- Аттан башка яши алмыйм, бушлай машина бирәм дисәләр дә, атны сайлар идем, - ди ул. - Ат үзен туендыра, иң уңайлы транспорт төре, бензины кирәкми, акча сорамый, печән ташыйсыңмы, бакча эшләреме - барысында да атым ярдәмче, - ди Илһам абый.
Ютазы районы брендына әйләнгән кымызны «Сәүбанов» крестьян- фермер хуҗалыгында әзерлиләр. Кымызга ихтыяҗ зур. Аны Баулы, Азнакай районнарыннан, хәтта Башкортстаннан кадәр килеп алып китәләр икән.
- Җитештереп өлгереп булмый. 80ләп атыбыз бар. Бияләрне май-декабрь ае аралыгында көненә дүрт тапкыр савабыз. Көтүдә йөргән биянең сөте тәмлерәк була. Аннары атлар ял итәргә тиеш, колынлаган чакта да сөт савып булмый. Кымызны махсус белгеч әзерли. Ачыту, шешәләргә тутыру дисеңме, күп нәрсә кул көче белән эшләнә. Күпләп сатканда, кибетләргә 0,5 литрлы шешәдәге кымызны 75 сумнан бирәбез. Ни дисәң дә, ат асрау үзен акламый кебек, сезонына 9 мең литр сөт савып алынса да, кымыз саткан акча шул атларны тоту чыгымнарын гына каплый. Җитмәсә, атлар тәртипсез. Этешәләр, сугышалар, карап тормасаң, берсен-берсе харап итәргә дә мөмкиннәр. Кыскасы, сезонына миллион сум керсә, шул акча тотылып та бетә, әҗәт белән калмасаң әле, - ди фермер Салават Сәүбәнов.
Атсыз Сабан туе гармунсыз туй кебек, ди халык. Татарстанның һәр районында атларны Сабан туена әзерлиләр. Ат спортына соңгы елларда аеруча зур игътибар бирелә башлады. Хәер, ат чабышын елга бер килә торган милли бәйрәмдә генә түгел, Европада иң зурлардан саналган «Казан» халыкара ат спорты комплексында атна саен күрергә мөмкин. Татарстанда ат спортын үстерүгә юнәлдерелгән дәүләт программасы эшләп килә. «Казан» халыкара ат спорты комплексында җитештерү бүлегендә юртаклар буенча баш белгеч Наталья Цыганова әйтүенчә, соңгы араларда нәкъ менә Татарстанда үстерелгән атлар югары нәтиҗәләргә ирешә. Соңгы ун елда Казан ипподромындагы чабышкы атлар ике тапкыр Россия Президенты призына лаек булганнар. «Татнефть» җәмгыяте юртаклары исә бу төр спортта иң югары нәтиҗә - Россия күләмендә «Дерби» призын яулаган.
- Казан ипподромында бүген чабышкы атлар саны 400 баш. Хәзер чит илдән атлар кайтарылмый диярлек. Үзебезнең республикабыз атлары көндәшлеккә сәләтле. Заводтагы атлар белән чагыштырганда да колхозларда, авылларда үскән атлар көчлерәк. Атлар саны соңгы елда артмаса да, сыйфат ягыннан шактый үзгәрешләр сизелә, - ди Наталья.
Биредә республика районнарыннан да атлар тәрбияләнә. Мәсәлән, Балтач районының Салавыч авылыннан дүрт ат шунда тора. Алар белән махсус тренер шөгыльләнә. Сабантуйлар вакытында ул чабышкыларны ярышта катнаштырыр өчен авылга кайтарырга җыеналар, ипподромдагы атлар көчлерәк, анда шартлар да тудырылган, ди җитәкчеләр.
Бүген Балтач районында ат үрчетүче 20 хуҗалык бар. Әнә, Арбор күмәк хуҗалыгы җитәкчесе Хәмит Баязитов, 70ләп ат янына 170 мең сумнан тагын өстәмә өч чабышкы аты сатып алдык әле, ди.
- Бездә 25 чабышкы ат исәпләнә, гомумән, атлар саны 100гә якын. Чабышкы атлар асрауның үз серләре бар, аларны ашатуда, тәрбияләүдә дә игътибарлы булырга кирәк. Юртакларны тренерлар әзерли. Чабышкы атлар тоту отышлы бизнес, күпләп акча китерә дип әйтә алмыйм, бу күбрәк күңел өчен. Атка битараф кеше юктыр, бик матур хайван бит ул, тынычландыра, ярышларда район данын күтәрергә ярдәм итә, хөкүмәт ат асраучы хуҗалыкларга субсидияләр бирә, - диде Салавычтагы «Татарстан» җәмгыятенең җитәкчесе Айнур Нотфуллин.
Быел районда ат асраучылар арасында беренче тапкыр үзенчәлекле бәйге дә оештырачаклар икән. Кемдә ат саны күбрәк, ничә баш колын исәпләнә һәм тагын башка күрсәткечләрдә ярышачаклар.
Комментарийлар