16+

«Фә-галь а-бый, бал бир ә-ле!»

Күрше Симетбаш авылыннан көн дә ат җигеп төшеп, колхозның умарталыгын карый Фәгаль абый.

«Фә-галь а-бый, бал бир ә-ле!»

Күрше Симетбаш авылыннан көн дә ат җигеп төшеп, колхозның умарталыгын карый Фәгаль абый.

Без, Кышкарның үз урамыбызда үскән бер төркем бала-чагасы – Надир, Роман, Рүзәл, Ринат, Әлфия, Гөлнара, кунак кызы Эльвира, сеңлем Фәридә һәм мин – Фәгаль абыйның аты туарылган арбасына тезелешеп утырып, хор белән әнә шулай дип кычкырабыз. Ә ул битлеген киеп умарта оясына иелгән җирдән башын гына күтәреп карый да, «уху-ху!» дип, төтен арасыннан безгә кулын болгый.

Умарталык безнең урам башындагы алма бакчасында гына. Алма бакчасына каенлык тоташып китә.

Көтеп-көтеп тә Фәгаль абый чыкмагач, арба читеннән асылындырган аякларны көй ритмына селки-селки, җырларга тотынабыз. 
«Куллар тотыштык, йолдыз-йолдызчык, 
 Һәммәбез тату, бездә чын дуслык!»ны җырлап бетерәбез дә:
 «Килдек, дуслар, Идел-диңгез кичеп, 

Сезне сагынып, кошлар кебек очып...» дигәнне башлыйбыз. Каенлык, гөрләп, безнең арттан кабатлый: «Лә-лә-лә-лә-лә-лә-лә!» Каеннар арасында тавыш тагын да көчлерәк яңгырап, бердәм булып, матур ишетелә. Үзебез җырлаганга үзебез сокланып, тагын да дәртләнебрәк куябыз «концертны».

Ат арбасы – безнең сәхнәбез. Ә тамашачыбыз – ак халатын, ак битлеген киеп, төтәгече белән бөтен бакчаны төтенгә күмеп корт карап яткан Фәгаль абый. «Концертыбыз» әле шактый дәвам итә. Җырлар бетсә, белгән шигырьләр дә «хутка» китә.

Берзаман сарылы-зәңгәрле-яшелле умарта оялары арасыннан Фәгаль абый үзе килеп чыга. Ак халаты белән ак битлеге балавызга буялып, аклыгын инде күптән югалтса да, кояш астында ул ап-ак булып күренә. Битлегенең челтәре астындагы күзләре һәрвакыт көләч. «У-у, моның кадәр җырлагач, сезгә бал ашатмыйча булмый инде», – дип, безне үзе артыннан чүннигенә алып кереп китә. Умарталардан курыксак та, балдан авыз итү теләге көчлерәк. Балчы бабайны артта калдырып, элдертәбез генә оялар арасыннан.

Аһ ул Фәгаль абыйның чүнниге! Җир астына баз сыман казып ясалган чүнникнең кечкенә генә агач ишеген ачып, бер-ике баскыч аска төшкәч, әле тагын бер ишекне ачып керергә кирәк. Анда шундый салкынча, рәхәт. Монда балавыз исе, бал исе! Түшәмдәге ялгыз лампочкадан бүлмәгә тонык кына яктылык төшә. Стенадагы кадакларга нечкә тимерчыбык тарттырылган рамнар, халатлар, битлекләр, төтәгечләр, корт җыя торган тубаллар эленгән.

Фәгаль абый уртадагы агач өстәлгә «манирауный» чиләге белән (безнең авылда эмальле чиләкне шулай дип әйтәләр) бал утырта. Әлүмин аш кашыгы һәммәбезгә берәү генә. Шуның белән чираттан барыбыз да балдан авыз итеп чыга. Балны аны кайнар чәй белән ашасаң гына! Сусыз күп керми ул. Шул бер кашык балдан тәмам күңелебез булып, җиңүчеләр шикелле, Фәгаль сукмагыннан гына тезелешеп өйгә кайтабыз. Корт бакчасына илткән сукмакны безнең урам халкы элек шулай дип атый иде, хәзер онытканнардыр инде.

Бал ашарга барган мондый походлар җәйгә әллә ничә кабатлана әле. Бал аерткан көнне Фәгаль абый яшел кружка төбенә салып безгә яңа бал алып чыга. Ат арбасына тезелешеп утырган килеш, аякларны болгый-болгый, кружканы кулдан-кулга йөртеп, һәммәбез дә авызыбызга берәр кашык бал кабабыз.
Балы гына түгел, каенлыктан үзе җыеп тозлаган гөмбәсе дә бик тәмле була иде Фәгаль абыйның. «Балалар, гөмбә тозладым, әзер булгач, чакырырмын, яме», – дип кайтарып җибәрә иде ул безне чираттагы «концертыбыздан» соң.

Балачагыбызның җәйләрен балга манган Фәгаль абый күптән гүр иясе инде. Корт бакчабыз да таралып, кайчандыр рәт-рәт булып умарталар тезелеп торган аланны агач басып китте.

Фәгаль сукмагыннан гына каенлыкка барган саен күңелемдә балачагымның иң матур, иң газиз картинасы җанлана: кытай алмалары, әкәрчи куаклары белән әйләндереп алынган корт бакчасы өстеннән сыек кына зәңгәр төтен күтәрелә. Ак битлеген, ак халатын кигән Фәгаль абый сарылы-зәңгәрле-яшелле умарта ояларына иелгән. Болында тыныч кына аның тышаулы аты утлап йөри. Ә каенлыкта ат арбасына тезелешеп утырган 9-10 яшьлек малайлар-кызлар хор белән кычкыралар: «Фә-галь а-бый, бал бир ә-ле!» Әллә кайдан, күңелемнең иң тирән җиреннән Фәгаль абыйның ягымлы тавышы ишетелә: «Уху-ху-у...» 

Фотода: Фәгаль абый. 

Безнең Кышкар юлы. Уңда – каенлык. Каенлык артында корт бакчасы булган урыннар. Сулда – мәңгелек йортыбыз.

Лилия Гәрәева.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading