16+

Табиблардан дөрес кызыну киңәшләре

Җәй җитү белән без «кояш ванналары» тәэсирендә эшләп чыгарыла торган D витамины запасын тулыландырырга, күбрәк вакытны урамда уздырырга омтылабыз.

Табиблардан дөрес кызыну киңәшләре

Җәй җитү белән без «кояш ванналары» тәэсирендә эшләп чыгарыла торган D витамины запасын тулыландырырга, күбрәк вакытны урамда уздырырга омтылабыз.

Әмма кызынуга бик сак килергә кирәк.

Төньяк киңлекләрдә яшәүчеләрнең күбесе D витамины кытлыгыннан интегә, ә бу кешенең физик халәтенә генә түгел, психоэмоциональ торышына дә тискәре йогынты ясый. Шул ук вакытта кояшта кызыну кагыйдәләрен бозу куркыныч нәтиҗәләргә китерүе ихтимал икәнен дә истә тотарга кирәк. 

Кояш нурларының зарарлы тәэсиреннән үзеңне саклау өчен, бу тәэсирнең механизмын ачыкларга кирәк. Кояш нурларының ультрашәмәхә нурлар (УФ) аркасында куркыныч булуы турында күпләргә билгеле, әмма аның төрле типта булуын бөтен кеше дә белеп бетерми. 

Кояш яктылыгы энергиясендә ультрашәмәхә нурларның гомуми өлеше – 10 процент чамасы. Шул ук вакытта 9,5 проценты А тибына, ә 0,5 проценты В тибына карый. А тибындагы нурлар тиренең тирән катламнарына үтеп керә, ә В тибындагысы аның өслегендә кала. 

Мәсәлән, онкологик авырулар үсеше ягыннан караганда, В тибындагы ультрашәмәхә нурлар аеруча куркыныч булып тора. Шул ук вакытта аннан гади пыяла, кояш фильтрлары һәм хәтта болытлар да саклый ала. А тибындагы нурлардан саклану күпкә катлаулырак, ул кешегә болытлы һава торышында да тәэсир итә, аның каравы алар алай ук куркыныч түгел.

Ультрашәмәхә нурлар зыяныннан саклаучы табигый үзенчәлекләр бар. Мәсәлән, кояш актив булган төбәкләрдә яшәүче кешеләрнең тәне карарак булу. Загарның матур ятуын меланин секрециясе тәэмин итә, ул шулай ук организмның саклау функциясе. 

Безнең ил халкының күпчелек өлеше ак тәнле, димәк, табигый саклау  чаралары да көчсезрәк, шуңа күрә һичшиксез кызыну кагыйдәләрен үтәргә һәм нурлар зыянын киметү өчен махсус чаралардан файдаланырга кирәк. 

Табиблар тән пешүдән һәм башка тискәре нәтиҗәләрдән саклану буенча берничә киңәш бирә:

• Кояш нурлары бик актив булмаган вакытта иртән (11:00гә кадәр) яки кичен (15:00-16:00дән соң) кызыну яхшырак. 

• SPF дәрәҗәсе 30дан ким булмаган кояштан саклау чараларын куллану мәҗбүри. Аларны якынча ике сәгатькә бер тапкыр, шулай ук һәр коенудан соң яңартырга кирәк (хәтта чара суга чыдам дип билгеләнгән булса да). Крем-спрейларны урамга чыгарга 15-20 минут алдан куллану яхшырак. 

• Суда озак торсагыз, тирене саклауга аеруча зур игътибар бирергә кирәк: ультрашәмәхә нурлар суда сынып, активлаша. 

• Исегездә тотыгыз: кирәкле күләмдә D витамины эшләп чыгару өчен кояшта атнага 3 тапкыр 15 минут кына (саклагыч чаралар кулланмыйча) үткәрү җитә. 

• Кояш астында булу вакытын акрынлап арттырырга кирәк. Әгәр беренче көнне үк туры нурлар астына чыгып, озак торсаң, саклагыч чаралар кулланганда да пешү ихтималы бар. Табигый яклау чараларын эшләтеп җибәрү өчен вакыт кирәк. 

• Эссе илләрдә ачык кояш астында түгел, ә зонтик астында кызыну яхшырак. Бу туры кояш нурларының тискәре йогынтысын булдырмаска ярдәм итәчәк.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading