16+

Мосафир намазын укый алмыйча калдырса, ничә рәкәгать каза кылырга тиеш?

Сәфәрдә укылмыйча калдырылган дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгать итеп каза кылырга кирәк.

Мосафир намазын укый алмыйча калдырса, ничә рәкәгать каза кылырга тиеш?

Сәфәрдә укылмыйча калдырылган дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгать итеп каза кылырга кирәк.

Бу мондый кагыйдә буенча хәл ителә: «Намаз ни рәвешле фарыз кылынган булса, шул рәвешле каза кылына».
Сәфәрдә дүрт рәкәгатьле намазны ике рәкәгатькә кадәр кыскартырга тиеш булганлыктан, мосафир мондый намазны калдырса, ул аны ике рәкәгать итеп каза кылырга тиеш (Борханеддин Әбүл-Хәсән Әл-Мәргинәни, «Әт-тәҗнис вәл-мәзид»).

 

(“Дин вә мәгыйшәт”)
Фото: ru.freepik.com

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading