Һәвәскәр бакчачы Илдус Вәлиулловны күршеләре шулай дип атый.
“Персик үстерүнең бик җайлы икәнен аңламыйлар гына. Белеп алсалар, бөтен кеше утыртыр иде”, – ди Чүпрәле районының Кече Чынлы авылы Мичурины.
Бөтен барлыгы, күңеле белән ул авыл кешесе. Җәй буе кырда чөгендер утау аның күңелен авылдан биздермәгән. Яшьтәшләренә ияреп тә, шәһәргә кызыгып чыгып китмәгән. Шәһәр тәмен белмәгәнгә түгел, мәктәпне тәмамлагач, калада яшәп алган ул, Ульяновскида бухгалтерлыкка укыган. Анда калу мөмкинлеге дә булгандыр, әмма Илдус авылны сайлаган. “Чынлы” хуҗалыгы да уңган аңардан. Алай булмаса, 34 ел буе бер урында эшләр идеме икән? Авыл җирендә почетный эштә Илдус – склад мөдире булып эшли. Безнең белән сөйләшкән ярты сәгать вакыт арасында да аңа әллә ничә тапкыр шалтыраттылар. Урып-җыю чоры бит, эшләре тыгыз вакыт. Алай да бакчасы белән таныштырырга җаен тапты.
Аның киң, иркен бакчасы тәҗрибә участогын хәтерләтә. Алма, груша, слива, абрикос, персик агачлары тезелгән, теплицаларда виноградлар өлгергән. Ә аларның тәмлелекләре! Мондый баллы виноград, сусыл персик ашаганыбыз юк, мөгаен!
– Персикларны мин ун еллар элек үстерә башладым. Әни мәрхүмә, жәлләп, нужа чикмә, дип әйтә иде. Бездә җимеш агачлары үсмәде. Аларны карарга, тәрбияләргә кирәк бит. Ә әти-әни кырдан, эштән кайтып керми иде. Без бала-чага алмага да риза идек. Анысы да үсми иде әле. Ә бакчаларында алма үстерүчеләргә кызыга идем. Үзем дә иң башта алмагачлар утырттым. Биш алмагачның кыштан берсе генә исән чыкты, калганнары өшеде. Булмый икән димәдем, киресенчә үҗәтләнеп тотындым, – дип искә ала Илдус.
Мишәрләр үҗәт халык! Үзсүзлеге дә бар. Бүген инде Илдусның бакчасында, алмагачлардан кала, груша, слива, виноград, бөрлегән, абрикос һәм персик үсә. Инжир да утырткан, анысы әле җимеш бирергә өлгермәгән.
Персикның гына да унбер төр сорты бар аңарда. Киләчәктә үзебезнең җирлеккә чыдам сортларны гына барлап үстермәкче. Әле ел да төрлесен утыртып карый, шулардан иң яхшыларын сайлана. Орлыкларын Ерак Көнчыгыштан кайтарта. Ә иң беренче персик үсентесен Ульяновскида питомниктан алган булган.
– Карыйм, беркем дә кызыксынмый, үтәләр дә китәләр яныннан. Тукта әле, алып карыйм, нәрсә булмас, дип алдым. Икенче елны ук җимеш бирде. Әнине дә сыйларга өлгердем, нужа чигүемнең бушка китмәвен күреп өлгерде. Бер кызып киткәч, авыру кебек икән ул. Яңа сортлар, яңа җимешләр утыртасы гына килеп тора. Иң авыры кышны чыгу. Язны көтеп арып бетәм. Ярый интернет бар, китаплар күп. Юрий Бродский, Валерий Железов кебек бакчачыларның тәҗрибәләрен өйрәнәм. 1940 елда чыккан Мичурин китапларын да табып алдым хәтта, – ди әңгәмәдшем, елмаеп.
Борчылмый да тормый анысы: кышны исән-сау чыгарлармы, өшеп бетмәсләрме дигән уй күңеленнән китми. Ә кышка ул аларны ныклап әзерли.
– Башта агроспан яки дарнит, аннары пенофолт кебек материаллар белән каплап калдырам. Язын соңрак ачарга тырышам, чөнки кояш күрдеме, чәчәк атарга керешә. Алдан ачсаң, кырау сугарга мөмкин. Абрикос исә үстерергә иң нәзберек культура. Иң ансаты – персик. Үстерергә дә, тәрбияләргә дә җайлы. Икенче елны ук җимеш бирергә мөмкиннәр. Химия кертергә тырышмыйм, язын азот кына бирәм. Биек итеп үстермим, чөнки өстен кышка капларга авыр була. Башлап утыртучыларга “Память Симиренко” дигән сорт үстереп карарга киңәш итәм. Ул тиз һәм яхшы китәчәк. “Донецкий желтый” дигән сорт та бик ошады. “Киевский ранний” сорты иң иртә өлгерә торганы, – дип киңәшләрен бирде бакчачы.
Тынгысыз авыл җанлы Илдус социаль челтәрләрдә туган авылының төркемнәрен дә алып бара. Авылымны бик яратам, кырларыннан бер әйләнеп кайтсам да рәхәт булып китә, ди ул.






Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар
2
0
Молодец! Булган кеше эше!
0
0
2
0
Сэбханалла куз тимэсен, тырышлык, ужэтлелек кирэк. Молодец исэнлек, саулык, унышлар сезгэ.
0
0
0
0
Афәрин!!!
0
0