Керәшен авылы булгач, монда харчевня да, төрле цехлар да урнашкан, шунлыктан ул халык җыела торган бер үзәк булып формалашкан. Әлеге чорның истәлеге булып, бездәге Базар урамы да сакланган. Шунысы кызык, менә шушы макетка күз салсак, без кибетләр, өйләр һәм җитештерү предприятиеләре күрәбез, ә урам башында мәчет балкып тора.
Татарстанда Апас районы бар икәнен беләбез, ә Арчада Апаз дигән авыл бар. Бу хәреф алмаштыру гынамы, яисә авылның үзенең бай тарихы бармы? Арча районына барганда буран котыра иде. Шуңа да карамастан, ни күрим, Апаз авылына таба юллар чистартылып тора, трактор иртәннән эшли. Иң элек, җирлек башлыгы Раушан Котдусов белән очраштык. Әлеге урынында ел ярым гына хезмәт куя, әмма авыл турында барысын да белә, чөнки моңа кадәр мәктәп директоры вазыйфасын башкарган. Хакимият бинасы да яңа, берничә ел элек кенә төзелгән. Раушан Котдусов әйтүенчә, җирлеккә алты авыл керә: Апаз, Хәсәншәех, Каратай, Пшөнгәр, Миҗәм һәм Каралы. Шуларда барысы 1900ләп кеше яши, ә Апазның үзендә 195 хуҗалык, халкы 500дән арта.
- Халык кайда эшли соң? Ничек тормыш күрә? – дип сорый башлыйм.
- Күбесе шушы Апазда урнашкан “Ватан” хуҗалыгында хезмәт куя, бөтенесе бергә 250ләп кеше җыеладыр. Предприятие игенчелек һәм терлекчелек юнәлеше буенча эшли. Шулай ук бюджет тармагындагылар җитәрлек, эшмәкәрләребез дә бихисап, гаилә һәм мини-фермалар төзүчеләр дә бар, – диде Котдусов.
“Ватан” хуҗалыгына юнәлдек. Җитәкчесе – Мансур Әхмәтов. Ул хәзерге вакытта Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары урынында хезмәт куючы, күп еллар Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры булып эшләгән Марат Готович Әхмәтовның бертуган энесе икән. Мансур абый әлеге колхозга җитәкче булып килгәнгә инде 39 ел узып киткән. Дөрес, бүген агрофирмадагы күпчелек эшне аның ике улы башкара, ә ул кирәк вакытта киңәшләрен бирә, төрле хакимият органнарында вәкил ролен башкара. Хуҗалыкта 2200 баш мал үрчетелә, шуның 760ы – савым сыеры, предприятие сөт һәм ит җитештерү юнәлешендә эшли. Мансур Готович тумышы белән күрше Хәсәншәех авылыннан, Апазда калганына бер дә үкенми. Үзен ул авылга гашыйк ди, шулай булгач каядыр китәргә, зуррак шәһәргә барып төпләнергә дигән уйлар бөтенләй дә башына кермәгән. Бүген хуҗалыкта тәүлегенә 47 мең кило сөт савыла икән.
- Элек СССР заманында, сиксәненче елларда тактага язып куя идек: “15700 кило сөт сату – безнең план, ә 17000 кило – социалистик йөкләмәбез” дип. Менә хәзер карыйбыз, продукция җитештерүне өч мәртәбә арттырганбыз, әмма бүгенге көндә бөтен нәрсә икътисадка көйләнгән, шуңа күрә без моны да әле аз дип уйлыйбыз, – дигән фикерләре белән бүлеште Мансур Әхмәтов.
- Сез үзегез Хәсәншәех авылыннан, ә Апазда эшлисез. Әлеге җирлеккә сезнең карашыгыз ниндирәк? Шушы авыл күңелегезгә кереп калдымы? - дип сорамыйча булдыра алмадым.
- Дөресе шул, мин Апазда 1983 елдан эшлим һәм шушында яшим. Халыкны бик хөрмәт итәм, аларны геройлар дип саныйм. Явыз Иван чорында кешеләрне көчләп чукындырганнар, әмма вакыт узу белән алар барысы да кире үз диннәренә кайтканнар. Бу бик күп әйберләргә җавап бирә. Монда укытучылар көчле булган, якын тирә мәктәпләрдә эшләүчеләрнең барысы да Апаз авылыннан чыккан. Шулай ук иң оста механизаторлар да шушында яшәгән, – дип җаваплый Әхмәтов.
Шулай туры килгән бит, әле шушы көннәрдә генә Мансур Готович үзенең 70 еллык юбилеен билгеләп үтте. Форсаттан файдаланып, аны шушы матур гомер бәйрәме белән котлыйбыз!
“Ватан” хуҗалыгыннан соң Апаздагы урта мәктәпкә килдек. Монда безгә тарих укытучысы Гүзәл Хәбибуллина кирәк, авыл турында беләсе килә бит. Аның сөйләвенчә, элек бу җирлектә әйләнә-тирәдә куе урманнар булган, ә монда марилар яшәгән. Шулай бервакыт төньякка баручы кешеләр Шушма елгасында агып баручы йомычка күргәннәр. Шушы тирәдә кемдер булырга тиеш дигән фикер белән шуның артыннан баралар да авылга юлыгалар. Монда алар ике-өч кенә йорт күргәч: “Әй, ап-аз бит болар!” - дип әйтәләр. Шулай итеп авылга Апаз дигән исем тагылып кала. Шунысын да әйтергә кирәк, XVI гасырда ул керәшен авылы булган. Гүзәл Хәбибуллина шунда стендка күз салырга өнди, анда мәчет белән янәшә кабак (харчевня) рәсеме тора. Бу инде әлеге җирлектә моңарчы татарлар яшәгәнлеген күрсәтә, аннары аларны көчләп чукындырганнар, соңыннан исә халык кире ислам диненнә кайткан. Шулай да христианлашу чоры Апазга бөтен әйләнә-тирәгә даны таралган базар биргән. 19-20 гасырларда нәкъ менә аның эшчәнлеге аркасында гына халык тормышын алып барган, ачлыктан интекмәгән. Сугыш чоры балалары бу хакта күп сөйләгән. Әлеге базарга якындагы авылларда яшәүче кешеләр үзләреннән арткан әйберләрне сатарга яисә башка нәрсәгә алмаштырырга дип килгән. Алар монда берничә төн кунган, җирле халык аларны акчага йортларына керткән.
- Керәшен авылы булгач, монда харчевня да, төрле цехлар да урнашкан, шунлыктан ул халык җыела торган бер үзәк булып формалашкан. Әлеге чорның истәлеге булып, бездәге Базар урамы да сакланган. Шунысы кызык, менә шушы макетка күз салсак, без кибетләр, өйләр һәм җитештерү предприятиеләре күрәбез, ә урам башында мәчет балкып тора. Советлар оешкан вакытта инде көчләп чукындырылган татарлар кире диннәренә әйләнеп кайтканнар, - ди Гүзәл Хәбибуллина. Ул шушы җирлектә табылган мамонт сөяге белән аның теше, шулай ук авыл халкы үз кулы белән ясаган тырыс турында да сөйләп узды.
Авылның бүгенгесен, яшәешен күзәтү өчен Гөлзада һәм Вахит Миңнебаевлар гаиләсенә кунакка килдем. Ире мал табибы булып эшләсә, хатыны сыер савучы булып хезмәт куя. Гаилә башлыгы шушында туып-үсеп, төп нигездә гомер кичерәләр. Вахит абыйның хезмәт кенәгәсендә бары тик бер генә язу: ул уку йортын тәмамлау белән агрофирмада мал табибы булып эшли башлаган, гомуми стажы 29 елга җыела.
- Моның кадәр бер урында ничек эшләп була ул?
- Бу үз хезмәтеңне яратудан киләдер. Кечкенәдән мал-туар арасында үстек, мәктәп елларында фермага бара идек, олы абзыйларның эшләгәнен карап йөрдек – болар барысы да әлеге һөнәрне сайлауга этәргән дип аңлыйм. Авылга карата да аерым хисләр бездә, шәһәр турында уйлаган да юк, мондагы мохит, саф һава, тынычлык, табигать белән янәшә булу үзенекен итә.
Миңнебаевлар гаиләсе үзләре дә күпләп мал асрый: биш сыерлары бар, үгезләр һәм бозаулар тоталар. Һәр көнне иртәнге дүртенче яртыда йокыдан торып, башта үзләрендә тир түгәләр, аннары эшкә баралар. Авылны бетә дип уйламыйча, рәхәтләнеп җир җимертеп яшәп яталар, шартлары да шәһәрдәгесеннән бер дә ким түгел, диләр Миңнебаевлар.
Газизовлар гаиләсенең дә тормышлары үзенчәлекле. Марсель абый белән Суфия апа бизнес белән шөгыльләнә. Апаз, Хәсәншәех һәм Шушмабаш авылларында кибетләре бар, йорт җиһазлары да ясыйлар, аларны сату өчен Балтачта ике катлы бина төзегәннәр, әле халыктан сөт тә җыялар. Гаилә эшендә ике уллары да катнаша.
- Ничек шулай тик торганда бизнеска кереп киттегез? – дип сораштырам.
- Мин элегрәк “Ватан” хуҗалыгында механизатор булып эшли идем, әле шушы йортыбызның фундаментына җирне үзем йөрткән трактор К-700 белән тигезләгәнне хәтерлим. Шулай бервакыт хатынымның туганы кунакка килде дә авылда кибет ачарга кирәк дигән сүз әйтте. Без инде моңа колак салдык, чыннан да, халык товар ала алмыйча интегә иде, киңәшләштек тә, 1995 елда Хәсәншәехтә азык-төлек сата торган нокта оештырып җибәрдек. Сигез елдан соң Шушмабашта, 2006 елда Апазда кибетләребез барлыкка килде, ә инде 2014 елда Балтачта зур бина төзедек. Моңа кадәр йорт җиһазлары ясап сата идек инде, шул вакытларда ныклап шөгыльләнә башладык. Барысы бергә 50ләп кешене эшле иттек, – диде Марсель Газизов.
Әле бу гына түгел, халыктан сөт тә җыялар. Монысына кибетләрендә авылдашларының күп кенә әҗәтләре җыела башлагач керешкәннәр. Көнгә 2 тонналап сөт җыялар, бер литрын 30 сум 50 тиеннән алалар.
Менә бит, авылдашларының да көнкүреш мәсьәләсен хәл итәләр, акча да эшлиләр. Болай булгач, авылны Апаз дип түгел, Биккүп дип үзгәртми булмастыр, мөгаен.
Рәсим Хаҗиев
Комментарийлар
0
0
Эе Апас авылда бар хэзер Апас районы Арчадагы Апаз белэн ошаш бездэдэ Ватан колхозы бар иде шулай ук тирэ як авыллардан сатучылар торле эшлэр белэн шогеллэнучелэр килеп урнашкан топ урам хэзерге кондэ Кооператив урамы диеп атала шул ук урамда зур базар бар иде ин кин урамнын берсе шул ук урамда сэудэ узэгенен биналары урам уртасында ашамлык сату кибете янында зур базар Балыкчы авылы кешесе эшлэткэн зур товарлар саклый торган складлар машина гаражлары бар иде урам башында мэчеттэ булган тирэ як авыллардан сатучылар килеп базар конне сату эше белэн шогеллэнэр иде в эле эйберлэрдэ жыялар иде чупрэк кэгаз сояк тимерлэр жыялар иде
0
0