16+

Кайсы район алда, кайсылары артта калган?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җитештерү-икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан районнары рейтингына аңлатма бирде.

Кайсы район алда, кайсылары артта калган?

Татарстан Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан хөкүмәте йортында узган киңәшмәдә җитештерү-икътисади күрсәткечләр буенча Татарстан районнары рейтингына аңлатма бирде.

Узган ел рейтингта иң яхшылар өчлеген Кукмара, Әтнә һәм Тукай районнары тәшкил иткән.

2022 елның лидеры булган Тукай районы, лидерлар өчлегеннән беренче ике муниципалитетны алга уздырып, өченче позициягә күчкән. Мәсәлән, узган ел анда икмәк уңышы (-14 позиция) һәм уртача айлык хезмәт хакы (-2) күрсәткечләре түбәнәйгән. Шул ук вакытта терлекчелек өлкәсендә продуктивлык үсеше ягыннан танылган лидер булып кала. Биредә Татарстандагы дуңгыз итенең 65 проценты һәм кош итенең 36 проценты җитештерелә. Моннан тыш, күрсәткечләр бераз кимүгә карамастан, ул авыл халкына хезмәт хакы түләү ягыннан алдынгылар арасында кала – 61 мең сумга якын.

Гомумән алганда, Җәббаров «рейтингны җитәкләүче ун район 44 процент сөт, 76 процент ит һәм 91 процент йомырка җитештерә» дип билгеләп үтте.

Бер ел эчендә үз позицияләрен ныгыта алган район – Минзәлә. Ул сөт җитештерүне ике тапкыр, ә сыерлар санын 1,5 тапкырга арттырган. Сөт һәм ит җитештерү кимүе аркасында иң зур югалтуларга Лениногорск һәм Яңа Чишмә районнары юл куйган.

Рейтингның аерым күрсәткече булып, җирле җитештерү продукциясен сату осталыгын бәяләү тора. Бу күрсәткеч өчен 1 гектар сөрүлек җир өчен акчалата керем турындагы пункт җавап бирә. Аны сәнәгать комплекслары булган районнар җитәкли: Саба – гектарына 122 мең сумнан артык продукция саткан, Әтнә һәм Кукмара – 91 һәм 80 мең сум.

Җәббаров ассызыклаганча, лидер районнар унлыгы һәм аутсайдерлар арасында әлеге пункт буенча аерма ун тапкыр. «Бу муниципаль районнарда авыл хуҗалыгы тармагындагы хезмәт хакы республика икътисады буенча уртача күрсәткечтән югарырак» диде Марат Җәббаров. Аның мәгълүматларына караганда, Минзәлә районында ел эчендә күрсәткечләр 50 процентка, Кама Тамагы, Кайбыч, Аксубай, Чистай, Чүпрәле районнарында 30 процентка арткан.

Гомуми рейтинг буенча, Кукмара, Әтнә һәм Тукай районнарыннан тыш, рейтинг унлыгына Мамадыш, Балтач, Лаеш, Яшел Үзән, Буа, Саба һәм Тәтеш районнары кергән. Иң зур уңай динамиканы, 8 позиция өстәп, 15 һәм 17 урыннарны алган Чүпрәле һәм Кама Тамагы районнары күрсәткән. Актаныш (23 урын) һәм Лениногорск (43 урыннан 41 урын) позицияләре берьюлы 11 пунктка төшкән.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

2

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Эгерже турында бер суз дэ юк.

    Мөһим

    loading