16+

«Һаман саен төрле бәрәңге утыртасы килә»

Бәрәңге – ул ничек тә бәрәңге инде, яраткан ризыкларның берсе булып кала.

«Һаман саен төрле бәрәңге утыртасы килә»

Бәрәңге – ул ничек тә бәрәңге инде, яраткан ризыкларның берсе булып кала.

Авыл халкы гына түгел, үз йорты белән яшәгән шәһәр халкы да бакчасында аны үстерергә тырыша.  Ә менә тәҗрибәле бакчачылар зур булмаган бакчада да берничә төрле сорт бәрәңге үстереп уңышын җыя. Шундый бакчачыларның берсе Баулы районы Салих авылында яшәүче Тәслия Галеева. 

Тәслия апаның бакчасына керсәң, бәрәңгенең төрле сортлары утырганы яхшы күренә. Кайсыдыр рәттә бәрәңге әле чәчәк ата – ул соң сортлар, кайбер рәтләрдә бәрәңге сабагы яткан, ә кайберләрендә инде сабаклары кибеп корырга да өлгергән.

– Сары бәрәңге тиз өлгерә торган. Аларын быел ззрәк утырттым. Һаман саен төрле бәрәңге утыртасы килә бит, – дип сөйләде Тәслия Галеева. – Уртача өлгерә торганнары бераз бәрәңгеләнми торды быел никтер, аннар яңгырлар яугач, үсеп киттеләр. Әле күптән түгел генә казып караган идем вак иде, әле ярыйсы уңыш булыр диеп торам алардан. 

Элек-электән бәрәңге алу – авыл халкы өчен бәйрәм кебек булган. Бакчалар зур, гектарлап бәрәңге кыры. Аны гаиләләр берләшеп тә, өмәләр ясап та алганнар. Тәслия апа да шул вакытларны сагыны сөйләп алды.

– Без бәлакәй чакта, зурлар бәрәңге алалар, ә без бәрәңге алмасын җыеп, вак бәрәңгеләр чүпләп- шуның белән сатучы уены уйный торган идек, – ди ул. – Элек уенчыклар бик юк иде. Аңа карап, бала-чага уенсыз тормады. Без дә һәрвакыт шулай үзебезгә уеннар уйлап табып мәш килә идек. 

Борынгы заманнардан ук бәрәңгенең өлгергәнен аның “алмасы” җитешүгә карап билгели торган булганнар. Тәслия Галеева бүген дә шул “алмалар” буенча бәрәңгенең җитешкәнлеген ачыклый.

– Бәрәңге алмасы өлгергәч, яңа барәңге ала башлый иде бакчадан әнием, – дип сөйли Тәслия Галеева. – Яңа бәрәңгенең кабыгы юка, кул белән ныклап тотсаң да суела торган була бит инде. Шуңа күрә аны кул белән генә ышкып чистартып пешерәләр иде. Бик тәмле була яңа  бәрәңге! Бүген әле мин дә сары төстәге тиз өлгерә торган бәрәңгене казып карадым. Уңышы ярыйсы гына. Бер төрле зурлыктагы бик эре булмаган, нәкъ менә мин ярата торган бәрәңге ул. Әлеге бәрәңгенең исемен дә белмим инде. Шулай ук ак һәм сары эчле кызыл бәрәңге, шәмәхә, ак һәм сары эчле сары тышлы бәрәңге, аннары халыкта “синеглазка” дигән зәңгәр күзле бәрәңгеләрне яратам. Аларның һәрберсен ел саен утыртырга тырышам. Сортларны бутамас өчен рәтләр һәрвакыт аерым була. Әле казыган сары бәрәңгене мин 19 майда утырткан идем.

Индира Сәйфуллина

Язмага реакция белдерегез

4

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading