– Алар ничек тели шулай яши. Мал табибларын капкасына да якын китерми, терлекләренә прививка ясалмаган. Утка, суга түләмиләр. 41800 сум суга бурычы бар иде, исемлектән сызып ташланган. Бер көнне Касимовлар йорты каршысына Ранис килеп туктады, бакчада качып карап торам, Ирина йөгереп чыкты да, әй кочаклаштылар! “Ромео белән Джульетта кебек сез!» – дидем Раниска, – дип әйтүе белән Искәндәр абый авылдашларын да таң калдырды.
Ышанырга да, ышанмаска да белмәгән авыл халкы да хаклы – төшерергә иде, әйткән сүзгә дәлил кирәк, ә болай кабаттан берьюлы ике кешегә яла ягу... Сүз очып китми, ташка әйләнеп, үз башыңа килеп төшәргә дә сәләтле бит.
Капка ачык, әмма сакта...
Ирина белән Искәндәр Касимовлар йортына үтә алмадым. Авыл халкы сөйләгән сүз дә дөрес – килеп туктауга Иринаның кызы йөгереп чыга, кемлегеңне сораша да, капка төбендә бастырып калдыра. Эчкә берәү дә үтә алмый. Танышкач, аңлаткач, Ирина гаҗәпләнеп тә куйды, нишләп мине клубка чакырмадылар, минем дә аларга әйтер сүзләрем күп диде. “Яу” батырының качып ятмавы да яхшы фал.
– Бакча диләр дә, бакча бит ул киртәләнеп алырга тиеш. Киртә тотсыннар, терлекләр дә кермәс. Мин сыерларны урамга куып чыгармыйм, авыл җирлеге идарәсеннән файдалануга рөхсәт бирелгән көтүлек җиребез бар. Тик яткан ермаклы җирләр ул, анда берәү дә печән дә чапмый иде. Электр көтүчесе сузып куйдык та, сыерларыбыз шунда, әйдәгез күрсәтәм, – дигәч, кыр ягына атладык.
Бер якта болынлык, икенче якта басу, сукаланса да, урыны-урыны белән казык кагып, Касимовларның сузган җепләре исән – көтүлеккә алып барганда, арпа җиренә кермәсеннәр өчен эшләгәннәр.
– Сыер асрап, сөт продукциясе җитештерәбез: каймагы, корты, мае, аларны ирем белән шәһәргә алып барып сатабыз, үз клиентларыбыз бар. Күршеләр күптәннән теш кайрый, безнең кебек эшли алмыйлар бит. Башта авыл көтүенә кушылмаганга эчләре пошты, үз көтүлегебез булганга да ачулары килә. Бу йортны сатып алганда ук күршеләрегез белән сак булыгыз, дип кисәткәннәр иде, элеккеге хуҗаларның да җанына төшкән диләр, хәзер менә безнең белән кайнаша. Минем балаларым гади мәктәптә укымый, онлайн форматта Мәскәү мәктәбендә белем ала, – ди Ирина ханым.
Гаилә башлыгы ерак юлда булып чыкты. Шәхси ярдәмче хуҗалык аның исеменә рәсмиләштерелгән.
– Авыл башында яшәгәч, кыр юлыннан кайтып кергән бер техника пычракны безнең капка төбендә коеп калдыра, яз-көз баткаклыкка әйләнә. Юлны изә торгач, хәтта чокырланып бетә, әнә күрәсезме? Безнең балалар аңа таш җыеп сала, ел саен. Кайберәүләрнең икешәр тракторы бар, ник бер таш китереп салсыннар. Безнең артта гына басу юлы, шуннан йөрегез дип күпме әйттек. Икенче урамда яшәүчегә асфальт юл аша кайтуы якынрак та, ник моннан йөри дисезме? Салып алса. Казаннан төзелеш материаллары төяп кайтып туктадык, бушатып ятабыз, пычрак ерып трактор килә. Юлына аркылы төштем, йөрмисез, җитте, измәгез безнең урам башын дигән сүзем өчен бәрдереп китә язды, судка ук барып җиттек. Йөртүче таныклыгыннан колак какты ул. Ләкин ялгышыннан сабак ала белми кеше, – ди Ирина.
Сөйләвенчә, алар, нәкъ тә татар авылында яшисе килеп, Борнаш авылын сайлаганнар. Искәндәр дә, Ирина да спортчылар. Гаилә башлыгы – профессиональ йөзүче, Ирина – фигуралы шуу остасы. Шәһәр фатирында тормыш башлап, Иринаның шәһәр читендәге кечкенә йортында яшәгәч, зураерга ниятләгәннәр. Тормышны җиңелдән башламаганнар, иске йортны күтәрәләр, терлекләр ишәйтәләр. Нинди генә гаеп өймәсеннәр, бу гаилә эчми, тартмый, эшчән, аек акыллы тормыш белән яши. Балаларын карамаучы, эчүдән башы чыкмаган гаиләләр дә шактый авыл җирендә – менә алары зур борчу. Касимовларның җан талашып терлек асрауларына мин шәхсән сокланам гына. Ләкин ике арада чыккан тавыш та урынсыз түгел, бу җәһәттән мин дә Касимовларны якламыйм. Үз терлегеңне карарга кирәк, авыл буйлап иректә йөртү – дөрес эш түгел. Ләкин Ирина моны танымый. Сыерларының гел ябулы булуын дәлилли.
- Бозауларым кеше бакчасына кергәләде, хәзер юк инде. Без аларны электр көтүче сузылган көтүлектә иртән куып илтәбез, менә шуны без күрмәгәндә чыбыгының иң калын җиреннән кисеп киттеләр. Үч итеп, тавыш өстенә, тавыш чыксын өчен. Аны рәтләп куйганчы, терлекләр авыл эченә чыгып керделәр, ә кем гаепле? Инде чама калмагач, камера куйдык, көне-төне яздыра, йорт тирәсен дә, киртәлекне дә, көтүлекне дә. Атыбыз бар иде, аңа бәйләнеп тә җаныбызга төштеләр. Казыкка бәйләгән җиреннән ычкындыралар, имеш акыллы ат шулай ычкына. Ә ул күрше урамдагы бия янына чаптыра. Аягыннан да бәйләп карадык. Камера куйдык дигәч, атыбыз ник бер мәртәбә ычкынып карасын, ышанасызмы? Юри генә суз чыгарган идек, югыйсә. Авыл халкы үзе дә яхшы күңелле дия алмыйм, – ди ул.
Авылда яшәүнең бер “бәла”се – кеше тормышын тикшерергә яратулары хак инде, көннең кайсы тәүлегендә нәрсә эшлисең – барысы да мәгълүм. Иринага да шактый җитешәләр бугай, күршеләре хәтта аларны авылдан кудыру мәсьәләсен дә күтәргән.
- Эшкә урнашканда да аяк чалдылар – беренче елларда күрше авылга барып, көтүчелеккә ялландык, балаларны ашатырга акча кирәк бит. Бәрәңге бакчасын бөтен кешенекен рәттән сукалаганда бер безнекен бүлеп калдыралар. Хәзер җайлаштык, керемебез начар түгел, ләкин урлап түгел, эшләп ашыйбыз, – ди Ирина. – Әлегә савым сыерыбыз дүртәү, киләсе елга 5 итәбез. Ике үгезебез бар, шуның берсен, авыл халкы сорагач, авыл көтүенә кушабыз. Сыерларны каплап бетергәч, шул үгезне күрә алмый башлыйлар. Көтүлектән сыерларны киртәгә алып кайтып ябабыз. Төнлә, имеш, халык йокламый, минем сыерларны бакчаларыннан куа. Иртән чыгып карыйм – урыннарында басып торалар, ашап йоклаган сыер төн күзендә кая барсын? Видеолар җибәрәләр, ләкин анда минем сыерлар күренми. Полициягә язганнар, килеп керделәр, дәлил бар дип видео күрсәтәләр – әйе, алар бакчада, ләкин минем үз бакчамдагы үлән өстендә, ышанасызмы? Әйткәч, утка төшкәндәй булды ул егет. Сүгенде дә китеп барды. Районга чакырттылар, шушы көннәрдә генә. Комиссия каршысына. Шәхси ярдәмче хуҗалык җитәкчесе мин түгел, ирем, нишләп документ та өйрәнмичә мине “кызыл келәм”гә дәштерәсез дигәч, шаккаттылар. Коры сүзгә нигезләнеп эш күрсәтә бездә җитәкчеләр. Камера тәүлек әйләнәсе төшерә бит, төнге сәгатьләрне күрсәттем – терлекләр киртәдә. Бер сүз әйтә алмадылар, – ди Ирина. – Мин үзем дә берничә ел элек блог алып бардым, авыл халкының күп гаепләрен чыгарып селкедем, кино караган сыман карап яттылар. Кабат шул эшкә керешми булмас, интернетка чыгарып селкесәң генә басылалар.
Кануны бармы?
Әлмәндәр авылы җирлеге башлыгы Ранис Әхмәтшинны күреп сөйләштек. Туып-үскән ягының холкын да яхшы белә ул.
- Күршеләре Искәндәр абый белән башта бик дус яшәгәннәр. Иринадан үзем сорадым, ник авыл көтүенә кушылмыйсыз соң мәйтәм, анда безне кертмиләр, ди. Нишләсеннәр, рөхсәт алып, үзләренә көтүлек җире булдырганнар. Электр көтүчесе юньләп эшләмәгәндер инде, терлекләре бәреп чыккан да кеше бакчасына кергән. Ирина белән берничә мәртәбә барып сөйләштем. Үзем карап чыктым, ток бар, өзек тә түгел. Кемдер килеп ача, йә кисеп китә, ди ул. Чыбыкның киселгән җирләрен дә күрсәтте, күренеп тора – сыер алай өзә алмый, кискеч эше. Быел яңа трослар алып куйдылар, сыерларының чыкканы юк. Бозаулары казыкта тора иде. Сазлык җир, яңгырлы көннәрдә казыкларын тартып ычкынганнар да, кеше бакчасына кергәннәр. Бозауларының кеше бакчасында йөрүен авыл группасыннан укып белүгә, Иринага шалтыратам, ул малаен куып кайтырга җибәрә иде. Аның өчен мине авыл халкы “стукач” диде. Узган ел 3 көн генә эшләгән идем әле, Иринаның 5 баш терлеге зират өстендә йөри дип шаулашалар. Штраф салдык – 2000 сум. Шуннан соң бүгенге көнгә кадәр кабатланмады. Көн дә иртән Борнаш авылын әйләнәм, көн дә туктап зират ишеген ябам. Зират өстенә килүчеләр шуның ишеген әйбәтләп бикләп китсә, ачык калмый, терлек тә керми – кем гаепле? Иринаны яклыйсың диләр, юк якламыйм. Терлекләрен урамда йөртеп дөрес эшләми, берәүнең дә үз бакчасында үстергән яшелчәсен юк итәсе килми, ул аның еллык ризыгы. Иринаның да терлек асрыйсы килә икән – агач киртәлек ясасын, ә ул казыклар кагып, электр көтүчесе җебе сузган. Авыл әдәбен, эчке тәртипләрен Иринага әллә ничә аңлаттым – тыңламаган кешене нишләтим? Ирина суга берничә айга бер сыерга 60 сум исәбеннән, үзара салымны түләп куйды, элеккеге бурычлары өчен мин җавап бирмим. Бакчагызны кир%
Гамәлдә федераль кануннар күп. Эпидемиология, ветеринария, Гражданлык кодексы, кыскасы, саный китсәң шактый. Һәрберсендә, терлекне урамда йөртмәү турында әйтелгән пунктлар бар. Татарстан буенча Россельхознадзор күзәтү идарәсенең дәүләт ветеринар күзәтчелеге бүлеге башлыгы Идрис Гатинның да кисәтүе урынлы.
- Гамәлдә кануннар күп, тик аларны укучы, өйрәнүче, куллана белүче юк. Бүгенге җирле җитәкчеләрнең ялтыравыклы туфли киеп, айфон тотып, тамак кырып йөрүдән ары үтми эше, берсе белән дә мөнәсәбәтләрен бозып, тавышка кереп, җиң сызганып, тир түгеп, нерв бетереп тәртип саласы килми. 2003 елда төзәтмәләр кертелгәннән соң “Шәхси ярдәмче хуҗалыклар турында”гы федераль канун бар, анда терлек асрар өчен торакның ничек салынырга тиешлеге дә, баш саны да әйтелгән, умарта белән каз-үрдәккә кадәр закон эшли! Ә бу авылда терлекләр урамда йөри икән, чарасын күрербез, сайтыбызның кабул итү бүлегенә электрон гариза язсыннар. Үз тикшерүемә алам, терлекләренә тиешле вакцина ясалганмы, аларга катгый таләпләр бүген зур, – ди ул.
Нәрсә дип әйтим, Ирина ханымга, авыл әдәбен танымаса да, итәк-чабуларны җыештырырга туры киләчәк. Канун таләп иткәнне кемгә дә үтисе. Ә менә күршелек хакы Аллаһы хакына тиңләнүен Искәндәр абый да онытмасын, зирәклектә сынатмасын иде, калган гомерен дошманлашып яши алмый бит инде...
Авыл урамнарында, сквер-паркларда йөрүче терлек автомат рәвештә караучысыз булып санала, алар махсус урыннарга куып илтелергә тиеш. Бу хакта РФ Гражданлык Кодексының 230, 231 нче маддәләрендә әйтелә. Штрафлары да каралган, физик затлар өчен ул бер мең сумга чаклы. Икенче мәртәбә кабатлана икән – штраф күләме дә арта, 5 мең сумга кадәр.


Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар