"Шәһри Казан" газетасы журналистлары Яшел Үзән районы Олы Ачасыр авылына сәфәр кылып кайтты. Әлеге язмада авылның үрнәк гаиләләре, авылның тырыш халкы турында бәян ителә.
Бәхетнең сере гади!..
Гаилә тәхетендә тигезлек белән олыгаю – үзе зур бәхет! Гомер көзләре җылы, матур килгәндә рәхәт.
Роза ханым белән Марс ага Максумовлар балалары кадерендә, оныклар сөеп яши. Бәхетлеләр тәхетендә! Авыл йөзендә иң ихтирамлы кешеләр. Марс ага Татарстанның атказанган укытучысы, Россия мәгариф отличнигы, Роза ханым исә сәламәтлек сагында куйган тырыш хезмәте өчен Россиянең “Сәламәтлек саклау отличнигы” билгесе белән бүләкләнгән.
Бәхеткә ирешүнең сере гади – гомер юлын аклык, тырыш хезмәт белән кичү кирәк! 50 елдан артык остазлык тәрибәсенә ия Марс ага, әнә шулай дип белдерә. Шуның 23 елын тәрбия һәм укыту эшләре буенча завуч, 20 елын Ачасыр урта мәктәбе директоры вазифасына йөкләнгән мөгаллимнең партия таләбе белән обкомда эшләгән еллары да байтак әле. 70 яше тулып үткәч кенә, җиде ел элек лаеклы ялга чыккан.
– Әти стахановчы иде! Әни белән без авылда, әти шәһәрдә яшәп, яшерен заводта эшләде. Атна ахырында бер капчык ипи төяп кайта иде, 4 бала үстек, ипидән өзелмәдек, шөкер. Әни математикадан укытты, шәһәр мәктәбенә эшкә дә чакырдылар, китмәде. 52 яше тулгач, егәре кимегәчтерме, әти дә авылга әйләнеп кайтты. Мин әни юлын дәвам итеп укытучы һөнәрен сайладым. Математиканы ярата идем. Хәтта Байконурда хезмәт иткәндә дә кайбер хезмәттәшләрне математика фәненнән өйрәттем. Байконур димәктән, ракеталарның галәмгә очышыннан кул сузым арасы идек. Бик зыянлы химик матдәләр белән эш иттек – бер сулау җитә... Күпләр китеп тә бардылар. Әле миңа Байконурның 70 еллыгына дип мәртәбәле медален бирергә әзерләнгәндә: “Исәнмени әле?..” – дип сораганнар. Сорарлык сорау икән, калганын белерсез. Бик озак еллар телемнән дә төшермәдем – кул куйган идек. Хәзер әз-мәз сөйләштергәләсәң дә рөхсәттер, – ди Марс ага.
Хәрби хезмәттән кайткач та туган авылында эшкә кала. Тырышлык ике башлы таяк кебек, кайчак үзеңә үк “зыян” сала.
– Фермада сөт кимеде, сиңа күмәк хуҗалыкка җибәрәбез, диләр берзаман. Партия кушса нишли аласың? Берсе егермегә торган хатыннарны “җигеп” кара! – дип елмая Марс ага.
Кушылган эшне җиренә җиткереп эшләмәсә, яңадан мәктәпкә әйләнеп кайткач, хезмәт коллективы белән 8 грант отып, мәктәпкә 400 миллионга якын акча юнәтмәсләр иде! Ике дистә ел элек яшь фермерлар әзерләү ниятендә агробизнес мәктәбенә нигез салучы да ул. Башкаладан махсус остазлар чакыртып укыткан елларын бүген дә сагына.
– 1974 елны мәктәптә 498 укучы бар иде. Мин лаеклы ялга киткәндә аларның саны 48гә калды. Ә бүген 21 бала укый... Ил белән шул хәл, авылларның киләчәген менә шушы саннардан да фаразлап була, – ди ветеран остаз.
Авылның гөрләп торган елларына Роза апа да шаһит. Минзәлә районының Иске Иркәнәш авылында туып-үскән кызны бирегә медучилище тәмамлаганнан соң юллама дигәне алып килә. 1967 елдан алып 41 ел буена фельдшер-акушер булып эшли. Елның нинди генә фасылы, тәүлекнең кайсы гына сәгате, һава торышының нинди генә кәефсез чагы булмасын ул бернигә дә карамыйча авыл кешесенә ярдәмгә ашыккан ханым. Кулында туган балалар да, сулып барган җиреннән тернәкләнгән авырулар да бихисап.
Марс ага партия, мәктәп эшеннән бушамаган, Роза ханым да өйгә кайтып керә алмаган, мәгәр күпләр көнләшерлек итеп тормыш корганнар! Хикмәте шул – төп нигездә каенанасы белән 40 ел гомер иткән килен хөрмәт төшенчәсен үз иткән, тәмле телдә сөйләшкән. Әлбәттә ире дә хезмәтен аңлап: “Бар тизрәк, соңара күрмә!” – димәсә, үзен эшенә тулысынча багышлый алыр идеме икән?..
– Беренче өч балабызны югалттык. Җитлекмичә туган иделәр, тормышка берегә алмадылар... Бер егет үстердек – Марат. Ике оныгыбыз бар – Адилә белән Диләрә! Киленебездән дә бик уңдык! Гөлнур кайтып керүгә пыр килеп эшләргә керешә, бакчалар аның өстендә. Ул югында без сулар сибештереп йөрүчеләр генә, – ди Роза апа.
Бакчаларында умарта кортлары гөҗли! Марс ага кәсебе. Алар янында кайнашуы күңеленә бер ял! Янында Роза апа сөйләнеп йөргән чакта икеләтә рәхәт икәнлеген әйтмәсә дә беләм. Рәхәт картлыкның чиксез бәрәкәте сөендерсен үзләрен!
“Без өйдә кунак бабай белән әби хәзер”
Хәдис бабай белән Нурия әби Бикмуллиннар төп нигездә уллары Рафис һәм киленнәре Гөлназ белән кадер-хөрмәттә яши. Олыгайган көнебездә янәшәбездә ярый әле алар бар, кунак бабай белән әби без хәзер, диләр.
Нурия әби үзе дә төп нигездә каенана белән утыз ел яшәгән. Хәдис бабай белән бергә гомер иткәннәренә 62 ел булган. Икесе дә колхозда эшләгәннәр, Нурия апа – кырчылыкта, Хәдис бабай ат җигүче дә, тракторчы да, төзелеш бригадиры да булып эшләгән, мәктәптә хезмәт дәресләрен дә укыткан, укучы малайларга трактор йөртергә дә өйрәткән.
Дүрт кыз һәм бер ир бала тәрбияләп үстергән алар. Бердәнбер уллары Рафис төп йортта калып, мәктәптән үк бик яшьли очрашып йөргән Гөлназга өйләнгән.
– Бик матур яшибез. Рәхмәт Гөлназга, кызларым гаиләләре белән кунакка кайтканда якты йөз, җылы сүзе белән каршы ала, – ди Нурия апа.
Гөлназ үзе дә каенанасына рәхмәтле. Балаларны үстерешергә ярдәм итте, өйдә кеше булгач, олысына – 1,9 ай, кечкенәсенә 7 ай булганда ук эшкә чыктым, балалар гына түгел, терлекләр дә бар иде, бер дә авырсынмады, ди.
Авыл халкы да Бикмуллиннарның гаиләсен мактап телгә ала. Кемнең нинди йомышы бар, Рафиска бара, бакчаларыбызны сукалап чыкты, бик төгәл, пөхтә эшли, диләр. Нурия апа да, кая барсам да, кем белән сөйләшсәм дә, синең Рафисың дип кенә торалар, шөкер, акыллы балалар үстердек, ди улы белән горурланып.
Рафис белән Гөлназның уллары Рамис та, кызлары Гөлия дә мәчеткә йөреп намаз, Коръән укырга өйрәнгәннәр. Балаларны иманлы, инсафлы итеп тәрбияләүдә диннең әһәмияте зур, ул барысын да тәртиптә тота, ди Хәдис бабай.
Авылның уңган килене
Авылыбызның иң уңган килене ул, диләр Резидә Габидуллина турында Олы Ачасыр авылы халкы.
Дистә еллап теплицасында помидор үсентеләре үстереп сата ул. Аның помидорлары тәмле була, дип авылдашлары аннан ала. Күрше авыллардан килеп алучылар да булгач, бер теплица тулы үсенте әле бөтен кешегә җитми дә кала ди, чөнки берьюлы йөз утызар төп алучылар да бар.
Тумышы белән Резидә Минзәлә районыннан. Чаллыда машина җыю заводында эшләгән вакытта апаларына кунакка килгән Рафис белән танышып, 1997 елда шушы авылга килен булып кайткан. Рамис исемле ул үстергәннәр. Резидә – мәктәптә техник хезмәткәр, ире амбарда эшли.
Теплицадагы эшне дә гаиләләре белән бергәләп башкаралар. Помидор чәчәсе туфракны көздән үк әзерләп куялар.
– Урман туфрагын алып кайтабыз да, суыкта тотабыз. Аннары шул егерме капчыкны өйгә алып кереп җылытабыз. Өйдәге бер бүлмә үсентеләр белән тула. Өстәмә яктырткычлар куябыз. Иң авыры – пикировкалау. Бу эш күп вакыт һәм көч таләп итә, – ди Резидә.
Помидор орлыгын да үзе әзерли. Аның өчен иң матур һәм иң зур помидорны алып куеп, өлгергәнче тота. Иң яхшысы – ике ел торган орлык, аның тишелеше дә яхшы, помидорлары да күп була, ди.
Помидорның сигез төрле сортын үстерә. Халык аеруча “Үгез йөрәге” сортын ярата икән.
– Петунияләр дә сорыйлар. Әлегә шул помидор үсентесен генә үстерәбез. Эше күп, кыска гына вакыт эчендә исән-имин үстереп сатарга кирәк. Яратмаган эшне эшләп булмас иде, сатып алучыларның рәхмәтен, помидорлары күп булды дигәнне ишеткәч, күңел үсеп китә, – ди Резидә.
Гөлнур Шәрәфиева, Дилбәр Гарифуллина
Комментарийлар