1 сентябрьгә кадәр барлык умартачылар корт ояларын теркәргә һәм аларны Россельхознадзорның "Хорриот" исәпкә алу системасына кертергә тиеш.
Салым салу өчен түгел Әлеге яңалык белән бәйле рәвештә, соңгы көннәрдә интернетта күп кенә умартачылар, салым салдырудан куркып, рәсмиләштерергә ашыкмыйлар дигән имеш-мимеш тә таралды. Әмма, Татарстан Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Илдар Нугуманов аңлатуынча, әлеге чарадан шикләнергә кирәкми.
– Бу теркәү салым салу өчен түгел, ә бал кортларының сәламәтлеген саклау һәм продукция сыйфатын тәэмин итү өчен кертелә. Умартачылар өчен яңа салымнар кертү планлаштырылмый, бу исәпкә алу бары тик ветеринария контроле максатларында гына кулланылачак. Әлеге таләпләр умарталарның урнашуын исәпкә алып, аларның санитар-ветеринар иминлеген тәэмин итү, әйткәнемчә, бал кортларының авыруларын күзәтү һәм алдан кисәтү һәм умарта хуҗалыгы продукциясенең сыйфатын контрольдә тоту өчен кирәк. Шул ук вакытта бал кортларын агулы пестицидлардан һәм башка куркынычлардан саклау өчен дә мөһим. Ягъни исәпкә алынган умарталарның кайда урнашуын белеп торачакбыз. Еш кына умартачылар аларны каядыр урманга урнаштыра да, ул хакта белүче булмый һәм кырларны агулаганда алар зыян күрә, – ди ул.
Ялган балны ачыкларга булышачак Күп кенә районнар, аерым алганда Сарман, Алабуга, Минзәлә, Әтнә умартачылары инде бу эшкә актив кушылган. Сарман районы ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Илсур Мостафин әйтүенчә, баштарак умартачылар арасында салым түләтәләр дигән шик чынлап та булган.
– Халык яңалыкны гадәттә авыр кабул итә. Әмма, аңлату эшләре алып баргач, каршы килүче булмады, моның бигрәк тә үзләре өчен кирәк булуын аңладылар. Соңгы айда бу юнәлештә аеруча күп эшләнде. Шул вакыт аралыгында 480 умарта оясына бирка куелды. Районнан читтә урнаштырылган оялар да күп, хәзер аларына барып җитәсе бар. Гомумән алганда, районның 60-70 процент умарталыгын теркәргә өлгердек, – ди ул.
Аныңча, ялган балларны да ачыкларга булышачак бу яңа кагыйдәләр. “Әйтик, берәү ярты тонна бал сата ди, "Хорриот" системасы исә аның биш баш умартасы барлыгын күрсәтә. Каян алган ул аның кадәр балны? Шунда ук сорау туа. Шул рәвешле ул контрафактны контрольдә тотарга булыша”, – дип мисал китереп аңлатты безгә Илсур Мостафин.
Кортлар агуланган очракта да судка мөрәҗәгать иткәндә, моны раслатыр өчен, умарталык паспортың һәм шулай ук "Хорриот" системасына теркәлгән булуың кирәк, дип тә өстәде ул.
Бер файдасы да юк Чирмешәндә яшәүче умартачы Шәүкәт абый Хәйруллин яңа кагыйдәләр турында шулай дип уйлый. – Умартачылык паспорты гына җитмиме икәнни соң? Анда ничә баш оя икәне язылган, аны шул ук ветеринарлар бирә, – ди ул. – Әмма законга каршы барып булмый, гариза яздым. Казаннан чиплар кайтып җиткәч, куячаклар.
Шул ук вакытта фальсификаттан арынырга булышачак дигән фикер белән килешә. Моңа өстәп, алыпсатарларга салым түләттерә башламагайлары, ә гади умартачыга моннан куркырга кирәкми, сөт тапшыручыларга салым салганнары юк, бу да шуның кебек бит, ди умартачы.
Мәшәкать тудыра Тукай районы умартачысы Данил Баһавиев умарта очларын чиплаштыруга бераз соңрак, балны аертып бетергәч тотынмакчы. Тик ул да умартачылар өчен уңай ягын күрми. – Ә менә мәшәкать тудырачак. Монда умартачылык тармагының үзенчәлеге истә тотылмаган. Ел дәвамында умарта гаиләләре берничә тапкыр аерыла һәм кушыла. Бүген умартачының – унбиш баш оясы, иртәгә егерме баш булырга мөмкин. Яз көне умарта гаиләләрен бүләбез. Бал җыю чоры алдыннан, корт гаиләсе көчле булсын өчен, кабат берләштерәбез. Өч оядан бер оя ясалырга мөмкин. Ике атна эчендә яңадан чиплаштырырга кирәк була. Бу умартачының вакытын да, энергиясен дә ала. Аннар умарта ояларын күчереп йөртүчеләр бар. Карабодай кыры яки юкә урманын эзләп, икешәр йөз чакрым үтә алар. Аннан көнбагыш кыры ягына күчәләр. Бу төрле район территорияләре булырга мөмкин. Шул ук вакытта умарталыкның бер өлеше бер җирдә, икенчесе икенче җирдә кала. Бу рәвешле умарталыкның кайда урнашканын ничек контрольдә тотмакчылар икән? – дип аптырый ул. – Минемчә, һәр умарта оясына түгел, бер умарталыкка бер генә чип кирәк.
Умартачыларның, бүген булмаса, иртәгә салым түләтә башламагайлары дигән шикләре барлыгын да яшерми. Күбесе “күләгәгә” китәргә мөмкин, ди ул. Кукмарадан Азат Кашипов та чипларны бер умарталыкка гына куйдыру ягында. Бал аертканда төрле оя баллары барыбер кушыла, ди ул. Ел да, үзе өчен генә булса да, шулай ук клиентлар сораша калса дип, ветеринария лабораториясендә балының сыйфатын тикшертә.
– Базарга алып барып сатмагач, мин аны кирәксенмим. Даими клиентларым бар, балның сыйфатын күрсәткән белешмә кәгазе дә җитә дип уйлыйм, – ди умартачы. Мин сөйләшкән умартачыларның әле берсе дә теркәлергә өлгермәгән. Эшнең кызган вакыты, дип аңлата алар. Әмма теркәлмичә дә булмый, административ штраф салыну ихтималы бар, дип кисәтә ветеринарлар.
Теркәлү өчен нишләргә кирәк? Яшәгән җирегездәге ветеринария оешмасына мөрәҗәгать итәргә Гариза тутырырга Умарта оялары санын, урнашу урынын күрсәтергә Шәхси мәгълүматларны бирергә Һәр ояга Россельхознадзор биргән номер сатып алып теркәргә Район ветеринария оешмасы хезмәткәрләре "Хорриот" системасына бу теркәлгән ояларның номерларын кертәләр Сорауларыгыз булса, җирле ветеринария хезмәтенә мөрәҗәгать итә аласыз. Алар сезгә теркәлү процедурасы буенча тулырак мәгълүмат бирә алачак.
Комментарийлар