16+

“Ике көннән хәбәр алдык: “Чебиләрегез үлә!”

Гади халык йөзләгән чебиен, эшмәкәрләр – абруен һәм акчасын югалткан. Гаеплене ничек табарга?   Эшмәкәр булу авырмы? Бер генә тармагында да җиңел түгелдер кебек. Баю-баемау да кайсы “күл”гә кармак салуыңа карап... “Януы”ң бар.

“Ике көннән хәбәр алдык: “Чебиләрегез үлә!”

Гади халык йөзләгән чебиен, эшмәкәрләр – абруен һәм акчасын югалткан. Гаеплене ничек табарга?   Эшмәкәр булу авырмы? Бер генә тармагында да җиңел түгелдер кебек. Баю-баемау да кайсы “күл”гә кармак салуыңа карап... “Януы”ң бар.

Әнә бит Тукай районындагы Шилнәбаш авылында урнашкан “Илфат” крестьян-фермер хуҗалыгы белән хезмәттәшлек итүче бер төркем эшмәкәрләр дә акча кыйммәтен генә түгел, абруйларын да югалта язган. 

Шактый шау-шу купты кубуын, ләкин хәлләре үзгәрерлек түгел кебек. 16 май көнне алар әлеге хуҗалыктан “Кобб 500” токымлы бройлер чебиләре сатып ала. Эш кәсепләре гади – хуҗалыктан төяп чыгуга чебиләрне сораучы клиентларга юл буе тарата кайталар. 45 мең баш чебинең һәммәсе дә кичке якта урнашып бетә.

Уңышлы сәүдә гөрләгән чираттагы көнне төн алмаштырса да, иртәсе хәвефлерәк уяна – халык кулындагы чебиләр авырый башлый. Күпләп. Билгеләре дә сәер – башлары шешә, селәгәйләре ага, ашамыйлар, йөрмиләр, ятып кына торалар, тән температуралары күтәрелә. Халык җирле терлек табибларыннан да дәва тапмый, чеби сатучыларга да үпкәли.

Илсия Сөнгатуллина – шул утка төшкән эшмәкәр, алтынчы елын эшли, Арча районыннан. 134 400 сум акчасына 480 баш чеби алып, 11 кешегә сата. 

– Кыска аяклы, иткә әйбәт токым ул, халык гел шуны сорый. Элек тә алардан йомырка сала торган кызыл тавыклар алып кайтканыбыз булды. Киченнән үк барып кунакханәдә кундык. Таң күзеннән торып, көне буе озын чират тордык. Без “Меркурий” системасына беркетелгән, күпме, кайдан һәм нинди генә чеби алып кайтсак та бөтен мәгълүмат күренә. Ветеринар язып биргән белешмәбез дә бар, чебиләр сау-сәламәт диелгән. Дөрес, башка хуҗалыклардан алганда кош-кортларга нинди прививкалар ясалуы хакында 4 позиция тутырылган була иде, ә боларның икәү генә, – ди ул. 

Кулларындагы белешмәдә чебиләргә “Марсек авыруы” белән ИБК (инфекцион бронхит) вакциналары ясалуы хакында язылган. Ә башка хуҗалыклардан алынган ветеринария белешмәләрендә исә боларга өстәп Ньюкас белән Гамборо авыруларына каршы ясала торган вакциналар да теркәлгән. Кош-кортларның авыруларга каршы торучанлыгын арттыруга тиешле таләпләрнең үтәлешенә бәйле тәртип җәһәтендә уйланырлык җирлек юк түгел шикелле. Әз генә тезгенне йомшату да җитә, менә бит ничек килеп чыккан...

– Чебиләр бер-ике көннән үк авырырга тотынды. Айратка да, Илфатка да шалтыраттым, алар – бертуган Хөснуллиннар. “Чебиләр үлә бит. Җыелышып киңәшик”, – дидем. “Сез Илфатка түләдегез, мин сездән акча алмадым”, — диде Айрат. Мондый чакта тыныч кына аңлашасы да... “Эшмәкәрләр дә кеше, тыңла безне, киләбез!” – дидем. Шактый җыелган идек, тавышланышмыйча сөйләштек. Без үлгән чеби акчасын кире кайтаруларын сорап гариза яздык. Түләүдән баш тарттылар. Һичьюгы хакның яртысына да риза без. Аңлаша алмадык. “Миңа берегез дә кирәк түгел!” –Илфатның соңгы сүзе шул булды. Әле машинама һөҗүм итәләр дип, полициягә кадәр чакыртты, – дип сөйли Илсия ханым. 

Гөлгенә ханым Мирсәетова Чаллыда яшәүче эшмәкәр. 30 еллык тәҗрибәсе бар. 

– Ике рейс ясадык без, 14 һәм 16 май көннәрендә барлыгы 1400 баш чеби алып, Минзәлә, Мөслим, Тукай районындагы авылларда сату иттек. Сап-сары аяклы, кып-кызыл кикрикле, карап торышка бик матур чебиләр иде алар. Ике көннән: “Чебиләрегез үлә”, – дип шалтыра башладылар. Барсам, чебиләр гырылдап ята, күзләре шешкән, эчләре китә... Антибиотик бирергә куштым. Ай ярым вакыт эчендә 30 баш чеби алучыларның 20се үлеп, унысы исән калса да куанырлык түгел, барыбер үсмиләр.җКыяфәтләре әлегәчә чирле, суеп ашарга күңел бармый. Сүз ишетелә бит, кайбер эшмәкәрләргә махсус дарулар биреп җибәргән алар, мин ялынып, барып йөрмәдем, – ди Гөлгенә ханым.

Елына 270 мең баш тавык-чебеш сатучы хуҗалык элек чуар, ак, йомырка сала торган кызыл тавыклар үстереп саткан. 

– Әтиләре Зиннур абый бик әйбәт кеше иде, аның вафатыннан соң уллары гаилә бизнесын үз кулларына алды. Начар егетләр түгел, әле дә бик әйбәт сөйләшәбез. Ялгышларын да таныйлар: “Тавык фермасына чеби кертеп ялгыштык без, Гөлгенә апа”, – ди Айрат. Мин аларга үч сакламыйм, алар да усаллык белән сөйләшми. Факт – чебиләр үлә. Халык алдында безнең дә абруй төште, ышанмыйлар, бик күп клиентларыбызны югалттык. Кем рәнҗеп, кем үпкәләп шалтырата. “Әйбәт чеби ите ашыйбызмы икән?” – дип элеккеге килентлар да ярага тоз сала. Һәммәсенә дә акчасын кире кайтара алмадым, хәлемнән килгәнчә тырыштым. Мин үзем 500 мең сум акчамны суга салдым, – ди Гөлгенә ханым.

Гөлфинә ханым Низамиеваның чеби “эпедимия”се 238 мең акчасын “яндыра”. 22 елдан бирле шушы алыпсатарлык белән шөгыльләнә ул.                       

– Алдагы көнне башка җирдән чеби алып кайтып саткан идек. “Чебиләре яхшы!” – дигәч, көне җиткәч кенә иң соңгысы булып без “Илфат” хуҗалыгына чиратка бастык. “Ахыргы клиент”, – дип эш көне беткәндә генә төяделәр. 850 баш чебине шул көнне үк Балтач районына, Малмыжга алып барып саттык. Соңгы чебине биргәндә үк ирем күргән: “Башлары шешеп киткән иде, шикләндем бит мин”, – ди. Әле бер чебине, моңсу, кәефсез икәнлеген күреп: “Монысы икеле...” – дип бушка биреп калдырдык. Ике көннән хәбәр алдык: “Үләләр!” – диләр. Эшмәкәрләр белән дә хәбәрләштем, хуҗалык җитәкчеләренә дә шалтыраттым. Халыкка антибиотиклар эчерергә куштым, Тукай районында ук яшибез, ерак, барып йөри алмыйбыз, – ди Гөлфинә ханым. 

Эшмәкәрләр бу хәлне зурга җибәрмәү яклы. Абруйны саклау кирәк, сәүдәгәрлекнең әлеге төрендә исә бигрәк тә. Менә шул нияттән үткәрелгән очрашулар гына көткән нәтиҗәне бирми. Эшмәкәрләр халык белән исәп-хисап ясар өчен акча даулый, хуҗалык җитәкчеләре җаваплылыкны бер-берсенә авыштыра. Ниһаять, җаваплы кеше табыла – юрист. Бәлага таручыларны да туры юлга ул чыгара. Кошларның түшкәсен лабораториягә илтергә, анализ нәтиҗәсе белән прокуратура ишеген шакырга, чыгымнарны таләп итеп, үз хокукларын якларга судка мөрәҗәгать итәргә куша. 

– Башта мин кош гриппына тикшерттем – чиста иде. Кайбер эшмәкәрләр Тукай районы ветеринария берләшмәсендәге лабораториягә алып килеп тикшерткәннәр, бернәрсә табылмаган. Аннары мин акча түләп Казандагы лабораториягә биреп калдырдым. Колибактериоз дигән чир табылды. Чебиләр сатып алганда ук авыру булган, инде моны судта дәлиллисе бар, – ди Илсия ханым. – Мин бит көн туган саен шалтыратам аларга, әйбәтләп сөйләшәм. Халык та арыды, антибиотик эчереп торган мәлдә чебиләр яши, даруны туктатуга кабат кырылырга керешәләр. Антибиотикның да бәясе арзан түгел. Аннары гел даруда гына торган чебине суеп ашау яклы да түгелмен. Үзем дә дарулар күп өләштем, халык медицинасыннан да эзләнәм. 

Ике арада барган күп санлы сөйләшүләр, хәтта үлгән чебиләрнең колибактериоз белән зарарланган булулары да хуҗалык җитәкчеләрен тезләндерми. Алар үз чиратында сау-сәламәт чебиләр сатуын тәкърарласа, эшмәкәрләрнең дөреслек эзләвенә киртәләр шактый. Мәгълүм ки, хуҗалыкның үз мал табибы юк. 

Тукай районының ветеринария берләшмәсе җитәкчесе Линар Хәйбуллин, үзләреннән беркетелгән табиб тарафыннан кош-кортларга тиешле вакциналар ясалган дип ышандыра. Шулай икән, бу очракта бөтен җаваплылык та аларга йөкләнә. Әмма җитәкче, чебиләрне юлда стресс кичерү сәбәпле авырып киткәнлекләрен дәлилләргә тырыша. Климат үзгәрә, җил тигән булырга мөмкин...

Ләкин бер эшмәкәр генә шушы хәлгә тарыса аның сүзләренә ышанып та булыр иде, монда бит төрле тарафка “сибелгән” чебиләрнең һәммәсендә дә бер үк хәл. Шунысы гаҗәп, Баш ветеринария берләшмәсе җитәкчелеге дә чеби алып кайтып сатучыларга машиналарын юып, дезинфекцияләп торырга куша. Урынлы таләп. Тик эшмәкәрләр тарафыннан бу таләпләр дә үтәлә кебек.  

– Без машиналарны гел юып, дезинфекцияләп торабыз, кайчагында санпедстанциягә барып, акча түләп тә эшләтәбез. Аннары хуҗалыкка да дезбарьер аша керәбез, анда да машиналар махсус препаратлар белән эшкәртелә, – ди Гөлфинә ханым. 

Бер төркем эшмәкәрләр беренче көннәрдә судка бирү уе белән янса, бүген суына төшкәннәр. Араларында кул селтәүчеләре бар, бирешергә теләмәүчеләре дә юк түгел. Ләкин вакыт үзенекен иткән, ярсу-ачуларны барыбер йоткан.

– Бер елны башка хуҗалыктан алып кайткан тавыкларыбыз сукыр булып чыкты. Берсүзсез акчаны кире кайтардылар. Ә боларның бер тиен түләмәскә исәпләре. Югыйсә, аларның да кәсепләре безнең кебек эшмәкәрләргә бәйле бит... Яман сүз таралды, үз дәрәҗәләрен генә түгел, безнекен дә түбән төшерделәр. Көн тудымы телефоннан шалтыратулар өзелми. Кем үз хәлен, кем үпкәли, елый-елый каргаучылары да юк түгел... Ничек эшләргә дә, инде ничекләр яшәргә, – ди Гөлфинә Низамиева.

“Илфат” хуҗалыгы белән эшмәкәрләр арасында килеп туган аңлашылмаучанлык судта чишелер табармы? Күрелгән зыянны кем каплар? Алга таба күзәтергә кала...
    

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading