Авыл көне. Гап-гади сүз кебек инде бу. Ә күпме җылылык, сагыну, шатлык тагын бик күп хисләр сыйган аңа.
Бу урында кемдер ирен чите белән генә елмаеп куяр. Ярар инде, барыбер шул сабантуй ул, дияр. Аермасы бар: авыл көне әле рухын җуймаган. Чөнки аны шул җирлекнең кешеләре әзерли.
Буа районының Ташкичү, Бик-Үти авыллары берләшеп җыен үткәрде. Хәер, ике авыл бәйрәме генә булмады ул, якын-тирә бөтен авылларны үзенә җыйды. Җыен дога белән ачылып китте.
Бәйрәм Ташкичү авыл җирлегендә барды. Моның сәбәбе дә бар: җыйнак кына әлеге авылга нигез салынуга 365 ел булган. Авылның күрке булган яңа мәчет салынуга да 20 ел икән инде. Җыйнак кына дисәк тә, аның язмышы ил язмышы белән тыгыз бәйләнгән. Бөек Ватан сугышына гына да ике авылдан 500 гә якын солдат фронтка алынган, бик күпләре яу кырында ятып калган. Бүген исә ике авылдан махсус хәрби операциягә ике егет алынган. Болар – Ташкичү авылыннан Ленар Хәйретдинов, Бик-Үтидән Алмаз Шиһапов. Бәйрәмдә егетләргә һәм аларның әниләре Гөлсем Хәйретдиновага, Рәхимә Шиһаповага исәнлек-саулык теләп бүләкләр тапшырдылар, дөньяга тынычлык теләделәр.
Авыл көненә Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы мәдәниятне үстерүгә ярдәм фондының башкарма директоры Нурия Хашимова да кайткан иде. Кунакларны сәламләп ул җирлекләр шәхесләре белән көчле дигән фикерен җиткерде:
– Без бик бәхетле республикада яшибез. Безнең көчле Рәисебез, тырыш, булган халкыбыз, газиз туган җиребез бар. Димәк бер фикердә булып, бер юнәлештә эшләргә, бер-беребезнең кадерен белеп, бер-беребезнең хезмәтен бәяләп яшәргә насыйп булсын. Туган җиребезнең тарихын шәхесләр бизи. Һәр җирлек шәхесләре белән көчле. Буа районы, аерым алганда Ташкичү авылы булдыклы шәхесләрне биргән төбәк. Бу – Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе директоры Кадим Нуруллинның туган авылы. Мин бүген аның әнисе, җиде бала тәрбияләп үстергән фидакарь ана Наҗия Низат кызына Татарстан Дәүләт Советының рәхмәт хатын тапшырырга дип кайттым. Җәннәт – әниләр аягы астында, барлык әниләргә, махсус хәрби операциядә катнашкан егетләребезнең әниләренә саулык-сәламәтлек телим. Егетләр туган авылларына исән-сау әйләнеп кайтсыннар.
Сүз уңаеннан, Наҗия Низат кызына ул көнне Буа районының мактаулы гражданы исеме дә бирелде. Җиде бала тәрбияләп үстергән тыйнак, сабыр ананың иңнәренә шәл яптылар. Хәер, бу көнне бергә озын гомер итүче гаиләләр дә, күп балалы гаиләләр дә, ике авылның иң өлкән кешеләре дә, укытучылар да, алдынгы хезмәткәрләр дә олыланды. Ә Кадим Нуруллинга Россия Дәүләт Думасы депутаты Марат Нуриев Дәүләт Думасының рәхмәт хатын тапшырды.
Бу көнне Татарстанның халык артисты Фердинант Сәлахов “Ташкичү” (Фердинант Сәлахов сүзләре, Наил Сәгъдиев көе) җырын тәкъдим итте. Мөгаен, озын гомерле булыр ул. Авыл халкы отып алып, төркем-төркем оешып җырлады да аны.
Гади, эшчән, ихлас халык яши биредә. Матур итеп уеннарда да катнашалар, җыр-биюдә дә кимен куймыйлар. Рух яши дидек бит әле, ике авылның мәдәният хезмәткәрләре – Гөлназ Гамирова, Миһербан Сафиуллиналар булганда ул рух яшәячәк әле. Бәйрәмне тормышка ашырырга ярдәм иткән “Бола” авыл хуҗалыгы җитәкчесе Айдар Латыпов, Бик-Үти авыл җирлеге башлыгы Рөстәм Җәләлетдинов, фермерлар Миләүшә-Җәлил Дәүләтшиннар, эшмәкәр Рәмис Җәләлиев булганда, авылның киләчәге өметле әле. Авыл тарихын булдыклы шәхесләре бизи шул.




Гөлинә Гыймадова
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз.
Комментарийлар