16+

Икенче икмәккә бәя арту җир кешесенең хәлен яхшыртырмы?

Бер елда бәрәңгегә бәя бер ярым тапкырга арткан. Узган елгы бәрәңге уңышы начар булудан тыш, моңа ресурсларга бәя арту да йогынты ясаган.

Икенче икмәккә бәя арту җир кешесенең хәлен яхшыртырмы?

Бер елда бәрәңгегә бәя бер ярым тапкырга арткан. Узган елгы бәрәңге уңышы начар булудан тыш, моңа ресурсларга бәя арту да йогынты ясаган.

Шул ук вакытта бәя күтәрелү аграрийлар өчен дә яхшы, быел алар бәрәңгене күбрәк утыртырга планлаштыра, дип яза “Российская газета”. Орлык бәрәңгесенең бәясе дә арткан. Моннан тыш, химикатларга, ягулыкка да күтәрелгән.

Соңгы өч-дүрт елда бәрәңгегә бәя түбән булу сәбәпле авыл җитештерүчеләре табыш ала алмаган. Бу исә аны игү мәйданының 10 мең гектарга кимүенә китергән. Уртача уңыш гектарына 20-25 центнер дисәк тә, 500 мең тонна бәрәңге югалтканбыз. Чагыштыру өчен: Мәскәүдә һәм Мәскәү өлкәсендә елына 700-800 мең тона бәрәңге ашыйлар икән.

Быел, Россия Авыл хуҗалыгы министрлыгы фаразлары буенча, бәрәңгене 290,5 мең гектар мәйданда утыртачаклар. Бу узган елгыдан 10 мең гектарга күбрәк. Министрлык китергән мәгълүматлардан үз-үзебезне бәрәңге белән тәэмин итү 86 процентны тәшкил итүе билгеле.

Ә безнең Татарстанда бәрәңге игү мәйданнары күпме? Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан алынган җавапта барысы 3,9 мең гектар мәйданда утырту планлаштырылуы хәбәр ителгән иде. Узган елны 4 мең гектар мәйданда утыртылган булган.

Тукай районы фермеры Алмаз Йосыпов та быел бәрәңгегә бәяләр югары булуын һәм ниһаять эшенең әҗерен күрүен әйтте. Дистә елдан артык бәрәңге утырткан фермер, мондый бәяләр булганы юк иде әле, ди. Алдагы елларда табыш булмавын да яшерми. Бәя артуны исә бәрәңге игү мәйданнарының кимүе белән бәйли.
Алдагы елларда бәрәңгененең килограммын 4 сумга, иң күбе 7 сумга озаткан булса, узган ел көзен бәя 9 сумга, язга таба 14-16 сумга җиткән. Бездән кимендә 10 сумга алсалар, табыш була, ди Алмаз. Шул ук вакытта бәрәңге кырларын эшкәртү, ягулык, орлык бәрәңгесенә дә бәяләр арта. Бер гектар мәйдан 100 мең сумга төшә икән.
Быел фермер бәрәңгене 100 гектар мәйданда чәчкән.

– Орлык материалы җитмәгәнгә киметергә туры килде. Гадәттә, 160 гектар чәчкән вакытлар да булды, – ди ул.
Яңгырлар яумауга борчылуын да җиткерде. Мелиорация системасы кулланыла, әмма бу бәрәңгенең үзкыйммәтенә йогынты ясамый калмаячак, ди әңгәмәдәшем.
Теләче районы Мәтәскә авылы фермеры Әхтәм Кәримуллин быел бәрәңгене бер генә гектар утырткан. 2011 елдан утырта башлап, ел саен мәйданнарын кыскартып барган. Иң күбе 8-9 гектар иде, ди ул. Хәзер күбесенчә бөртеклеләргә өстенлек бирә. Бәрәңге утыртмауның сәбәбе, үзе әйтмешли, эше дә күбрәк, бәясе дә түбән, файдасы да юк.

– Бөртеклеләргә караганда, аның хезмәте ике тапкырга күбрәк. Аның белән акча да эшләп булмый. Аннары уңышы һава торышына да бик нык бәйле. 2011 елдан бирле ике тапкыр гына яхшы булды. Хәзер дә булган бәрәңгене сыерларга ашатабыз. 29 баш сыер асрыйбыз. Авылда җитештерелгән бер генә продуктка да бәя юк инде. Сөт бәясе дә, бәрәңгесе дә дә арзан йөри. Файдасы булмагач, утыртасы да килми, – ди ул.
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading