Республиканың тагын ике районында кош гриппы ачыкланган. Мөслимдә – 4500, Чүпрәледә 1500 баш каз юк ителгән. Хәтерләсәгез: берничә атна элек Буа районы фермеры да шул чир аркасында 1 мең баш казыннан колак каккан иде.
Скопировать ссылку
Республиканың тагын ике районында кош гриппы ачыкланган. Мөслимдә – 4500, Чүпрәледә 1500 баш каз юк ителгән. Хәтерләсәгез: берничә атна элек Буа районы фермеры да шул чир аркасында 1 мең баш казыннан колак каккан иде.
Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе җитәкчесе урынбасары Габделхак Мотыйгуллин искәрткәнчә, кош-кортлар үлә башлауга ук, кичекмәстән ветеринария хезмәтенә хәбәр итәргә кирәк. Кош-кортлар исә ябык бинада торырга тиеш.
– Мөслим районы фермеры Лиза Шакирҗанова хуҗалыгында булган хәл дә казларның ачык урында тотылуы һәм кыр үрдәкләре белән контакт булуы сәбәпле килеп чыккан. Казлар буага йөзәргә төшерелгән булган, кыр үрдәкләре дә шунда булган. Кыргый су кошларының һәм синантроп кошларның югары йогышлы кош гриппына каршы торучанлыгы чагыштырмача нык һәм алар үзләре инфекцияне төп таратучылар булып санала, – ди белгеч.
Чүпрәле районы фермеры Фәнис Төхвәтуллин хуҗалыгында да кош гриппын әлеге дә баягы кыр үрдәге тараткан дигән фараз бар.
– Фермер грант акчасына аерым торак төзегән булган. Казларны төнгә шунда ябып торган, көндез утарга чыгарган, берара сулыкка да төшерә торган булган. Сулыкта кыр үрдәкләре дә булгандыр дип уйлыйбыз, чөнки читтән казлар сатып алмаган. Соңгы өч көн эчендә 48 баш казы үлгән, шуннан тикшерүгә җибәрелгәч, аларның кош гриппы аркасында үлүләре ачыкланган, – дип сөйләде Габделхак Мотыйгуллин.
Әңгәмәдәшем шәхси хуҗалыкларга да, фермер хуҗалыкларына да каз-үрдәкләрне ябык торакта тотарга, сулыкларга төшермәскә һәм тизрәк суеп эшкәртү җаен карарга киңәш итә.
– Кош-корт сую чоры, гадәттә, ноябрь аенда, көннәр суыткач башлана. Йогышлануны булдырмас өчен, аларны суюны мөмкин кадәр якын арада башларга кирәк, – ди ул.
Комментарийлар