Бу дөньяда кеше бөтен әйбергә дә ияләнә икән ул. Яхшысына да, яманына да, авырына да, җиңеленә дә. Чөнки дөнья агаең безгә җайлашмый ул, без аңар җайлашабыз. Башта тавыш та күтәреп алабыз, кул да селкибез.
"Безгә бу яңалык кирәк түгел, элеккечә, без инде ияләнеп беткән килеш әйбәтрәк иде бит" дип. Менә ул Мексика сериалларын караганда арага килеп кергән рекламалар күпме нервы кылларын бозды безнең. Киноның эченә башың-аягың белән чумып, көтүдән кайтасы сыерыңны да истән чыгарып, әле "Просто Мария" өчен, әле "Дикая Роза" өчен ут йотып, менә-менә чыгып китәм дип талпынган йөрәгеңне учың белән кысып тотып, кыскасы, бөтен барлыгың белән кино дөньясына кереп кенә чумасың... ә ул сине шул рәхәт дөньядан тарта да чыгара.
Әйе, дуслар, ул заманда телевидение дөньясына реклама менә шулай көтмәгәндә-уйламаганда гына килде дә керде. Нервыландык, дуладык-пырладык. Аннары "Чебен дулап кына тәрәзә ватылмый" дигән татар халкының бик шәп әйтемен искә төшердек тә тынычландык.
Реклама арасында бик кирәкле-тәҗел генә эшебезне дә эшләп алырга җитешә башладык әле. Гомер узды, дөньяда күп нәрсә үзгәрде, тик рекламалар гына бетмәде. Аларның эчтәлеге генә үзгәрде. Менә уйлап утырам әле, теге заманда, телевидениега реклама килеп кенә кергән заманда ни-нәрсә рекламадылар икән ул? Нәрсә булсын, азык-төлек, кием-салым, көнкүреш техникасы дисезме? Юк, дуслар, алай дип уйласагыз, сез гүпчим дә яшьләр әле. Сез бөтен дөнья дефицитка баткан чакта яшәмәгәнсез димәк.
Бер бала колготкие өчен төнге сәгать өчтән чират алып кибет төбен сакламагансыз сез, ике пар хатын-кыз оегыннан бер пар колготки тегеп кигән заманда да яшәмәгәнсез сез.
Гап-гади кер машинасы белән гап-гади “Полюс” холодильнигына чиратка язылып, һәм шуларны сабыр гына еллар буе көткән заманда да яшәмәгәнсез. Шул чиратка язылган кер машинасын өч ел көткәннән соң, миңа дип кайткан машинаны биш баласы бар һәм биатасы сугыш ветераны диделәр дә бүтән хатынга бирделәр. Ә минем балам да икәү генә һәм биатай буласы кешем дә, сугыш ветераны булып, бер дан-хөрмәт күрмичә 1969 елда ук гүр иясе булган шул инде. Миңа дигән кер машинасын башка кеше алды, ә миңа "Сабира да сабыр итә, мин дә сабыр итәем" дип, яңадан кибеткә машина кайтканын көтәргә калды.
Язасы сүзем реклама турында иде, әллә нишләп әле бер чатка барып кердем, әле икенчесенә. Беркөнне шушы “Вконтакте” лентасында бик шәп рекламага күзем төште дә, әллә кайчангы бер кызык хәл исемә килеп керде.
Әллә кайчангы инде, шул дефицит заманындагы. Торып-торып әттә кызык итеп искә алган хәл. Ә әттәнең кызыклы тарихының эчтәлеге белән шул мин күргән рекламаның икесенең дә бер темага булуы инде бу.
Ә бу рекламада, җәмәгать, хатын-кызлар сумкасындагы иң мөһим предмет – ирен помадасын шундыйлар да шәп итеп мактадылар инде мин сиңа әйтим, Хәтимәттә әйтмешли, чут төймәңне тартырга онытып, бер-ике ирен помадасына заказ биреп куярсың, билләһи.
Менә ул заманда, узган гасырның сиксәненче елларында, бөтен әйберне таныш сатучыларың аркылы, прилавка астыннан гына табыштырган чакта, безнең әттә, ат җигеп, толыбын киеп Пүчинкәгә юл тоткан.
Пүчинкәне икенче төрле итеп аны Таң дип тә атыйлар, безнең авылдан унике километр ераклыкта урнашкан, Вятканың аргы ягындагы урман эчендәге авыл. Бу Пүчинкә – Мәмәшир Пүчинкәсе. 1921 нче елгы ачлыкта авылыбызның көчле-булдыклы ирләре урман төпләп, Пүчинкә дигән авылга нигез салганнар. Пүчинкә бай авыл, сугыш заманындагы ачлык вакытында да аның халкы ачлык күрмәгән. Урман булган җирдә халык иң элек утынга интекмәгән, аннары урманда киек-җанвары да, җиләк-җимеше дә, һичьюгы, элек безнең татар халкы бигүк өнәп бетермәгән гөмбәсе булса да булган инде.
Безнең авыллар утын белешеп тә, төзелеш материаллары-такта-сайгак белешеп тә, Вятка елгасын калын боз каплагач, Пүчинкәгә юл тотканнар.
Атка утырып, толыбын киеп безнең әттә дә көннәрдән бер көнне Пүчинкә ягына сәфәр кузгалган. Башта йомышларын йомышлаган, аннан соң инде Пүчинкә кибетенә дә сугылып чыгарга уйлаган. Чөнки якын-тирә авыллар арасында Пүчинкә апалары пешергән күмәчкә һич тиңдәшләр юк иде ул вакыт.
Әле дә шул кабарып пешкән күмәч күз алдыма килдеме, тел очымда шуның тәмен тойган кебек булам. Әттә дә юл капчыгына ике күмәч алып салганнан соң прилавка өстендәге товарларга күз төшереп ала. Анда әллә ни күзне кызыктырырлык әйбер күрмәгәч, ишек ягына таба борылганда, сатучы кызның кулыннан нидер алып сумкаларына шудырган ике хатын-кызга игътибар итә.
Ул заманда гел телдә булган, хәзер онытылып беткән бер сүз бар иде, яшьләр бөтенләй белми, инде без дә онытып бара торган "блат" дигән сүз инде ул.
Кибетчеләр белән танышлыгың булса гына сиңа итәк астыннан гына сатыла торган блатной товарга юл ачык. Монда да шул кибетче кыз танышларының сумкасына яшереп кенә дефицит товар шудырып ята инде.
Ак чәчле, өлкән яшьтәге таныш түгел ир-аттан бик куркып тормыйча гына таныш-белеш дефицит товар бүлә. И, шушы ак чәч хәрап итте инде безне гомер буе, шундый иртә агарып куйды да, япь-яшь баштан безгә әби-бабай исемен сылады да куйды. Бөтенләй карт түгел идек әле без чәчләр агарганда, әттә дә гүпчим дә карт түгел, чәче генә ак. Менә шул ак чәчле үзе яшь, ә чәче карт әттәнең шундый шәп моментны кулдан ычкындырасы килми бит, кибетче кызга җайлап кына сүз куша: "Сеңлем, теге тәмле сәйлүн чәең бармы әллә, бик ерактан килдем, миңа бер пачка гына бир әле, зинһар".
Ә сатучы көлеп җибәрә дә, "Юк, абзый, сиңа кирәк әйбер түгел ул, бу кызлар ирен буйый торган помада". Болар таныш-белеш белән по-блату гына помада бүлеп яталар икән. Әттәгә помада кирәкме инде, йә? Эчтән генә үз-үзеннән көлә дә кабат ишек ягына юнәлә. Аннан тагын кире кибетче кыз каршысына килеп баса. "И, сеңлем, шундый кирәкле-затлы товарың бар икән бит синең, бер генә помадаңнан миңа да өлеш чыгар инде, карчыгымның шул ирен буявы беткән аркасында инде менә ничә мәҗлескә бара алганыбыз юк, иренемне кызартмыйча бер мәҗлескә дә бардым юк дип миңа ультиматум куйды бит менә. Мал суйгач туганнар җыелып ит бәлеше ашап йөргәндә без өйдә утырабыз". Олы гына абзыйның шулай инәлеп-инәлеп ирен буявы соравын кибетче кыз җавапсыз калдырмый инде, әттәгә хәтта ике (!) ирен буявы суза. Берсе кызылрак, берсе алсурак. "Карчыгың кайсын ошата инде". Әттәнең карчыгына берсе дә кирәк түгел, гомерендә ирененә помада тидергән Әминә түгел инде ул нәнә. Тик әттәнең өйдә бит буй җиткергән өч кызы бар.
Менә аларга күктән төшкән хәзинә була инде ул әттәнең ян кесәсеннән чыккан бармак кадәр генә ике помада. Әле шул “Кконтакте”ның лентасындагы ирен помадасына рекламаны күрдем дә, әллә ниләр хәтергә килде.
Безнеке дә булган инде ул яшьлек. Клубка да йөргәнбез, түгәрәк савыттагы "Любимый" кремын биткә сөртеп, иренгә сизелер-сизелмәс кенә помада тидереп, колак артына "Красная Москва" духиен башта бармак очына тидереп, аннары шул бармак очлары белән генә колак артларына кагылып алып. Без дә яшь идек, без дә чибәр дә идек. Тик безнең заманда сайлап алу мөмкинлеге юк иде. Без барына риза булып яшәдек, һавадан торна өмет итмичә, кулдагысын читкә җибәрмичә. Шулай яшәлгән, дөресме, дөрес түгелме? Төрле чагы булгандыр, агы да, карасы да. Бөтенесе безнеке, үзебезнеке. Сайланмаганбыз, чөнки заман безгә сайлану мөмкинлеген бирмәгән. Безнең алга тартмасы белән реклама ясап ирен буявы китереп салмаган. Берне генә биргән, һәм нәкъ нәнәләр әйткәнчә итеп "Саклап кына тот, артында бүтән юк, башы-ахыры шул" дигән. Һәм менә яшьтәшләремә, кордашларыма күз салам да, язмыш биргән йөкне намус белән тарттылыр бит дип уйлыйм. Фәлсәфәгә кереп киттем, монсы бөтенләй дә миңа туры килми.
Фәлсәфәне сата да белмим, саткан кеше янында да бик озакка тукталганым юк. Җитәр, кызый, телефоныңны жәллә, бармакларыңны жәлләмәсәң...
Рәйсә Галимуллина
Комментарийлар