16+

Фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык ята

Фермерлар терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыра баралар, сөтчелек тармагында үсеш 9 мең тоннага, ягъни 5 процентка арткан, ә итчелектә 376 тоннага җитә (1,5 процентка күбрәк). шул ук вакытта узган елда  крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә.

Фермерларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык ята

Фермерлар терлекчелек продукциясен җитештерүне арттыра баралар, сөтчелек тармагында үсеш 9 мең тоннага, ягъни 5 процентка арткан, ә итчелектә 376 тоннага җитә (1,5 процентка күбрәк). шул ук вакытта узган елда  крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә.

Фермер хуҗалыкларында терлекләр саны кимегән
Әмма шул ук вакытта узган елда  крестьян-фермер хуҗалыкларында терлекләрнең баш саны кимү күзәтелә. Бүген фермер хуҗалыкарында 107 мең баш эре мөгезле терлек (1,3 мең башка азрак), аерым алганда 38,6 мең баш сыер (-148), 37,1 мең сарык (-2,8) исәпләнә, дип хәбәр итте Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе съездында.

Моның сәбәбе дә билгеле. Министр ассызыклап узганча, нигездә терлекләрнең баш саны кимү грант алган фермерларның, биш ел узганнан соң, үз хуҗалыкларын ябуы белән бәйле. Соңгы ун ел эчендә фермерлар тарафыннан 4,4 миллиард сумлык 1556 грант алынган, аларның 264е, ягъни 17 проценты эшчәнлеген туктаткан. 
-    Шул уңайдан районнарның фермерлар ассоциациясе рәисләреннән һәр фермерның ябылу сәбәпләрен ачыклауны сорыйбыз. Фермер, грант үзләштереп кенә калмыйча, үз бизнесын балаларына һәм оныкларына да тапшыра алырлык итеп уңышлы эшләсен иде, - диде ул. 

Фермерларга күрсәтелә торган ярдәм төрләре турында да искә алды. 2022 елда гына да кече хуҗалыкларга фәкать алар өчен генә бирелә торган 1,4 миллиард сумлык ярдәм күрсәтелгән. Моннан тыш эре авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр белән беррәттән алынган ярдәм чаралары да 1,4 миллиард сумны тәшкил иткән.

Фермерлар кара уылдык та җитештерә башлаган 
Фермерлар, крестьян хуҗалыклары һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары ассоциациясе рәисе Камияр Байтимеров үзенең чыгышында фермерларның терлекчелек белән генә шөгыльләнеп калмыйча, җиләк-җимеш үстерә башлауларын да билгеләп үтте. Хәтта кара уылдык да җитештерә башлаганнар. 
-    Әмма фермерлар, авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативлары хәзер кәгазьләр тутыруга, субсидияләр алу өчен белешмәләр җыюга үзләренең кыйммәтле вакытын күбрәк тота. Нишләп әле мәгълүмати системалар үскән вакытта алар субсидия алу өчен документларын йөзләрчә чакрым җиргә алып барып бирергә тиеш? – диде ул.

Докладчы билгеләп узганча, республиканың крестьян-фермер хуҗалыкларында, авыл хуҗалыгы оешмаларыннан аерымлы буларак, авыл хуҗалыгы җирләренең гомуми мәйданы үскән. 597,2 дән 735,8 мең гектарга кадәр арткан. 2021 елда, 2016 елга караганда, 30 процентка арткан. 2022 елда фермерлар беренче тапкыр республикада 1,3 миллион тонна уңыш җыеп алган.
- Тик бүген аларның складларында 6 миллиард сумлык сатылмаган ашлык ята. Бу көз көне үк барлыкка килгән проблема. Аларны сату проблемасын республика берәр ничек хәл итәргә тиеш. Аны ничек тизрәк хәл итсәк, фермерлар язгы чәчүгә шуның кадәр тизрәк әзер булачак, - диде Камияр Байтимеров.

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading