16+

«Ни дисәң дә, үзеңә эшлисең инде», – ди фермер Мансур Галимҗанов

Авылларда терлекләр саны күпләп кимеп барган мәлдә, авылдашларыбыз Сания һәм Мансур Галимҗановлар берьюлы 24 баш савым сыеры, 15 баш үгез алып асрый башлады. Болардан кала әле хуҗалыкта 3 баш ат, 9 яшь бозау, кош-корт та бар. Тугыз ай эчендә боларның барысын да сыйдырырлык бер зур ферма да төзеп куйдылар. Авылга...

«Ни дисәң дә, үзеңә эшлисең инде», – ди фермер Мансур Галимҗанов

Авылларда терлекләр саны күпләп кимеп барган мәлдә, авылдашларыбыз Сания һәм Мансур Галимҗановлар берьюлы 24 баш савым сыеры, 15 баш үгез алып асрый башлады. Болардан кала әле хуҗалыкта 3 баш ат, 9 яшь бозау, кош-корт та бар. Тугыз ай эчендә боларның барысын да сыйдырырлык бер зур ферма да төзеп куйдылар. Авылга...

Авылларда терлекләр саны күпләп кимеп барган мәлдә, авылдашларыбыз Сания һәм Мансур Галимҗановлар берьюлы 24 баш савым сыеры, 15 баш үгез алып асрый башлады. Болардан кала әле хуҗалыкта 3 баш ат, 9 яшь бозау, кош-корт та бар. Тугыз ай эчендә боларның барысын да сыйдырырлык бер зур ферма да төзеп куйдылар. Авылга кайткач, әнием шуларны сөйләгәндә, авылдашларым Мансур абый һәм Сания апа белән ихластан горурланып куйдым. Без, авыл бетә, таркала, эш юк, барысы да шәһәргә кача, дип лаф орган вакытта, алар, тәвәккәлләп, шундый зур эшкә алынганнар. Төгәлрәк итеп әйткәндә, гаилә фермасы ачып җибәргәннәр.
Дөрес, терлекчелек алар өчен яңалык түгел, әлегә кадәр дә алар күп итеп сыер-бозау асрады. Ирле-хатынлы икесе дә гомер буе диярлек фермада эшләде. Соңгы елларда олы уллары Илнар да, үзләре янында калып, фермага эшкә төшкән иде. «Терлекчелек буенча үз эшебезне булдыру теләге уебызда булмады түгел, андый хыял бар иде. Район хакимияте башлыгы Зөфәр Галимуллович Гарәфиев, чакыртып алып, гаилә фермасы төзергә кыстый башлагач, үзебез дә ярдәм итеп торырбыз, сез моны булдырасыз, дип үсендереп тә җибәргәч, ризалаштык», - ди Сания апа. Бу эшкә алыныр өчен аларга хөкүмәт бер миллион сум акча, ә район хакимияте шул ук күләмдә төзелеш материаллары белән ярдәм иткән. «50/50» программасы нигезендә суыткычы белән бергә сөтүткәргеч алганнар. Аның ярты бәясен хөкүмәт капласа, калганын үзләре түләячәк икән. «Лизинг-Грант» программасы буенча әле яңа гына тракторлы да булып куйганнар. Монысына хөкүмәт 500 мең сум акча күчергән, калганын биш ел буена һәр квартал саен 55 мең итеп түләп барачаклар. «Акрынлап эшләр җайлашып бара, тирес чыгару җайланмасы гына юк, чөнки финанс ягы белән авыррак», - ди Сания апа. Гаилә әлегә шул сыерлардан савып алынган сөт хисабына яши. Анысының бәясе исә бик түбән - 12 сум 50 тиеннән генә тапшыралар.
Сыерларга ашатырга үзләре әзерләп куйган печән җитәрлек, ә менә терлек азыгын да, саламын да аларга сатып алырга туры килә икән. Болардан тыш электр энергиясе өчен дә шактый - 1 киловаттына 3 сум 22 тиеннән түлиләр. Салымын да түләп баралар. Әлегә акча ничек керә, шулай чыгып та бара. Акча мәсьәләсеннән тыш, башка хәл ителәсе проблемалары да шактый күп икән фермерларның. «Инде урамда март. Сыерларны көтүгә чыгару турында бер карарга гына килә алган юк. Шәхси хуҗалыкныкылар белән бергә йөрерме, әллә үзебезгә берәр көтүче табып, аерым гына йөртербезме - анысын әле хәл итмәгән», - ди йорт хуҗасы Мансур абый. Бәрәңге бакчасын да сыерларга утар иткәннәр, үзләренә бәрәңге чәчәр өчен бакча да эзләргә туры киләчәк икән әле. Узган елның җәендә үзләренекенә кушып, тугыз кешенең пай җиреннән файдаланып, барлыгы 49 гектар җирдән печән әзерләргә булганнар, әмма әлеге дә баягы техника булмау сәбәпле, аның барысын да җыеп өлгертә алмаганнар. Шуны күздә тотып, трактор белән печән җыйдыргыч алып куйганнар. Быел шул пай җирләрен сөреп, печән чәчеп, кышка малларга ризык әзерлисе була. Пай җирләрен биреп торучыларга исә 2 мең ярым сумлык печән биргәннәр.
«Менә шулай сыер асрыйм дип кенә ферма төзеп, аларны алып кайтасы гына түгел, ашарына табасы, кәгазь эшләре артыннан йөрисе, техникасын юнәтәсе һәм башка бик күп мәсьәләләрне хәл итәсе бар. Терлекче дә, агроном да, инженер да, хисапчы да булырга туры килә. Моның кадәр кредитны ничек түләрмен, терлеккә азыкны каян ничек юнәтермен дип куркып, кемнеңдер китереп биргәненә өметләнеп утырсаң, бернәрсә дә бармый, тәвәккәлләргә генә кирәк, ялкау булмасаң, барысын да башкарып чыгып була. Ни дисәң дә, үзеңә эшлисең инде. Безнең кебек авылда берничә гаилә фермасы барлыкка килсә, авылы да бетмәс, халык эшле дә, ашлы да булыр иде», - ди Мансур абый.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading