Россиянең спорт министры аларга дәрәҗәле исем биргән.
Россиянең спорт министры Михали Дегтярев кул куйган фәрман нигезендә Россиянең өч көрәшчесенә «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» исеме бирелгән: Алмаз Миннехуҗин белән Альберт Ситдыйков (Санкт-Петербург) һәм Рөстәм Фәткуллин (Ульяновск өлкәсе).
Шул ук приказда нәфис гимнастикасы вәкиле Шакирова Азалиянең дә «Россиянең халыкара класслы спорт остасы» исеменә лаек булуын күрәбез. Азалия - көрәшче, көрәшне җаны-тәне белән яраткан Фаяз Шакировның кызы.
Котлыйбыз!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен безнең МАХ каналына кушылыгыз.
Комментарийлар