Әлеге авыл турында пьесалар да язылды, спектакльләр дә куелды, җырлар да җырланды, әмма аның тарихын, килеп чыгышын белмибез. Шуңа күрә дә Әлдермешкә кайтып килергә булдык әле.
Әлдермеш авылына нигезне татарлар салмаган дигән риваятьләр дә бар.
Сүз барачак Әлдермеш авылы Биектау районында бик матур җирдә урнашкан. Янында гына Сая елгасы да ага, чишмәләре дә күп, нәкъ менә Хәния Фәрхинең җырында сыман. Үзәк урамына керү белән каршыда зур мәчет каршы ала. Ул борынгы корылмаларга охшатып ясалган булса кирәк, нигезе дә, уратып алган коймасы да тарихи биналарны хәтерләтә.
Авыл бербөтен булса да, халык аны сүз белән икегә бүлгән – Олы һәм Кече Әлдермеш, аларны күпер аера, бер өлеше югарыдарак урнашса, икенчесе – түбәндәрәк.
Заманында бөтен республикага яңгырап торган, популярлыгы чиктән ашкан авылның килеп чыгышын беләсе килә, шуның өчен җирле мәктәпкә тарих укытучысы Илкәй апа Рәхимова янына юнәлдек. Аның әйтүенчә, Әлдермешнең чишмә башы борынгы вакытларга барып тоташа, булган мәгълүматлар буенча гына да ул 600 елны тәшкил итә. Монда табылган татарча язылган кабер ташларына күз салсак, 16нчы гасырларда шушы җирләрдә авыл булган инде. Ә менә риваятьләргә ышансак, элек Әлдермештә марилар яшәгән. Алар Кечесендә гомер кичерсә, татарлар Олысында төпләнгән булган. 1552 елдагы мәгълүм вакыйгалардан соң, бу якларга Казаннан күпләп безнең милләттәшләребез күчеп килгән. Шушы вакытларда Әлдермешкә билгеле шәхес Гали Дәрвиш кайтып, авыл атамасы аннан чыккан булырга мөмкин дигән сүз бар. Әлеге кешенең кем икәнлеген аңлагансыздыр, Казанның Дәрвишләр бистәсе аның исемен йөртә. Икенче версия – бу якларга Әлдерми бабай килгән дигән гыйбарәләр бар. Менә бит, пьесадагы персонаж үз урынын барыбер шушында тапкан, ләбаса!
Игътибарга лаек бер тагын бер тарих ишеттем. Илкәй Рәхимова сөйләвенчә, монда марилар яшәгән дигән сүз дә бик дөрес булырга мөмкин. Әлдермеш янындагы карьерны казыганда күп кенә кеше сөякләре чыккан. Андагы кабер ташларындагы сүзләрне фәнни институтлардан килгән галимнәр дә укый алмаган. Бу урында зур гына марилар зираты булган дип әйтелә. Әлдермеш атамасының килеп чыгышына моның йогынтысы бик көчле тоела.
– Мари телендә “алдыр” дигән сүз бар, ул “ритуальный ковш” дип аңлатыла. Монда йолалар уздырыла торган җир булган. Бәйрәм вакытында алар махсус савыт-сабадан изге эчемлек эчкәннәр, шуннан тора-бара “алдыр” сүзеннән Әлдермеш килеп чыккан дигән легенда яшәп килә, – диде Илкәй апа.
Мәктәптәге музейда билгеле якташлар почмагына күз салам. Анда татар милләтенә таныш булган исемнәр шактый: Салих Сәйдәшев, Хәй Вахит, Габдрахман Ильяси, Әнвәр Бакиров, атаклы Максудилар гаиләсе. Илкәй Рәхимова әйтүенчә, аларның барысының да нәсел җепләре шушы якларга барып тоташа. Кайсыдыр нәкъ менә Әлдермеш авылында туган, ә кайберсенең әти-әнисе бу җирлектән, үзләре үк монда җирләнүчеләр дә бар.
Ярулла Хәбибуллин дигән атаклы комиссар – данлыклы татбригада сугышчысы һәм комбригы, Бөек Ватан сугышы полковнигы шушы Әлдермеш авылыннан чыккан. Мәктәп ишегалдында аңа багышланган кечкенә генә обелиск та бар.
Хәрби очкычларны сынаучы булган Әкрам Галиәскәров та чыгышы белән бу яклардан икән. Аның Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиев һәм ул вакытларда Казан мэры булган Камил Исхаков янында төшкән фотосы музейда саклана. Баксаң, 1996-1998 елларда ул Федераль авиация хезмәтенең республикадагы идарәсе җитәкчесе булып эшләгән икән. Әкрам Галиәскәровның балалары шушы музейга аның хәрби костюмнарын тапшырган. Хәзер инде һәрбер кеше очкычларны сынаучы нинди киемдә йөрүен күрә ала.
Атаклы композитор Салих Сәйдәшевның нәсел җебе шушы якларга барып тоташа дигән идем бит әле. Күрше Әбрә авылында аңа багышланган музей эшләп килә. Аның җитәкчесе Гөлназ Гыйниятуллина әйтүенчә, шәхеснең бабасы һәм әтисе монда туган. Өстәвенә, 2002 елда җирле зиратта Сәйдәшевның бабасының кабер ташы табылган. 1954 елда композиторның монда туйга кайтканы да билгеле икән. Әлеге музей урнашкан җирләр, шулай ук янында мәчет кишәрлеге һәм елгага кадәр мәйдан Сәйдәшевларныкы булган. Бина беренче мәртәбә агачтан 1990 елда салынган, әмма искерү сәбәпле 2017 елда таштан төзелә.
Без сөйләшкән арада Әлдермеш авыл җирлеге башлыгы Нияз Усманов та килеп җитте. Әлеге вазифада ул ярты ел гына эшли икән әле. Бу җирлеккә Әлдермештән кала Сая һәм Әбрә авыллары да керә. Өчесенә – 1067 кеше, ә Әлдермешнең үзендә 526 кеше яши. Мондагы халык күбесенчә хайван тота, баксаң, районда әлеге күрсәткеч буенча алар гел беренчелектә икән. Казан якын булганлыктан, башкалага йөреп эшләүчеләр дә җитәрлек. Биектауда хезмәт куючылар да бар.
Элеккеге ферма урыннарын алып, анда үрдәк үрчетүчеләр барлыгын да белдек. Рәмис исемле егет, мәсәлән, инде өч елдан артык шуның белән шөгыльләнә икән.
– Әлдермеш бит инде ул заманында бөтен республикага яңгыраган авыл, әле дә аның атамасы кулланылган спектакль куела. “Мондагы халык аннан берәр нинди нәтиҗә күрәме?” – дип сорамасам, дөрес булмас кебек, – дим җирлек башлыгына.
– Элеккеге кебек үк булмаса да, җыр һәм театр Әлдермешнең дәрәҗәсен күтәреп тора. Кеше килә дә Әлмәндәр бабай турында сораулар бирә, без инде авылыбыз турында рәхәтләнеп сөйлибез, чөнки тарихы да бай һәм кызыклы, бүгенгесе дә мактанырлык. Хәзер аның үсешен кайгартабыз, халык тагын да югарырак сыйфатлы тормышта яшәсен иде дигән теләк белән янабыз, – диде Нияз Усманов.
Рәсим Хаҗиев.
Комментарийлар