16+

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев: «Иң куркынычы – әти-әнием алдында хурлыкка калу»

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевның эш бүлмәсе ишеген кактык

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляев: «Иң куркынычы – әти-әнием алдында хурлыкка калу»

Менделеевск районы башлыгы Радмир Беляевның эш бүлмәсе ишеген кактык

Кайчандыр халык шәһәрдән качу ягын караса, бүген анда арендага алырга фатир таба алмыйлар. 

Менделеевск районы һәм шәһәре нәрсә хисабына шундый ыргылыш ясады, ни сәбәпле ул популярлык казана һәм нинди планнар белән яшиләр? Район башлыгы Радмир Беляевтан сораштык.

– Радмир Илдарович, әңгәмәне соңгы вакыйга белән бәйләп башлыйсы килә. Зур чара уздырабыз дип, Россиядә дә бик сирәк кенә булган купол формасындагы “Атмосфера” дигән бина төзеп куйдыгыз. Бу ни өчен кирәк иде соң сезгә? Шул рәвешле пиар эшләмәкче булдыгызмы?
– Пиар хакында уйлаган да юк! Әлеге купол – ел әйләнәсендә эшләрлек корылма, ул парк эчендәге парк сыман. Анда безнең күп кенә чаралар уздырыла. Соңгы арада гына “Пастернак укулары”, “Минем Ушков” дигән фестиваль, рәсем галереялары оештырылды. Бер ай эчендә генә куполда 20 чара узды. Менә балаларны гына алыйк, аларның үзләренең рәсемнәрен бөтен шәһәргә күрсәтәсе килә, ә сәнгать мәктәбенең генә мәйданы моңа җитми. Менделеевск халкына шигырь сөйләү генә ни тора! Менә шушы көннәрдә генә әлеге корылмада мин бизнес вәкилләре белән очраштым. Аны төзү идеясе “Аммоний” заводы хуҗасы Роман Троценконыкы, ул шундый тәкъдим белән чыкты да, шәһәребездә менә дигән объект барлыкка килде. Шул ук “Пастернак укуларын” гына алыйк, әгәр ул гадәти бинада узган булса, югары дәрәҗәгә менә алмас иде. Безнең шәһәргә бик кирәк булган креатив җәмәгать урыны пәйда булды, без моңа сөенеп бетә алмыйбыз.

– Сез социаль челтәрләр белән актив эшлисез, хәтта, район һәм шәһәр кешеләренә комментарийлар язасыз. Аның файдасын нәрсәдә күрәсез һәм ни өчен шулкадәр вакытны аңа бирергә әзер?
– Иң элек, бу мәгълүмат алу һәм хәбәрдар булу өчен яхшы инструмент. Өстәвенә, халык турыдан-туры район җитәкчесе белән аралаша, үзенең моң-зарын җиткерә. Безнең 14 авыл җирлегебез һәм Менделеевск шәһәре бар – барысы бергә 30 меңнән артык кеше яши. Һәркөнне нинди дә булса сораулар килеп туа: су, юллар һәм башкалар. Шуңа күрә дә социаль челтәрләр минем өчен беренчел мәгълүмат алу һәм тиз арада мәсьәләгә игътибар биреп, аны чишү өчен бик кулай. Икенчедән, ул анализ ясау, нинди дә булса яңалык кабул итү өчен шәп мәйданчык. Еш кына үземнең хезмәттәшләремне карап торам, республика һәм илебездә булган вакыйгалар белән кызыксынам. Айга бер булса да башка районга барып, кайвакыт чит төбәккә чыгып, тәҗрибә тупларга тырышам. Минемчә, хәзерге заманда барлык җитәкчеләр дә социаль челтәрләрдә булырга тиеш, халкың белән дә бер дулкында буласың, бөтен мәгълүматны да белеп торасың, проблемаларны да оператив рәвештә чишәргә була.

– Ә нинди дә булса кешенең сезгә соравын язып, аның тиз арада хәл ителгән очраклар бармы?
– Андый хәлләр еш булып тора. Адекват булган комментаторларның проблемаларына шунда ук игътибар бирәм. Хезмәттәшләр дә нәрсә эшләргә кирәклеген аңлый, тиз арада аның буенча эш башлана. 
Күптән түгел генә Турай авылында су юк дип зарланганнар иде, безнең белгечләр шул җирлеккә чыгып, автоматиканы куштылар да аны җибәрделәр. Андый сораулар буенча тиз эшләргә тырышабыз. Дөрес, арасында әллә нинди мөрәҗәгатьләр була. Әйтик, шушы көннәрдә берәү шәһәрдә ис килә дип язган иде. Кайда һәм ничек булуы белән кызыксынабыз, ә җавап юк. Кеше тәк кенә язгандыр инде, яисә тәрәзәсе яныннан йөк машинасы узып киткәндер. Безгә еш кына халык төрле идеялар һәм тәкъдимнәр белән чыга. Аларның һәрберсен өйрәнәбез, яхшыларын тормышка ашырабыз. Күп кенә сораулар буенча кеше фикере белән кызыксынабыз. Әйтик, шул ук куполны төзегәч, нинди исем кушабыз дигән идек, күбесе “Атмосфера” дип язды.
Менделеевскида электросамокатлар кирәкме, юкмы, анысын да белештек. Халыкның 60 проценттан артыгы хуплады, димәк шәһәребездә аны булдырачакбыз. Без – район башлыклары, хакимият шушы җирлек өчен җавап бирәбез. Кешеләр белән фикерләшү, мәгълүмат белән танышу булмаса, эшләве дә авыр булыр иде, шуңа күрә социаль челтәрләрне тулысынча кулланабыз.

– Радмир Илдарович, сез Менделеевск районын инде ике ел җитәклисез. Шушы вакыт эчендә җирлекне яратырга өлгердегезме? Ярату эш шундый булгангамы, әллә чын күңелдән киләме?
– Шунысын әйтергә кирәк, муниципаль хезмәт – минем күңелдән һәм йөрәктән килгән һөнәрем. Яшь вакытта ук Чаллы шәһәренең студентлар советы рәисе идем, студентлар лигасы вице-президенты булдым, Иҗтимагый палатада да хезмәт куйдым. Кечкенә вакыттан ук кешеләрне яраттым, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнүне үз иттем.
Монда килгәч, миңа әлеге җирлекне ярату мөһим иде, мин мәхәббәтсез яши алмый. Әле бит шунысы да бар, мин Чаллы шәһәрен төзегән, аның беренче секретаре булган Рәис Беляевның оныгы, туганым Геннадий Беляев озак еллар Әлмәтнең башкарма комитетын җитәкләде. Бабаем Тукай районы хакимиятендә җаваплы урыннарда эшләде, әни ягыннан Ишкинеев фамилиясе дә мәртәбәлеләрдән санала. Хәзер дә Дамир Ишкинеев Нурлат районы башлыгы булып хезмәт куя. Бөтен туганнарым республика өчен эшләде, мин аларның халык өчен тырышуларын күреп үстем, гаиләбездә дә атмосферасы шундый булды. Әгәр син хөкүмәт урынында хезмәт куясың икән, нәтиҗәсе булырга тиеш. Кешеләрне ярату һәм үз эшеңә җаваплы карау каныма сеңгән дип саныйм.

– Шундый легендар кешеләрнең дәвамчысы буларак сезгә бу өстәмә йөк сыман тоелмыймы?
– Киресенчә, мин моның белән горурланам. Әлбәттә, әлеге вазгыять зур җаваплылык таләп итә, чөнки туганнарым миңа карап кына тора. Алар карыйлар, мин дөрес эшлимме, йөзләренә кызыллык китермимме, абыйларым һәм бабаларымның варисы булырлыкмы – анысы бар. Безнең Беляев фамилиясе бөтен җирдә дә яңгыравы, күп кенә җаваплы җирләрдә эшләве җанга рәхәтлек бирә. Минем өчен иң куркынычы – әти-әнием алдында хурлыкка калу. Шуңа күрә дә бөтен көчемне биреп, хәзерге вакытта Менделеевск халкы өчен эшлим. 

– Ике ел эчендә Менделеевскиның “фишкасын” аңладыгызмы? Аның потенциалы бармы һәм ул нәрсәдә?
– Менделлевскиның потенциалы бик зур, әлеге җирлекне тиешенчә бәяләмәгәннәр. Монда икътисад ягыннан ммөкинлекләр зур: газ, электр, су, аны чистарту буенча запаслар бихисап. Бездә 900 гектар ирекле җирләребез бар, хәзерге вакытта анда “Алабуга” махсус икътисадый зонасы һәм республика хакимияте ярдәме белән эш алып барабыз. Менделеевск районында Чулманның яры 23 чакрымны тәшкил итә, урманнар күп, авыл хуҗалыгы тармагы үзен яхшы күрсәтә, М7 трассасының Пермьгә алып бара торган тармагы безнең җирлек аша уза. 
Мондагы инфраструктураны рәхәтләнеп 70 мең кеше яшәрлек итеп ясарга була. Безгә химия һәм нанотехнологияләр сәнагәтен үстерү өстендә эшләргә кирәк, шәһәребезгә эре инвесторларны җәлеп итү зарур. Шул ук вакытта төзекләндерү һәм яңа объектлар булдыруны да онытмыйбыз. Түбән Кама республиканың нефтехимия башкаласы дип саналса, Менделеевск – химия башкаласы. Шуларны үстерү, яңа юнәлешләрне табу өстендә зур эшләр алып барыла. Әле бит бездә “Бондюг характеры” (Менделеевск шәһәре элек Бондюг исемен йөрткән) дигән төшенчә бар, аны без һәрвакыт сизәбез. Мондагы халык тырыш, эшчән, үзенекенә ирешергә ярата, гел алга омтыла.

– Менделеевск химия белән генә бай мени, ул башка юнәлештә дә үсә аламы?
– Монда туризм бик көчле. Әйтик, шәһәр Петр Ушков, Дмитрий Менделлев, Борис Пастернак белән мактана ала. Әлеге легендар шәхесләр монда булган, әлеге җирлеккә зур йогынты ясаганнар. Ленинның мәетен бәлзәмләгән иткән Збарский, химия сәнәгатен оештыручы Лев Карпов шушы яклардан. Бөтен республикага гына түгел, илгә танылган шифаханә безнең районда урнашкан, әле Ушков плитәләрен чыгарган Кокшан заводы уңышлы гына эшләп килгән. Аның продукциясе, хәтта, Папа Римскийның резиденциясенә керә торган җирдә идәндә җәелгән. Өстәвенә, Чулманыбыз бар. Анда, сүз уңаеннан, быел пляж ясап маташабыз. Туризм юнәлешен җәелдерергә исәп, чөнки потенциал зур. Кайчан гына шәһәрдә елга 15 мең кунак килсә, хәзер ул 50 меңгә җитте. 
Башка яктан да эшләр башкарыла, әйтик, машина чыбыклары җитештерә торган завод сафка басты, сәнәгать паркы төзергә уйлыйбыз, яңа төр бизнес та барлыкка килә. Әлбәттә, химия өлкәсеннән ерак китеп булмас, чөнки районыбыз икътисадының 77 процентын шул бирә. Бу безнең язмыш, аны кабул итәбез. Шунысы сөендерә, Менделеевск үсә, быел гына халык саны бер меңгә артты, мәктәптә укучылар саны күбәя, фатирлар төзү дә артты.

– Соңгы арада Менделеевск телдән төшми, гел төрле чаралар уза. Бу сезгә нәрсә бирә?
– Әлбәттә, беренче чиратта, бу безнең имиджга эшли. Шулай ук туристлар җәлеп итүнең үтемле чарасы булып та тора. Тагын бер нәрсә, җирле халык үзе яшәгән шәһәр белән горурлана башлый, чөнки ул төрле мәйданчыкларда яңгырый, аның турында еш сөйлиләр. Бездә 7 мең катнашучыны туплаган “Батырлар ярышы”, “Пастернак укулары” дигән фестиваль, “Без һәм шәһәр” дигән китап фестивале, “Тимерман” йөгерү чарасы уза. Киләсе елга исә урам архитектурасына багышланган фестиваль үткәрәчәкбез. Менделеевскига бөтен илдән осталар килеп, үзләренең әйберләрен шәһәрдә калдырачак. Аларны аерым картага төшереп, һәр кеше аларны карап китәрлек итеп эшлисе иде. Болар барысы да имидж, туристлар җәлеп итү һәм горурлык булдыру өчен эшләнә. Безнең башкарасы эшләр алда әле.

 


 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading