16+

Туберкулездан яңа Россия вакцинасын куллана башларга мөмкиннәр

Туберкулездан яңа Россия вакцинасын 2027 елда куллана башларга мөмкиннәр.

Туберкулездан яңа Россия вакцинасын 2027 елда куллана башларга мөмкиннәр.

Н. Ф. Гамалея исемендәге эпидемиология һәм микробиология илкүләм тикшеренү үзәге галимнәре туберкулездан "ГамТБвак" дигән яңа вакцинаны 2026 елның октябрендә клиник тикшерүне төгәлләргә планлаштыралар һәм сынаулар уңышлы булган очракта, 2027 елда куллануга рөхсәт алырга исәп тоталар. Бу хакта ТАССка үзәкнең эпидемиология бүлеге җитәкчесе Владимир Гущин хәбәр иткән.

“[Клиник] тикшеренү киләсе елның көзенә кадәр дәвам итә. Тикшеренүгә иң соңгысы булып кергән пациент буенча мәгълүматлар 2026 елның октябрендә алыначак. Өченче фаза буенча клиник тикшеренүләр дә, препаратны теркәү өчен документлар да әзерләнгән", – дип сөйләгән Гущин.

Аның сүзләренчә, әгәр алынган мәгълүматлар ышандырырлык булса, галимнәр 2027 елда вакцинаны куллануга рөхсәт алырга, шулай ук вакцинаны прививкалар календарена кертергә өметләнәләр. 

Н.Ф. Гамалея исемендәге үзәк директоры Александр Гинцбург билгеләп үткәнчә, туберкулездан яңа эшләнмәнең өченче стадиясе илнең якынча 50 үзәгендә уза, 2,5 мең кеше сынау узуда катнаша. "Вакцина бик яхшы нәтиҗәләр күрсәтә, һәм киләсе ел ахырында без теркәү таныклыгы алырбыз дип ышанам. Һәм ул вакытта ил туберкулез белән уңышлы көрәшкә ярдәм итәчәк препаратка ия булачак", – дигән ул.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading