16+

Бөтен Татарстанга яңгыраган Борындык авылы кайчан килеп чыккан?

Борындыкның нинди җанвар икәнен беләбез инде. Әле "Элвин и бурундуки" дигән мультфильм да бар. Ә андый исемле авыл Кайбыч районында ничек барлыкка килгән? Борындык атамалы торак пункт Россиядә дүртәү икән. Әлеге кызыклы исемле авыл турында күбрәк беләсе килде.

Бөтен Татарстанга яңгыраган Борындык авылы кайчан килеп чыккан?

Борындыкның нинди җанвар икәнен беләбез инде. Әле "Элвин и бурундуки" дигән мультфильм да бар. Ә андый исемле авыл Кайбыч районында ничек барлыкка килгән? Борындык атамалы торак пункт Россиядә дүртәү икән. Әлеге кызыклы исемле авыл турында күбрәк беләсе килде.

Иң элек Борындык авылын без кайдан беләбез? Дөрес, ел саен язгы ташу вакытында аны су баса. Бу хакта бөтен республика матбугат чаралары яза, телевидение сюжетлар төшерә. Тиздән мондый хәвеф-хәтәрләр бетәр дигән өмет бар, чөнки күптән түгел генә узган авыл җыенында Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин Бәрле елгасын тигезлибез, төбен чистартабыз, Борындыкны икегә бүлеп торучы күперне киңәйтеп, югарырак күтәрәбез дип, белдергән.

Димәк, су басулар башка булмас дигән өмет бар, күп очракта язгы ташу бозның тыгылуы аркасында зыян сала икән. Күптән түгел генә Борындык авылы икенче нәрсә белән бөтен Татарстанга яңгырады. Монда билгесез хайван хуҗалыкларга кереп, йорт кош-кортларына һөҗүм иткән, кешегә дә ташланган дигән сүзләр булды. Кемдер аны шакал дисә, икенчеләре бөтенләй чупакабрага сылтап калдырды. Килү белән бу хакта кызыксындым. Авыл җирлеге башлыгы Алмаз Гайнетдинов әйтүенчә, чатларда таралган видео мондагы түгел, шуңа күрә дә халык ул хайван шакал булмаган, ә басуда яшәүче кыргый эт кенәдер дигән фикергә килгән. 

Бер башлаганбыз икән, җитәкче белән сөйләшүне дәвам иттем. Аның белдерүенчә, бүген Борындыкта 276 йорт исәпләнә, шунда 514 кеше яши. Монда мәктәп, балалар бакчасы, ике медицина пункты, мәдәният йорты, спорткомплекс, почта һәм дүрт кибет бар. Әле матур итеп заманча эшләнгән футбол уйный торган мәйданчык та күрдем. Авылда эре хуҗалыклар да эшли, анда 105 кеше хезмәт куя. Халыкның күбесе шунда икән, арасында терлек асраучылар да җитәрлек. Без сөйләшкән вакытта якында гына архитектурасы буенча элеккеге биналарны хәтерләткән мәчетне абайладым. Бактың исә, тарихи булуы хакында ялгышмаганмын, ул 1895 елда ачылган. Алмаз Ринатович белән барып килдек. Әлеге бина республика дәрәҗәсендә мәдәни мирас исемлегенә кергән икән, бу хакта белгертүче язуы да эленгән. Мәчетне әйләнеп, карап чыктым, чыннан да, тарихи икәнлеге, бер гасырдан элек төзелгәнлеге күренеп тора. Борынгы ишекләре, тәрәзәләренең формалары, минбәр торучы почмакның аерым бер архитектура белән эшләнүе бу хакта аерым-ачык сөйли.

Борындык авылының килеп чыгышы турында да белергә кирәк бит, моның өчен мәктәпкә тарих укытучысы Рамил Гәрәфиев янына киттек. Аның әйтүенчә, мондый исемле торак пункт Россиядә дүртәү, ә Татарстанда әле Борындык станциясе дә бар. Аның атамасы татарларның мәҗүси диндә булган вакытка килеп тоташа. Арыслан дигән кешенең ике улы булган, берсенең исеме Чулпанка, икенчесенеке Борындык булган. Шуңа күрә дә хәзер Зөя елгасының уң һәм сул ягында шундый авыллар урнашкан. Казанны яулап алганнан соң Борындык татар, ә Чулпанка урыс авылы булып кала. Шушы чорларда монда бояр балалары күченеп килгән. Рамил Гәрәфиев әйтеп узганча, 1606-1607 елларда әлеге җирлектә зур яулар була, аны “Бөек Борындык бәрелеше” дип тә атыйлар. Монда патша гаскәрләрендә хезмәт иткән татарлар җирле халыкны бастыру өчен җибәрелә. Дөрес, алар арасында чуашлар һәм башка милләт вәкилләре дә була. Борындыкта яшәүчеләр Ялган Дмитрийның хакимиятен кабул итә, шуңа күрә дә Василий Шуйский сугышчылары аларны “акылга утыртырга” тырыша. Ахыр чиктә, алар җиңәләр һәм күп кенә татарлар шушында төпләнеп кала. 

—  Ә менә нишләп Арыслан дигән кеше үзенең балаларына шундый сәер исем кушкан соң? Борындык сәер бит инде, — дип, сорарга булдым героемнан.
—  Моның җавабы бик гади: элеккеге чорларда, аеруча, мәҗүсилек вакытында, кешеләргә хайван исемнәре бирелгән. Әйтик, керәшен авылларында Волков, Зайцев, Медведев ише фамилияләр очрый. Татарлар да еш кына шулай җәнлек атамаларын кушкан. Арыслан яисә Арслан исеме әле дә бар бит, Борындык дигәне генә юк. Дөрес, болар кушамат кына да булырга бик мөмкин, — диде Рамил абый. 

Борындык авылының борынгы булуын раслаучы хәл дә булган. Гәрәфиев сөйләвенчә, 15 ел элек бу тирәләрдә казу эшләре алып барылган. Шунда Япанча дигән элеккеге шәһәрчек табылган, ул безнең эраның 2-3 гасырларына карый. 1987 елда исә монда Тулбый урманында 13-14 гасырларга караган көмеш акчалар килеп чыккан. Мондый тәңкәләр Кайбыч һәм Норлат районнарында гына табылган булган. Димәк, Борындык авылының бай һәм тирән тарихы бәхәссез дигән сүз.
Бер килгән-килгән икән, Зөлфия Сафиуллина янына да кунакка кереп чыктым. Ул тегә дә, чигә дә, төрле кул астындагы материаллардан кызыклы матур эшләнмәләр ясый, картиналары да бар. Ул мендәр өслекләре, урын-түшәк әйберләре, тастымалларның иге-чиге юк. Бу осталыкка күптәннән өйрәнгән инде. Әле бөтен нәрсәне дә тиз генә отып ала икән. Автобуста барганда, берәр җирдә көтеп торганда ни күрсә, шуны кабатларга тырыша, һәм иң кызыгы, килеп чыга. Компьютердан карап, полиэтиленнан чәчәкләр дә эшләп куя.

Телевизор алдында утырганда гына да берәр нәрсә бәйләргә җитешә. Әлеге шөгыле аңа тынычлык һәм күңел рәхәтлеге бирә. Әле миңа кечкенә сумка эченнән алып, ниндидер прәннек алып бирде. Баксаң, ул кипкән чәй икән. Йөзем, гөлҗимеш, мәтрүшкә, бөтнекне кушып, иттарткычтан чыгара да, шуннан “кәтлит” ясап киптерергә куя. Бик тәмле һәм файдалы була, ди. Борындык исемле авылда яшәүнең ничегрәк булуы, атамасын ничек кабул итүе турында да белештем. Бик игътибар бирми булып чыкты, өйрәнелгән, күрәсең. Моннан соң мин дә яныннан узып киткәндә бик сәерсенмәм инде, чөнки килеп чыгышын белдем бит.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading