16+

“Мондый сөт бәясе булганда, сыер асрарга кирәк”

Россиядә сөт җитештерүче иң эре бер компания сәүдә челтәрләренә бәяләрне арттыру турында хәбәр иткән.

“Мондый сөт бәясе булганда, сыер асрарга кирәк”

Россиядә сөт җитештерүче иң эре бер компания сәүдә челтәрләренә бәяләрне арттыру турында хәбәр иткән.

"Ведомости" язганча, бәяләр 3,4 процентка артачак. Элегрәк сөткә бәяләрне күтәрү турында тагын бер зур компания кисәткән булган. 

Җитештерүчеләрнең сүзләренчә, тышкы факторлар йогынтысында чи сөткә бәяләр үсешенең тизләнеш динамикасы күзәтелә. Алар арасында күпләп сату бәяләренең "рекордлы үсеше" һәм май җитештерү өчен сөтнең майлы өлеше ихтыяҗының югары булуы, моннан тыш, запас частьләр, логистика, кредитлар буенча процентлар һәм башкаларның артуы санап үтелә.

Сөт җитештерүчеләр илкүләм берлеге генераль директоры Артем Белов, җитештерүнең үз бәясе хезмәт хакы, терлек азыгы, энергия ресурслары, җиһазларга хезмәт күрсәтү һәм башкалар буенча чыгымнарны арттыруга бәйле рәвештә бөтен чылбыр буенча кыйбатлана, дип аңлата. 

“Бәяләр үсә”
Татарстанның Авыл хуҗалыгы министрлыгы мәгълүматларына караганда, 1 килограмм сөт җитештерүнең үзкыйммәте бүгенге көнгә 30 сумга җиткән. 
– Терлек азыгы, премикслар (катнаш азыкны баета торган балансланган витаминлы минераль комплекс. – Авт.), азык өстәмәләре белән тәэмин итүгә һәм предприятиеләргә куркыныч инфекцияләр керүне булдырмауга бәйле чыгымнар артты. Сөт җитештерүчеләр дә, эшкәртүчеләр дә төп ставканың 21 процентка күтәрелүен, логистика, хезмәткә түләүгә бәйле чыгымнарның, шулай ук энергия чыганакларына бәяләрнең артуын билгеләп үтәләр. Бәяләр вазгыятендә үсеш күзәтелә һәм бу, барыннан да элек, продукциянең үзкыйммәтен арттыру белән бәйле. Бүгенге көнгә авыл хуҗалыгы оешмалары продукциясенең бер килограммы уртача 38,00 сум тәшкил итә, бу 2023 елның шушы чоры белән чагыштырганда 30,49 процентка күбрәк (29,12 сум), – диелә министрлыкның матбугат үзәге юллаган хатта. 

«Татарстан Онлайн» проекты эфирында авыл хуҗылыгы министры Марат Җәббаров, бүгенге көндә сөтне сатып алу бәясе начар түгел, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 30 процентка диярлек югары, дип белдергән иде.
– Республикада эшкәртелмәгән бер литр сөтнең бәясе, НДСтан башка, 39,7 сум тәшкил итә. Әмма сөтнең литрын 60 сумнан югарырак бәядән сата торган предприятиеләр дә бар. Бу продукциянең, аксымнарның, майларның сыйфатына бәйле, – диде министр.

Сөт әзәйде
Кукмара районында сөт эшкәртү белән шөгыльләнүче Фәнис Хәмәтдинов 1 ноябрьдән сөтне фермерлардан 40 сумга кабул итә башлаган. Аңа кадәр 35 сумнан алган. Шәхси хуҗалыклардан – 34 сумга. Бу айдан 36-37 сумга күтәрергә уйлап тора. 

– Фермерлардан җәен дә, кышын да бер бәягә алабыз. Гадәттә, җәен сөт бәяләре төшеп ала. Аңа да карамастан, без бәяне бертөрле тотабыз. Фермерлардан алган сөтне үз заводыбызда эшкәртәбез. Көненә 6-7 тонна сөт эшкәртелә.  Ә халыктан алганын  чистартып, суытып, башка сөт заводларына озатабыз, – ди ул. 
Сөтне сатып алу бәясе күтәрелгәч, әзер продукциянекен дә арттырырга мәҗбүрләр. Аларына бәя шулай ук 5әр сумга арткан.  
Эшкәртелмәгән сөтнең бәясе артуны Фәнис әфәнде беренче чиратта сөт җитмәү белән бәйләп аңлата. 

– “Меркурий” системасы кертелгәч, фальсификация күләме кимеде. Әлеге системадан бөтен нәрсәне үтәли күреп була: сөт кайдан һәм күпме килгән, аны кайларда саталар? Бөтен мәгълүмат электрон формада күренә. Икенче сәбәбе – терлек асраучыларның саны кими. Авыл кешесе олыгая, яшьләр шәһәргә китә. Эшләргә кеше юк. Минем сөт комбинатында хезмәт хакы – 55 меңнән 100 мең сумга кадәр, – ди ул.    
Сөт бәясенә килгәндә, аның артуы авыл кешесе өчен бик әйбәт дип саный Фәнис Хәмәтдинов. 

– Аңлаган кеше үгез урынына сыер асрый башлады. Әмма, табыш алыр өчен, көненә 30 литр сөт бирә торган сыер асрарга тиешсең. Ул көненә 1200 сумлык сөт бирә. Бер айга 36 мең сум булып чыга, – дип исәпләп тә күрсәтте ул.  

Соңгы вакытта сыер маена бәяләр бик нык күтәрелде. Фәнис әфәнде анысын да аңлатты. Алар бер килограмм майны 920 җибәрә. Бер килограмм май ясар өчен 22 литр сөт кирәк ди. Шуны сөт бәясе – 40 сумга тапкырласаң,  880 сум булып чыга. Калган кырык сум хезмәт хакына, салым түләүгә, газ һәм утка китә. Мин үземә зыянга эшли алмыйм, ябылсам, май заводы, пекарны һәм кибетләрне кертсәң, 120 кеше эшсез кала, ди ул. 
 Азнакай районында сөт җыю, эшкәртү һәм сату белән шөгыльләнүче «Бәрәкәт» авыл хуҗалыгы кулланучылар кооперативы эшләп килә. Кооператив сөтне 35-45 сумнан кабул итә. Барысы 32 төрле продукция җитештерәләр.  

Кооператив җитәкчесе Рәмис Сәхапов та сөт күләме аз булуын әйтә. 
– Без әлегә булган мөмкинлекнең 60 процентын гына кулланабыз. Сөт күбрәк булса, эшкәртү күләмен арттыру җае бар. Бүгенгә көненә 10 тонна эшкәртәбез, – ди әңгәмәдәшем.

Сөтнең аз булуын сыерлар саны кимү белән бәйләп аңлата. Терлек тоту кыйммәткә төшә, халык сыер тотудан баш тарта, ди ул. 

Сыер асрау файдалымы-юкмы?
Буа районында яшәүче Ләйсән Азмиева да сыер асрау файдалы дигән фикердә тора. Аларның хуҗалыгында ун сыер. Барысы да көненә 30-40 литр сөт бирә торган нәселле сыерлар. 

– Ноябрь башында литрын 30 сумнан тапшыра башладык. Аңа кадәр 27 сумнан иде. Җәен аена 120-140 мең сум акча алдык. Акчасы да кереп тора, үзең дә сыйфатлы тәмле сөт продуктлары ашыйсың. Безнең күп балалы гаилә өчен сыер тоту бөтен яктан отышлы. Әлбәттә акча терлек азыгына да, җәен көтүчегә дә китә, шулай да файдасы кала, – ди ул. 

Алексеевск районыннан Миндубаевлар егерме баш эре мөгезле терлек асрый. Уникесе – савым сыере.
– Бездә сөт бәясе 16 ноябрьдән арта диделәр. 32 сум булачак. Җәй көне 25 сумнан иде. Акрынлап берәр сумга арттырып, соңгы тапкыр 30 сумнан тапшырдык. Ул акчаның яртысы терлекләр өчен азыкка, ягулыкка һәм башкасына китә. Сыер тоту файдалымы-юкмы дип санап утырган да юк, сәламәтлек булганда тотабыз, тырышабыз. Хезмәтен акламаса да, үзебезне ярап тора инде дип тынычландырабыз, – ди ул.

“Бу яхшы бәя”
Ютазы фермеры Ансель Вафауллин көзгә кадәр бер литр сөтне 36 сумга тапшырган булган, бүген 54 сумнан сата.  
Унөч ел элек фермер эшчәнлеген 24 сыердан башлаган булса, хәзер аның хуҗалыгында 400 баш сыер исәпләнә. Көненә 14 тонна сөт җитештерелә. Аны Баулыга сөт эшкәртүче предприятиегә озаталар.
– Шушы бәя сакланса бик әйбәт. Бөтен нәрсәгә бәя артып торганда, хуҗалыкны алып бару бик авыр. Кредитлар да бар. Мондый югары ставкалар белән яңаларын алмаска тырышабыз, – ди ул. 

Соңгы биш елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 29,3 процентка арткан. 2024 елның тугыз ае нәтиҗәләренә караганда, Татарстан сөт җитештерү буенча илдә беренче урынны били, бу Россиянең гомуми күләменнән 6,6 процент тәшкил итә. 
Биш елда 82 сөт комплексы һәм 51,4 мең баш терлек өчен ферма файдалануга тапшырылган. Шул исәптән, 2023 елда – 10,6 мең башка исәпләнгән 19 сөт комплексы. Агымдагы елда 9210 башка исәпләнгән 11 сөт комплексы сафка баскан.

Фото: архивтан 

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга һәм ВКонтактега кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading