16+

«Ялкау килен» исем-мөһерен алачагыңны көт тә тор!

И-и-и, вакыт дигәннәре! Зарыгып көтеп алынган ялларымның да 8 нче көне үтеп бара икән бит инде.

«Ялкау килен» исем-мөһерен алачагыңны көт тә тор!

И-и-и, вакыт дигәннәре! Зарыгып көтеп алынган ялларымның да 8 нче көне үтеп бара икән бит инде.

Эштә дә көннәр болай тиз үтми иде, югыйсә. Әле генә иртәнге 4 тән күзеңне ачасың, инде озакламый кич булып, кояш баер вакыт җитә.

Кояшы да баеса баер, көне үтсә үтәр шунда. Әмма атлаган саен сәгатькә карап, эшкә барасы бар дип чапмыйсың. Почтага сәгать саен килгән хатларга җавап язмыйсың, сайтларга вакыйгалар куймыйсың, документлар тутырмыйсың. Әз генә эштән читләшеп, хәл аласың. Артык арып китсәң, ятып торырга да була.
8 көн эчендә ниләр генә эшләнмәдееее... Капка төбенә дә чыгып, симәнке чиртләтеп утырып булмады хәтта. Беренче көне өй җыештырып, тузан сөртеп үтсә, икенче көне көтү белән башланды. 5 көн буе әче таңнан, атлыйсы килмәгән аякларны эшкә җигеп, көтү көтәргә, каршы алырга туры килде. Улым белән 5 чакрым ераклыктагы араны үтеп, 100дән артык хайванны куып, «электропастух»ка ябабыз. Төшке аш вакытында барлыйбыз, кич белән тагын каршы алырга барабыз.

Авыл халкы алдында зур җаваплылык бит әле ул көтү дигән нәрсә! Сиңа ышанып, сыерын, танасын тапшыра бит! Кайткач, «бүген күпме сөт бирер икән» дип каршы ала. Сөтне әз бирсә, көтүчесен гаепләве дә бик ихтимал, Аллам сакласын. Отпускам булмаса, ничекләр хәл итеп бетергән булыр идем әле бу көтү чиратын. Тормыш иптәшем дә минем ялга туры килгәнен белгәч, шатлыгы эченә сыймады, билләһи. Мин булганда, ул кумый бит аны.

Аның өстенә җиләк-җимеш, яшелчә бакчасы чисталык көтә. Аны атна дәвамында утап, бүген төгәлләдем. Ул эт эчәгесенең күплеге, хәйран калып, һушың китәрлек! Фәния апай белән мин генә беләм. Ахыргы көнне күршем, кызганып, «җиңәсең икә-ә-ән» дип яныма чыкты. Баш калкытмый утаганны ул гына да бер Аллаһ Тәгалә белә. Аның бакчасы чиста булганда, минеке генә чүпле, пычрак булырга тиешмени?!

Шушы ялларым булмаса, ничек өлгергән булыр идем әле мин, ә?! Кайткан кунакларга да эт эчәгесе баскан бакчаны күрсәтә алмыйм бит. Күчтәнәч итеп, яңа бәрәңге биргәндә эт эчәгесе күреп алса, «ялкау килен» исем-мөһерен алачагыңны көт тә тор! Аллаһ Тәгалә җиңеллекләр бирде, шөкер!

Әле карлыганнары, кура җиләкләре пешкән вакыт бит. Ул кура җиләге вареньесын бигрәкләр дә яратам инде мин. Аның өчен 4 км ераклыкта урнашкан Носово авылына барырга кирәк. Әлеге авыл – күптән юкка чыккан авыл. Әмма җиләк урынын белгән кешегә җыярга була, кәнишне. Анысыннан да читтә калмадым.

Тормыш иптәшем белән, кычыткан ерып булса да, җиләкләрен җыеп, шифалы чишмәсеннән сулап эчеп менәргә өлгердек. Сатып ала башласаң да килограммы 300 сум бит әле ул кура җиләгенең. Булган нигъмәттән баш тартырга ярамы-ы-ый. Җәйнең бер көне ел туйдыра дип, кәҗәсе түгел мәзәге дигәндәй, рәхәтләне-е-еп җыйдык. Карлыганнарны да җыеп, желе ясап куйдым. Табынга кыш көне тәмле вареньең да чыгып утырса, кем яратмас.

...Эшләгән кешегә эш җитәрлек бездә. Иртәгә бакчамда суганнар көтә, тозларга кыярлар да өлгерде. Эшләп ашаган ризыгың тагын да тәмле тоела диләрме әле?!

Менә шулай, дустым. Отпусканың һәр көненә рәхмәтле булып яшәп ятыш. Без эштән курка торган халык түгел! Саулык кына булсын!
Рәхәттә, муллыкта яшибез. Аллаһ Тәгалә күпсенмәсен генә, амин.

Рәзилә Мөхәммәтрәхимова


 

Язмага реакция белдерегез

3

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading