16+

Акъяр уңганнары: Галия апа 81 яшендә өч сыер асрый

Яңа Чишмә районының Акъяр авылын навигатор ярдәмендә дә тиз генә эзләп табып булмады. Чөнки рәсми исеме Азеево икән. Халык телендә аны Ак Тау дип тә йөртәләр. Елга ярына таралып урнашкан, ак комлы яр буйлы авылга Акьяр исеме күбрәк туры килә кебек. 

Акъяр уңганнары: Галия апа 81 яшендә өч сыер асрый

Яңа Чишмә районының Акъяр авылын навигатор ярдәмендә дә тиз генә эзләп табып булмады. Чөнки рәсми исеме Азеево икән. Халык телендә аны Ак Тау дип тә йөртәләр. Елга ярына таралып урнашкан, ак комлы яр буйлы авылга Акьяр исеме күбрәк туры килә кебек. 

Үзем исән чакта карыйм әле
Авылга килеп керүгә “Рәхим итегез” дигән элмә такта каршы ала. Бик кунакчыл, ачык күңелле, бердәм халык яши биредә. Авылны чишмә суы тәэмин итә. Шуңа да аны күз карасыдай саклап торалар, чишмә тирәсен төзекләндереп, анда ял итү урыны булдырганнар. Яңа өйләнешкән парлар еш кына бирегә фотосессиягә бара. Авылда өч буа бар. Берсендә балык үрчетә башлаганнар. 

Авыл җирле үзидарәсе башлыгы Данияр Гайнуллин әйтүенчә, авыл халкы дус яши. Үзара салым акчасын да вакытында бирәләр. Ул акчаны иң кирәкле эшләргә тоталар. Җәяүлеләр күперләрен, юлларны төзекләндерәләр, су линияләрен рәткә китерәләр, урамга яктырткычлар куялар. Әле менә грант акчасына трактор откан булганнар. Хәзер халыктан җыелган суммага шул трактор өчен чапкыч алырга җыеналар. Юл кырыйларында, ялгыз торучыларның йорт алларында үскән үләнне бер авырлыксыз чабарга мөмкинлек бирер иде бу, ди алар. 

Авылда халыкның күбесе терлекчелек белән шөгыльләнә. Данияр әфәнде әйтүенчә, авылда 384 кеше исәпләнә, барлыгы 342 баш эре терлек, 152 баш сыер асрыйлар. Биредә өлкән яшьтәлегәләр дә мал-туарны бетерми. Көтүне авылда чираттан көтәләр. 

Галия апа Гыйльметдиновага 81 яшь. Ул өч сыер асрый. Шомырт, Карлыган, Сандугачыннан башка тормышны күз алдына да китерә алмый ул. Без килгәндә бирелеп китеп һинд сериалын карый иде. Телевизор карарга вакыт бик юк шул, терлеге булган кеше гел эштә. 
– Улым үгезләр асрый, шуңа сыерларны бетермәскә булдым. Әле өч бозавыбыз да бар. 41 ел сыер савучы булып эшләдем, шуңа да бу эшне лаеклы ялга чыккач та ташламадым, – ди Галия апа.

Азык-төлекне юнәтергә улы ярдәм итә. Үз җире, техникасы бар. Сөтне күрше Шахмай авылыннан килеп җыялар. Литры – 20 сум 80 тиен, ди. 15 көн саен акчасын түләп торалар. 
 – Каймак, эремчекләр ясап азапланмыйм, канатым. Сепарат күптән кулланышсыз тора. Сөтне тапшырабыз, сөт сыйфатлы булсын өчен печән белән генә булмый, ипи кирәк, сенажга он сибеп бирәм, – ди Галия апа. 

Әңгәмәдәшемнең өе гөлләргә күмелгән. Тәрәз төбе саен яран гөл үсә. Галия апа ире белән дүрт бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, ире күптән гүр иясе. Элегрәк кул эшләренә дә вакыты калган Галия апаның, бер көн дигәндә урындык япмаларын бәйләгән. “Хәзер буш вакыт юк диярлек, белгәнемне укыйм, дога кылам, Аллаһтан исәнлек-саулык сорыйм. Кызларым: “Бетер инде сыерларыңны”, – ди. Үзем исән чакта, сава алганда карыйм әле, Аллаһ боерса. Физик эш кирәк бит кешегә. Көне буе өйдә нәрсә эшләргә кирәк аннары? – ди ул.

Улым белән сыер савабыз 
Ә менә Дәүләтшиннар гаиләсе крестьян фермер хуҗалыгы ачкан. Алар 24 баш сыер асрый. 
– Авылда зоотехник булып эшләдем, ун ел элек үзебезгә ферма булдырырга кирәк дигән фикер килде. Дәүләт программасы буенча гаилә фермасы салдык, сөтне тапшырабыз, – ди гаилә башлыгы Нәкыйп абый.

Аңа улы да булыша. “Хатын- кызларны ял иттерәбез без. Килен балалар карый, йорт эшләрендә булыша. Хатынның үз бизнесы. Кибетебез бар, ул шунда сату итә. Без улым белән сыер савабыз,”, – дип елмая Нәкыйп абый. 

Көннәре иртәнге сәгать дүртенче яртыда башлана аларның. Көне буе фермада, сыерлар янында булалар. Үзләренең печән җирләре, чапкычлары бар. Сөт сакларга суыткыч та алганнар. Сыерларга арпа, бодай, солыны кушып катнаш азык, сенаж, печән ашаталар. 

Нәкыйп абый балачагыннан атлар белән кызыксынган. Еш кына ат чабышларында беренчелекне бирмәгән. Хәзер дә яраткан шөгылен онытып бетерми. Ике чабыш аты бар. Казан ипподромында да атлар тоткан. Былтыр Яңа Чишмә район Сабан туенда аның чабышкысы беренче урында килгән.

“Ял итәргә вакытыгыз да калмыйдыр инде?” – дим. “Теләк кенә кирәк. Улым, киленем белән чиратлашып, хатыным белән Казанга концерт-театрларга барып кайтабыз, аннары алар кунакка китә. Эшне ял белән аралаштырабыз”,– ди Нәкыйп абый.

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading