Соңгы елларда татар халкының бик тә мәгънәле булган бер йоласы - нәсел шәҗәрәсен төзүгә игътибар артты. Балтач районында исә бу эш күпкә иртәрәк башланган.
Бөтендөнья татар конгрессының "Ак калфак" татар хатын-кызлары оешмасы оештырган "Шәҗәрә - безнең тамырлар" семинар-киңәшмәсенең дә шушы район җирлегендә узуы очраклы гына түгел. Биредә шәҗәрәләр белән балалар бакчасыннан ук таныша башлыйлар. Семинарга кадәр чарада катнашучыларны Карадуган балалар бакчасы һәм урта мәктәбе эшчәнлеге белән таныштырдылар. Бакчага йөрүче нәниләрнең ата-аналары белән эшләгән нәсел агачлары, урта мәктәп укытучыларының һәркайсы үзе төзегән шәҗәрәләр күпләрдә соклану катыш эчкерсез көнләшү хисен дә тудырды. Балтач районында шәҗәрә төзү эшен шушы авыл кешесе Бакый Зыятдинов башлап җибәргән. Ул Карадуган һәм башка күрше-тирә авыллар тарихын язып калдырган.
Аларга метрика һәм ревизия материалларын да урнаштырып, авыл халкы шулар ярдәмендә үзенең нәсел шәҗәрәсен төзегән. Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музеенда аның әллә ничә буынын үз эченә алган үзнәсел шәҗәрәсе саклана. Анда 1743 елга кадәр булган барлык әби-бабаларының исемнәре урын алган. Бакый аганың җиңел кулы белән әлеге катлаулы эшкә районның мөхтәрәм кешеләре Гарифҗан Мөхәммәтшин белән Җәлил хәзрәт Фазлыев та тотына. Гарифҗан абый төзегән шәҗәрәдә 1300 кешенең исеме кергән. Җәлил хәзрәт исә Бөрбаш авылында яшәүче һәр гаиләнең нәсел агачын төзегән. Алар бер зур китапка язылып, китап авыл мәчетендә саклана.
"Әни безгә кайсы яктан туган?"
Нәселең гаилә төзеп, сау-сәламәт балалар тәрбияләгәндә генә дәвам итә. Балтач районының Пыжмара авылында гомер итүче Мөхәрләмовлар гаиләсе унбиш бала тәрбияләп үстерә. Аларның ике улларының үз гаиләсе бар. Махсус шулай туры китерәм дисәң дә, туры килмәс иде әле. Семинар узган көнне Мөхәрләмовларның өченче уллары өйләнде. Чарада катнашучыларга яшьләрнең язылышу мизгелләренең шаһиты булырга туры килде. Тантаналы мизгелдән соң сүз алган Җәлил хәзрәт Фазлыев сүзләренчә, нәсел агачы гел тармакланып торырга тиеш.
- Минем әни дә, әти дә Бөрбашныкы. Туганнар авылда гел ашка чакыралар. Бала вакытта аларның безгә кайсы яктан туган булуларын сорашканым, аларны күңелемә киртләп куйганым хәтеремдә. Үземнең улларым да кечкенә чакларында шулай сораштыргалый иделәр. Әни безгә кайсы яктан туган, дип тә сораганнары булды. Нәселең белән кызыксыну кечкенә вакыттан ук башлана. Нәселебез шәҗәрәсен төзегәндә, авылның өчтән бер өлешенең безгә туган булуы беленде. Авыл халкының шәҗәрәсен төзү өч елга сузылды. Кайбер нәселнең хәтта унҗиде буынына кадәр билгеле. Нәселе белән кызыксынган кеше, мәчеткә килеп, анда саклана торан шәҗәрәләр китабыннан буынын барлый ала,- диде Җәлил хәзрәт.
Хәзрәт фикеренчә, халык яшәсен өчен дүрт әйбер сакланырга тиеш, алар - дин, җан, нәсел һәм мал. Җан һәм нәсел дигәне аның шәҗәрә белән бәйле.
- Селекция дигән фән бар. Яхшыны яхшыга кушкач кына яхшы була. Элек гаилә корганда җиде буынына кадәр тикшергәннәр. Яхшы нәсел кешеләре белән туганлашырга тырышканнар. Хәтта сыер сатып алганда да, аның холкы, анасы нинди иде дип сорашабыз. Хәзер исә яшьләр кемгә өйләнәсен үзләре генә хәл итеп куя. Бу исә безнең зур кимчелегебез. Нәсел агачыңның кәүсәсе нинди булса, ботагы да, яфрагы да шундый була. Кайбер шәҗәрә агачларында берничә ботагының руслашуы да күренә. Милләте, дине, нәселе белән горурланып үсмәгән кеше киләчәгенә битараф кеше. Нәсел агачлары корымасын, алар гел тармакланып торсын, - дип җөпләде үзенең сүзен хәзрәт.
Нәсел шәҗәрәләре белән кызыксынучылар күп
Татарстан Республикасы Милли архивының баш белгече Илшат Фәйзрахманов сүзләренчә, соңгы ун-унбиш елда нәселләрен барлауыларның саны арткан. Ул моннан сигез ел элек үзенең нәсел шәҗәрәсен төзегән. Шул вакыттан бирле әлеге эш белән даими шөгыльләнеп килә. Күпме шәҗәрә төзегәнен төгәл итеп кенә әйтә алмаса да, уникешәр буынга кадәр өйрәнгән нәсел агачларының саны биш йөздән артып киткән.
- Нәселен үз куллары белән барлауылар да очрый. Әмма аның өчен иске татар язуын белергә кирәк. Иске язуны танысаң, сабырлыгың җитсә, бу эшне башкарып чыгарга була. Төп мәгълүматны архив документлары бирә. Алар күптөрле, шулай да алар арасында иң күп генеалогик информация бирүчеләре: метрика язулары һәм ревизия сказкалары. Мәчетләр буенча метрика язулары 1829 елдан алып барыла башлап, 1918-1920 елларга кадәр, ә кайбер мәчетләр буенча 1920 еллар ахырына кадәр алып барылган. Метрика кенәгәләре дүрт өлештән тора: һәрбер мәчет буенча ел дәвамында туучы, вафат булучы, никахлашучы һәм аерылышучыларны язып барганнар. Аларны өйрәнгәндә төп игътибар ителә торганнары: туу турындагы һәм никах язулары.
Баланың тууы язуында күп очракта аның атасы, бабасы, анасы һәм анасы ягыннан бабасы күрсәтелә. Никах язуында никахлашучылар, аларның яшьләре, ничәнче никах булуы, кемнең кайсы авылдан булуы, никахта кәләш һәм кияү ягыннан катнашучы вәли вәкилләр, шаһитләр, мәһәр күләме күрсәтелә. 1858 елда үткәрелгән гаилә составы күрсәтелгән 10 нчы ревизия сказкаларыннан да үзеңнең әби-бабаңны табарга була. Гомумән алганда, барысы да уңышлы барса, Казан губернасы авыллары буенча 1716, 1719 елларда үткәрелгән кеше исәбен алу документларына кадәр барып җитәргә мөмкин. Кайбер аерым авыллар буенча 1678 елгы язулар бар, аннан да элегрәк алып барылган Писцовая кенәгәләреннән дә кайбер аерым кешеләр буенча 17 гасырга барып җитәргә мөмкин. Аннан да элегрәк бабайларны аерым авылларда электән алып барылган шәҗәрә китаплары аша гына ачыклы алабыз, тик алардагы информациянең дөреслеге еш кына шик тудыра, - ди Илшат.
Метрика кенәгәләре буенча туганлык җепләрен эзләгәндә түбәндәге үзенчәлекләрне исәпкә алу мөһим икән. Аның иң беренчесе - никахлар, кагыйдә буларак, кәләшнең авылында үткәрелгән, шуңа кәләшнең кайсы авылдан туган булуын ачыкламыйча торып, никах язуын табу катлаулана. Шулай ук хатынның икенче никахы булып, яки башка җиргә күченеп китү сәбәпле, никах хатынның беренче ире авылында яки яңа күченеп киткән җирдә дә булырга мөмкин. Мондый очракларда 20 гасыр башы туу турындагы метрика язуларын карарга була, анда туган балаларның аналары кайсы авылдан икәнлекләре күрсәтелергә мөмкин. Икенчесе - төрле елларда һәм төрле муллалар белән тутырылган метрика язуларының тулылыгы да төрлечә.
1860 елларга кадәрге метрикаларда туу һәм үлү турындагы язулар күбесенчә кыска итеп бирелгән, 1887-1894 елларның метрикалары иң тулы күләмдә язылган, аларында кайбер очракта 1834 елда ревизиягә кермәгән элегрәк яшәгән бабайларның исемнәрен дә очратырга мөмкин. Архивта документларның барлык елларга да булмавы белән дә очрашырга мәҗбүрбез. Аеруча Казан губернасына кергән авыллар буенча 1782, 1795, 1811, 1816 елгы ревизияләрнең сакланмавы күп кенә очракларда тагы да элеккерәк бабаларны ачыкларга мөмкинлек бирми. Бу очракларда метрика язуларын карап, элегрәк яшәгән бабайларны эзләргә, шулай ук никах язуларын җентекләп карап, бер үк төрле родовой (ыруглык) тамгалар аша булса да авылдагы тагы кемнәр белән туган икәнлекләрен ачыклап карарга мөмкин.
Метрика һәм ревизия документларыннан кала, генеалогик информация бирүче кайбер башка документлар да бар, әмма алар, кайсы гына архивны алма, аерым авыллар буенча гына сакланып калынган. Болар гаилә составы күрсәтелгән 1864, 1882, 1890, 1905, 1909-1912 елларга караган рекрут списоклары, посемейный списоклар, 1897 елгы 1 нче Бөтенроссия сан алуы, 1900 һәм 1917 еллардагы сан алуның подворный карточкалары, муллалар, мәчетләр буенча ведомостьлар, - дип сөйләде безгә Милли архивның баш белгече.
Фото: http://baltasi.tatarstan.ru
Комментарийлар