күрсәткече булырга мөмкин, һәм бу өстәмә тикшерүләр таләп итә, - дип ассызыклый табиб. 

Ферритин нормасы яшькә һәм җенескә бәйле. Ир-атларда – миллилитрга якынча 20-250, хатын-кызларда – 10-120 нанограмм (кайбер лабораторияләр диапазонны 150 гә кадәр киңәйтәләр). 

Ориентир формулалар да бар. Өлкәннәр өчен ферритинның минималь дәрәҗәсен якынча кеше авырлыгына тигез дип бәяләргә мөмкин. Оптималь күрсәткеч – үз авырлыгыңа 70не кушкач килеп чыга. 
Репродуктив яшьтәге хатын-кызлар турында сөйләгәндә, йөклелекне планлаштыру, үзеңне яхшы хис итү өчен ферритин 60тан да ким булмаска тиеш, оптималь – 70-95, - ди Илсөяр Шәфигуллина. 

Ферритин кытлыгын препаратлар белән, катгый рәвештә табиб күзәтүе белән генә тулыландырырга кирәк. Тимер дәрәҗәсе артыкка китмәсен өчен даими анализ тапшырыла. 

Нормадагы дәрәҗәне туклану ярдәмендә сакларга мөмкин. 
- Рационда тимерле хайван продуктлары булырга тиеш. Болар – кызыл ит, сыер бавыры, диңгез продуктлары, балык һәм кош ите. Үсемлек аксымнары – карабодай, ясмык, кузаклылар, көнбагыш, кунжут, кипкән җиләк-җимеш кебек продуктларда да файдалы тимер бар. Элементны үзләштерүне көчәйтүче булып С витамины санала, шуңа күрә тимерле азык белән цитруслылар белән берләштерү яхшы, - дип киңәш итә И.Шәфигуллина. 

Шул ук вакытта тимерле продуктларны сөт ризыклары белән, шулай ук кофе, көрпәләр белән бергә ашамаска киңәш ителә. Тимер һәм кальций – антагонистлар, кальций тимерне үзләштерүне кыенлаштыра. 

Шуны да исәптә тотарга кирәк тимер күләмен тулылындару тиз бара торган процесс түгел. Мисал өчен, тәүлеклек рационында якынча 15-20 миллиграмм тимер бар икән, шуның 10 проценты гына организм тарафыннан үзләштерелә. Шул ук вакытта олы кеше тәүлегенә 1 миллиграммга якын тимер югалта, бу физиологик яктан шулай көйләнгән. 

Илсөяр Шәфигуллина сүзләренчә, ферритин дәрәҗәсенең түбәнәюенең сәбәпләре берничә булырга мөмкин
  Кан югалту: ашказаны-эчәктә кан китү, көчле күремнәр
  Тимернең артык сарыф ителүе: шешләр, ялкынсыну, паразитлар аркасында
  Тимер җитмәве яки үзләштерелмәве: ит ашамау, ашказаны һәм эчәк авырулары

КФУ матбугат хезмәте ярдәме белән Гүзәл Камалова әзерләде.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading