16+

«Пони белән мәйдан тирәли бер әйләнү 250 сумнан башлана»

34 баш савым сыеры, 10лап бозау, 6 баш ат, 30 сарык, кош-корт, куяннар, капкадан керешкә читлекләрендә өзгәләп ташлардай  котырынып өрүче 8ләп эт, 30лап оя бал кортлары һәм бер мәхлүк пони...

«Пони белән мәйдан тирәли бер әйләнү 250 сумнан башлана»

34 баш савым сыеры, 10лап бозау, 6 баш ат, 30 сарык, кош-корт, куяннар, капкадан керешкә читлекләрендә өзгәләп ташлардай  котырынып өрүче 8ләп эт, 30лап оя бал кортлары һәм бер мәхлүк пони...

Боларның барысын да Алексеевск районының Кыр Шонталасы авылында икесе бер уйга берегеп, ислам дине кануннары кушканча яшәүче Алсу белән Марс Ибраһимовлар асрый. 

Санап чыккысыз терлек-туардан тыш балалары да ишле – дүртәү! Әле моннан тыш та шөгыльләре җитәрлек. Марс юртаклар белән кайнаша, ягъни ел әйләнәсе чабышкыларын ярышка әзерләп йөгертә. Алсу исә авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерә: каймак аерта, эремчек, корт ясый, май яза, сары майны эретә. Интернет челтәреннән махсус төркеме бар, алынган заказлар буенча, кулланучының өенә кадәр илтеп бирә. Шулай җайлы күрә. Каядыр басып сату иткәндә йә килә сатып алучы, йә юк. Ә монда капка төбеннән берәү дә кире борып җибәрми. Айлык 200 мең сум керем сөендергәндә эшләргә күңел генә үсә! 

Аңлашыла, ишегалдында чирәм йолыккан тавыклардан алып, басу тирәли такыр юл салган чабыш атларына кадәр керем өчен тырыша. Ә менә теге явыз этләр белән мәхлүк пони бик кирәкме икән аларга? Этләр, хуҗа кешенең гаебе. Кайчандыр үзе дә ауга йөргән, аучы дуслары өчен дип тә асраган. Аучылыкны ташлаган, ә менә урман тирәли эз иснәнергә сәләтле дүрт аяклары дуслары ирексездән яшәп калган... Ә пони, баксаң, үзен-үзе ашата икән. Сабантуйлары, авыл бәйрәмнәре аның эш көне!

– Ул бик усал әле, холыксыз, пырдымсыз. Йөгәнен ныгытып үзем тотам. Кулымның көчен сизмәсә буйсынмый да. Балаларны утыртып йөртәбез. Мәйдан тирәли бер әйләнү 250 сумнан башлана. Мәйданның зуррак булса тагын да кыйммәтрәк. Шактый акча эшләп кайтабыз!.. Кышын балалар җигеп тә йөриләр, махсус чана ясаттык. Вак-төяк эшләргә дә ярап куя үзе, – дип елмая Алсу ханым.

Иман байлыгына ныгыган, маңгай тирен түгеп җирдә икмәк иккән, эшчән Ибраһимовлар гаиләсе турында алдагы саннарыбызда да язарбыз әле. 

  

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

5

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

  • аватар Без имени

    0

    0

    Уңышлар сезгә авыл уңганнары

    Мөһим

    loading