Блогер Рөстәм Нәбиев һәлак булган хезмәттәше турында: «Бер тәүлек алдан… »
Рөстәм Нәбиев һәлак булган хезмәттәше гаиләсе белән күрешкән.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
Рөстәм Нәбиев һәлак булган хезмәттәше гаиләсе белән күрешкән.
"Кечкенә сәяхәтләребез турында сезгә сөйләрлек тарих җитәрлек. Соңгысына мин ялгыз бардым.
Белорецка барып килдем. Хезмәттәшемнең әти-әнисе белән күрештем. Беренче фото - соңгысы булган. Ул һәлак булыр алдыннан, бер тәүлек алдан…
Вадим белән без Омскның уку үзәгендә таныштык. Ул шулкадәр гади һәм ачык егет иде, аны шунда ук «үземнеке» итеп кабул иттем. Без һәрвакыт сөйләшер өчен тема таба идек – эш, мавыгулар, тормышка карашлар, мөнәсәбәтләр. Фикерләребез дә бер булды. Бу безне берләштергәндер.
Ул бик белемле һәм акыллы егет иде. Шулкадәр укымышлы ки, безнең командир аңа гел кәгазь эшен йөкләде.
Беләсездер, минем өчен якын кешеләр белән элемтәдә тору мөһим. Вадимның әти-әнисе дә искәрмә түгел-алар да минем күңелем түрендә…
Бик якты хатирәләр искә төште, вакыт кирәк. башка вакытта сөйләрмен әле", - дип тәмамлаган сүзен танылган блогер.
Фото: https://t.me/rustamnabiev92/1894
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Вход на сайт
Язмага реакция белдерегез
Мөһим
-
#Кыскача яңалыклар
Татарстанда илкүләм проект буенча 1,7 мең гектарда урман торгызу эшләре башкарылган
-
#Җәмгыять
Сөю белән генә тук булмассың
-
#Киңәш сандыгы
Туңдырманы ничек дөрес сайларга?
-
#Кыскача яңалыклар
Новосибирск өлкәсе көрәш федерациясе президенты Илдар Юнысов вафат булган
-
#Киңәш сандыгы
Кыяр үстерүчеләр нинди 6 хата җибәрә?
Комментарийлар
1
0
0
Йөрәк елый
0
0