Безгә берәр сынау килсә, кәефебез кырыла, төшенкелеккә биреләбез, кулдан эш төшә.
Теләгән уку йортына керә алмасак, хыялланган эшкә алмасалар, депрессия башлана, «нишләрмен, ничек яшәрмен, кая барырмын» дигән сораулар бимазалый. Сүз дә юк, әгәр дә теләгән максатыбызга ирешмәсәк, нәрсә дә булса без уйлаганча килеп чыкмаса, бу сынауны җиңел генә уздырып җибәрүе бик авыр.
Әмма төптәнрәк уйлап карасак, тормыш без теләгәнчә генә бара алмый, бу мөмкин түгел, әнә шуны аңларга кирәк безгә. Галәм белән Аллаһ идарә итә, без бары тик сәбәпләрен генә кылабыз, ә нәтиҗәсе Раббыбыздан тора. Зур уңышларга ирешкән шәхесләрнең тормыш юлларына күз салсак, шуны күрербез: аларның казанышлары да авыр сынаулардан соң булган бит. Күпме язучылар үзләренең таң калдырырлык шигырьләрен, хикәяләрен авыр сынаулар вакытында язып тарихка кереп калганнар.
Пәйгамбәребез صلى الله عليه وسلم дә бит туган җире Мәккәдән күченергә мәҗбүр була. Кемнең туган җиреннән чит-ят җирләргә китәсе килсен?! Моның искиткеч авыр гамәл икәнен сөйләп тә торасы юктыр. Тик Мәдинәгә күченеп килгәч нишли Пәйгамбәребез? Кәефе төшеп, төшенкелеккә биреләме, тормыштан күңеле кайтамы? Һич юк! Киресенчә, Аллаһка чакыруын һәм гыйлем таратуын икеләтә тырышлык белән дәвам итә. Аллаһның ярдәме белән, Мәдинәдәге кешеләр дә чын кардәшлек күрсәтеп, аңа һәрвакыт терәк булалар, булышып торалар. Пәйгамбәребез күченеп килгән шул шәһәрдән иң бөек ислам дәүләте төзелә, бар җир шарына ислам нуры сибелә.
Халык арасында йөргән бер кызыклы хәлне исегезгә төшереп китим әле. Бер патшаның тугры вәзире булган. Ул бик акыллы һәм хикмәтле икән. Һәр эштә дә: «Ярый, хәерлесе булсын», – дип әйтә торган булган. Беркөнне патша бармагын кискән. Моңа вәзир: «Патшам, хәерлесе булсын, борчылмагыз», – дигән. Бармагы киселгәнгә «хәерле» дип торучы вәзиргә патшаның бик ачуы килгән, билгеле. Ул вәзирен зинданга ташларга әмер биргән.
Күпмедер вакыттан соң патша ауга чыккан. Үзе белән бергә чыккан кешеләрдән шактый алга китеп, ауда патша адашкан. Шулвакыт аңа бер вәхши кабилә кешеләре һөҗүм итеп, патшаны үзләренең табынган илаһләренә корбан итәргә, ягъни үтерергә карар кылганнар. Әмма патшаның бер бармагы юклыгын күргәч, кимчелекле корбанны илаһләре кабул итмәс дип уйлап, аны азат иткәннәр. Шулчак патша вәзиренең әйткән сүзләрен исенә төшереп, ул сүзләрнең хикмәтен аңлаган. Тизрәк сараена кайтып, вәзирен азат иткән, зинданга ташлатканы өчен аннан гафу үтенгән. Әмма монда да вәзир: «Борчылма, патшам, хәерлесе», – дигән. Инде зинданга эләгүен дә хәерлесе дип санаган вәзирен аңлый алмаган патша, гаҗәпләнеп, моның хикмәтен сораган.
Шулчак вәзир болай дигән: «Патшам, әгәр син ачуланып, мине зинданга яптырмаган булсаң, һәрвакыттагыча, мине үзең белән ауга алып барыр идең. Һәм, әлбәттә, синең артыңнан калмыйча, кая гына барсаң да, синең белән бергә булыр идем. Вәхши кабилә кулына да икебез бергә төшкән булыр идек. Һәм минем тәнемдә кимчелекләр булмаганлыктан, алар корбан итеп мине сайлар иде. Димәк, мине зинданга ташлатуыңны да Аллаһы Тәгалә хәерле кылган».
Шуңа да бит Раббыбыз Коръәндә әйтә: «Сез сөймәгән, күңелегез теләмәгән нәрсә сезнең өчен хәерле, файдалы булырга мөмкин, ә яраткан, күңелегезгә хуш килгән нәрсә, киресенчә, сезнең өчен яман, зыянлы булырга мөмкин. Моны Аллаһы белә, ә сез белмисез» («Бәкара» сүрәсе, 216нчы аять). Нинди генә сынау килмәсен, төшенкелеккә бирелгәнче ошбу аятьне искә төшерик. Бәлки шул сынау аша Аллаһ безгә Үзенең дәресен бирәдер. Әлеге сынау безне чыныктырып, тәҗрибә туплатып, тагын да зуррак үрләр яулар өчен бер баскыч булып торадыр. Берәр бәла-казага юлыксак, кәефсезләнмик. Бер хикмәт иясе: «Әгәр сиңа лимон бирсәләр, аны суга сал да, шикәр кушып лимонад яса», – дигән бит. Безгә дә, бик авыр булса да, тормышта килеп туган авырлыклардан гыйбрәт алып, аларны хәл итәргә тырышырга кирәк. Чөнки монда да безгә хәерлелек бар. Ни генә булса да хәерлегә булсын.
Беркайчан да онытмыйк: «Мөэминнең халәте шулкадәр гаҗәеп! Дөреслектә, аның бөтен халәте дә аның өчен хәерле, һәм бу мөэминнән башка беркемгә дә (бирелмәде): әгәр аны бернәрсә шатландырса, ул (Аллаһка) шөкер итә, һәм бу аның өчен хәерле була; әгәр аңа бәла-каза ирешсә, ул сабырлык күрсәтә, һәм бу да аның өчен хәерле була» (Мөслим риваяте).
Раил Фәйзрахманов
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар