Гөлназ белән Радик Хафизовлар йорты, чынлап та, иң матуры, игътибарга лаеклысы. Алар быел да сигезенче ел рәттән гран-при яулаганнар. Узган ел – 40 мең сум, ә быел исә 50 мең сум акча белән бүләкләнгәннәр.
Гөлназ һәм Радик Хафизовлар
Ел да бер кешенең иң зур бүләкне эләктерүенә авылдашларның берникадәр ачуы килсә дә, җиңүчегә тел тидереп булмый – йорт алдындагы хозурлык һәр нечкәлегенә кадәр уйланылган. Бөек Җиңүнең – 80, Г.Тукайның 140 еллыгын да, Ватанны саклаучылар елын да искә алып үткәннәр.
Экран эшләп тора, төсле утлар биеше – искитмәле. Уң як күршеләре исә төп конкурент! Марат әфәнде Раимов йорт янын гына бизәп калмыйча, хәтта сараендагы ике понига кадәр урамга чыгарган. Көн саен балалар урамнан үтә, туктап, сокланып карап торалар ди ул. Яңа ел төнендә күршеләрнең икесе дә капка төбендә өстәл көйләгән, үткән-сүткәннәр чәйләгәннәр. Хәттә дискәтүк ясап, биегәннәр.
– Быел бит кыш башында кар яумады. Мин чүпрәк-чапрактан үзем әкият геройлары тектем. Карап торам, мин ясаганны кабатлый Фәридә. Ачу килә бит, чыгып әйтәм, үзгәрәк эшлә, юкса кызык булмый, дим. Шул арада ул эндәшә, кар кызымны кара әле, башы турымы, авызы кыек түгелме ди. Йөгереп чыгам да, өйрәтәм, киңәш бирәм. Менә шулай ярышып яшибез, – ди Гөлфинә апа.
Гөлфинә апа Саттарова
– Узган җәй уртасында ук улыма 4 метрлы чыршы ясаттым. Бөтен күршеләр шаккатты инде, җәй уртасында тимердән чыршы каркасы бастырып куйдык. Кар яуган көнне Гөлфинә белән көне буе урамнан кермәдек. Аңлашып бүлештек, юлның бер ягындагы кар – Гөлфинәнеке, бу ягындагысы урам буйлатып минеке! – ди Фәридә апа.
Җиһанга кыш исе керүгә, Кече Чынлы халкы бер теләк белән яши башлый, йорт тирәсен узган елгыга караганда да матуррак итеп бизиселәре килә. Вәгыйз абый белән белән Фәния апа Салиховлар әнә җаен тапканнар, йортлары янына барып чыксаң, ретро җырлар яңгырарга керешә.
Комментарийлар