16+

Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз

Бер көнне Балтач районының Пыжмара авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Суфия ханым Фәйзрахманова шалтыратты. Зары җитди.

Ярык тагарак янында калмыйсыз, субсидияне сез дә аласыз

Бер көнне Балтач районының Пыжмара авылы элемтә бүлеге җитәкчесе Суфия ханым Фәйзрахманова шалтыратты. Зары җитди.

– Шәхси хуҗалыгыбызда ике сыер асрыйбыз. Ел саен терлекләрне асрау өчен тотылган чыгымнарның бер өлешен дәүләт субсидия буларак кире кайтара иде, быел менә анысыннан да коры калдык. Ашлык сатып алгач, аның чегын да тиешле документлар белән бергә тапшырасы икән. Белмәдек бит. Ашлык арзанрак чакта дип, узган елгысын сатучылар барында берәүдән барып алдык. Ләкин ул крестьян фермерлык хуҗалыгы булып теркәлмәгән, товар чегы сорагач, мин шәхси ярдәмче хуҗалыгымда гына бодай игәм дип, күзгә карап  тик тора. Ирем белән икебез дә пенсионерлар, дәүләт субсидиясе артык булмас иде. Инде нишләргә? Хәтта фермерлык хуҗалыкларының да бодайны сатып та, товар чегын бирәселәре килми – мондый борчу да бар әле. Безгә нишләргә соң? – диде ул телефоннан.

Суфия апа хәлендәгеләр аз түгел. Халык аптырашта. Авыл хуҗалыгы тармагы күтәрелеше өчен булдырылган субсидияләрнең берникадәр катлаулануын, төгәлрәге таләпләрнең кырыслана баруын күпләр авырлык белән кабул итә. Ләкин тәртип кирәк. Үзләрен ярык тагарак янында басып калдым дип уйлаучыларның хәлен исә без авыл хуҗалыгы министрлыгына да ирештердек. Кече хуҗалыкларны үстерү бүлегенең әйдәп баручы белгече Рамилә Галимҗанова исә мондый чишелеш тәкъдим итте.

– Мөгезле эре терлекләр, ягъни сыер асрау чыгымнарының бер өлешен кире кайтару җәһәтендә бирелүче субсидия бер сыерга 6 300 сум тәшкил итә. Ә кәҗәләрнең баш санына 1000 сумнан түләү каралган. Ләкин әлегә гаризалар кабул итү туктатылды. Чөнки безнең карамакка кергән 19 меңнән артык гаризаны тикшереп, эшкәртеп, түләүләрне башкарасы бар. Өлгермәдек дип борчылырга ашыкмасыннар, якын арада икенче дулкын ачылачак, ягъни гаризаларны янә кабул итә башлыйбыз. Анысына өлгермәсәләр дә кайгырасы юк, өченче мәртәбә дә шулай эшләячәкбез. Ә менә кош-кортларга гаризалар кабул итү көннәре әлегә ябылмады. Бер баш каз белән күркәгә ул – 200, үрдәккә – 120, ә бройлер чебиләренә 100 сумнан түләнә. Ат асраучылар да бу субсидиядән файдалана ала. Электрон хуҗалык кенәгәсенә күпме аты  теркәлгән булса, бернинди чикләүләрсез, шул кадәрле баш санына, бер атка 5 000 сум исәбеннән түләү каралган. Атларга да, миниферма төзүчеләргә дә гаризалар кабул итү бара. Миниферма төзергә теләүче кешенең электрон хуҗалык кенәгәсенә теркәлгән ике баш малы булырга тиеш. Аларга 500 мең сум акча бирелә һәм алар шул акчага минмиферманы төзеп бетерәләр дә, тагын 3 баш мал алалар. 5 ел буена шушы 5 баш малны асрарга бурычланалар. Әгәр дә миниферма төзеп, бер миллион сум аласылары килгән очракта, 3 баш малы булуы шарт. Акчаны алып, миниферманы төзеп бетергәннән соң ул терлекләрен тагын 5 башка арттыра, барлыгы 8 баш терлеген 5 ел дәвамында асраячак. Товар чегына килгәндә, хәл итеп булмаслык проблема күрмим. Шәхси ярдәмче хуҗалыкта үстерелгән икмәкне сатып алалар икән, банк картасы ярдәмендә түләсеннәр. Ягъни телефоннан гына да онлайн күчерергә мөмкин бит, аның чегы кала, һәм шуны документлар белән бергә тапшыралар гына. Ике физик зат арасында эшләнгән гади акча күчерү ысулы бу. Ләкин акча күчергәндә ашлык өчен, ягъни бодай, арпа өчен дип язу %

Баксаң, борчылырлык җитди сәбәпләр дә юк икән. Әлеге субсидиягә дәгъва кылу өчен нинди таләпләр үтәлергә тиешлеге авыл хуҗалыгы министрлыгының рәсми сайтында түбәндәге мәгълүмат урнаштырылган.

Шәхси ярдәмче хуҗалык алып баручы гражданнарга савым сыерлары, ана кәҗәләр һәм бер яшьтән зуррак кәҗәләр асрауга чыгымнар өлешен каплау өчен гаризаларны сайлап алу түбәндәге критерийларга нигезләнеп башкарыла:

– Россия Федерациясе гражданины булу;

– шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен һәм (яисә) башка хокукларда рөхсәт ителгән файдаланыштагы җир кишәрлеге булу;

– Россия Федерациясе законнарында билгеләнгән тәртиптә электрон хуҗалык кенәгәсендә һәм Татарстан Республикасы территориясендә эшчәнлек башкару регистрацияләнү;

– савым сыерлары, бер яшьтән өлкәнрәк кәҗәләр һәм кәҗәләр саны шәхси ярдәмче хуҗалыкларны исәпкә алу электрон хуҗалык кенәгәсендә агымдагы 1 гыйнварына күрсәтелгән күләмдәгечә булу;

– савым сыерларына карата мәҗбүри дәвалау-профилактика чараларын үткәрү. 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading