Җәй сүзе ишетелү белән, балачак искә килеп төшә. Малайлык елларым җәйнең үзе сыман бик тиз үтеп китте.
Иң җылы хисләрем, сагышка төрелеп, әти-әни канаты астында, түти пешергән, берсеннән-берсе тәмле ризыклар ашап, Дөли чишмәсе суларыннан кайнатылган чәйләр эчкән вакытларга килеп тоташа. Самавыр комфоркасы эчендә такта чәй салынган кечкенә фарфор чәйнек утыра. Өстәл уртасында чәйгә салу өчен җамаяк тулы сөт. Эчендә агач кашык йөзеп йөри. Марляга төреп самавыр эчендә пешерелгән тавык йомыркалары...
Күземне йомсам, алдыма риясыз, беркатлы балалык елларым килеп баса. Әнә ич, Мәрфуга апаларга Казаннан кунакка кайткан Рөстәм капка астында казлар кереп-чыгып йөрсен өчен калдырылган тишеккә башын тыгып: “Аптула, бүген урманга за ягодами пойдеммы?” – дип кычкыра. Күрше Нәкыйф килеп: “Малай, кешегә күрсәтмичә бер кыяр алып чыгып бир әле”, – ди. Әгәр шул елларга кабат кайта алсам, җиләгенә дә барыр, кыярын да алып чыгып бирер идем. Әмма артка бару юллары ябык. Алар тормыш тузаны астында күмелеп калганнар. Мин менә шул вакытларымны сагынам. Теләсәм-теләмәсәм дә, хикәяләремдә, шул елларга кайтып, балачагым “диңгезенә” чумам...
Минем балачагым елларындагы гаилә табибыбыз түти – әтинең апасы: “Балалар, шомырт ашагыз. Шомырт ашаган кеше рак белән чирләми”, – дип әйтә иде. Җай чыккан вакытларда ул шомыртларны табага салып мичтә киптерде. Киледә төеп онын ясый һәм аларны шикәр белән кайнатып, сумса эчлеге әзерли. Хуш исләре белән, ихтыярсыздан авыз суларын китереп торучы сумсалар бик тәмле була иделәр. Малай чак. Урамда иптәшләр уенга көтеп тора. Тәмле ис урамга ук чыгып, хәтта тыкрыкларга ук кергән. Минем иптәшләр иснәнә. Мин бер сумсаны авызга, бер-икене малайлар өчен кесәгә шудырам. Тагын берне кулыма йомарлап, урамга ычкынам. Кесәдәге сумсаларны кисәкләргә бүлеп өләшәм. Урталай өзелгәч, кызгылт-шәмәхә эчлек күренеп китә. Шулай итеп, сумсалар ач малайларның авызына кереп юкка чыга. Бик аз булуы аны тагы да тәмлерәк итә. Бу минут һәм аннан соңгы ярты сәгать вакыт аралыгында мин малайларның иң якын дустына әйләнәм...
Шомыртны без балалар кайда күрсәк, кайда очратсак, шунда җыйдык. Өстәге майканың итәге кара сатиннан тегелгән трусик эченә тыгып куела. Шомырт тәлгәшләрен без майка эченә тутырабыз. Аларның шактые сытылып, кояш ашап каралткан эчебез һәм майка үзе дә кызгылт-шәмәхә төсләргә керә. Ә урман шомыртын җыю үзенчә бик кызык. Юл кырыенда үскән шомырт агачының өлгереп җиткән чем кара тәлгәшләре, узгынчылар тарафыннан чүпләнеп, соңгы бөртегенә кадәр ашалган. Бары тик кеше буе җитмәслек очында иң эре, иң пешкән тәлгәшләр ялтырап, синең авызыңа өзелеп төшәрдәй булып эленеп тора. Тик алар бик югары. Югарырак булган саен аларның тәмнәре дә арта бара. Иң тәмлесе – агач очындагысы!
Телеңне йотарлык! Аның исе, аның карасу-кызыл баллы суы! Кул бармаклары кызгылт-шәмәхә төсләргә, тел һәм тешләр, ирен кырыйлары каралып кала. Бу каралык безне һич борчымый. Чөнки авылга килеп кергәндә, малай-шалай синең ирен, теш-телләреңне күреп кызыга. Шуңа күрә, алар белән сөйләшкәндә, кирәк булса-булмаса да телеңне чыгарасың. Әмма сүз дөреслегенә әйтергә тиешмен: безнең оч малайлары өчен дә шомырт бәйрәме була иде. Безнең очның урман ягы очына менгәндә, сул кул якта Әкрәмти белән Бибриха апа яшәде.
Хәзер онытылган, ялгышмасам, аларның бәрәңге ызанында олы гына шомырт куагы бар иде. Язлар җиткәч, май айларында ул шау чәчәккә күмелә. Шул яктан искән җилләр авыл өстенә хуш исләр тарата. Тора-бара, башта яшел, аннары кызарып, инде август ае башларына кап-кара тәлгәшле шомыртлар асылынып тора башлый. Безнең оч малайлары: мин, Нәкыйф, Вакыйф, Хәниф, Фәрит, Бәйрәмгали, Корбангали очрашкан чакларда шомырт хәлләрен белешеп торабыз. Янәсе, сүз ишетелмәдеме, быел бәйрәм кайчан буласы? Алай-болай ишетми калсаң, беттең. Сиңа дигән шомырт үтү-түт! Менә ул, син көтеп-көтеп тә көтек булган көн. Безне ызан буйлап шомырт янына алып киләләр. Хуҗабикәләр буй җиткән чамасы шомыртны җыйган. Алар чорма, түбә асларында киптерергә таратылган.
Малайларга күрсәтмә бирелә: “Бер чиләк шомыртны хуҗаларга җыеп тапшырырга!” Ә калган өлешен теләсәң аша, теләмәсәң, майка эчеңә тутыр. Без тиз-тиз эшкә керешәбез. Күз ачып йомганчы, чиләк тула. Үзара сөйләшенү буенча, һәрберебез берәр изү шомыртны чиләккә бушатабыз. Бу чакларда без агач башында йөрүче маймыл көтүен хәтерләтәбез. Шомырт агачы бик нык һәм сыгылмалы. Шунлыктан, егылып төшүчеләр булмый иде. Бу чакларда бер тавыш-тын ишетелми. Барыбызның да авызына шомырт тулган. Ягъни, бик сөйләшәсең килсә дә, сүз әйтә алмыйсың. Аңа каравы икенче, өченче көннәрдә сүз күп була. Китә мактанышу. Төп тема: кем ничә көн туалетка бармаган. Чөнки шомырт эчне катыра. Ялгышмасам, өч көн туалетка бармаучы малай җиңүче булып санала иде...
Хөрмәтле укучыларым! Бүгенге көн язмасы да ахырына якынлашты. Алдан ук әйтеп куйганымча, тагын да бер “Җәйге симфония”нең соңгы өлешен язасым калды. Ә сезгә, укучыларым, матур җәйләрдә матур итеп яшәвегезне теләп калам. Бәхетле булыгыз, рәхәт яшәгез!
Габдулла Исмәгыйлев
Казан
Фото: ru.freepik.com
Комментарийлар