Яңа ел өстәлендә кызыл уылдык электән килгән традиция. Ел дәвамында бер тапкыр да ашап карамаган кеше дә аны бу бәйрәмгә алырга тырыша.
Скопировать ссылку
Яңа ел өстәлендә кызыл уылдык электән килгән традиция. Ел дәвамында бер тапкыр да ашап карамаган кеше дә аны бу бәйрәмгә алырга тырыша.
Әмма Яңа ел якынлашкан саен уылдык бәясе дә күтәрелә башлый. Шуңа да аны күпләр хәзер үк алып куярга тырыша. Хәзер сатып алынган уылдык Яңа ел төненә кадәр тора аламы? Бу сорауга «Балык берлеге» рәисе Александр Панин җавап биргән.
Белгеч фикеренчә, быел җитештерелгән уылдыкны сатып алган очракта, ул Яңа ел төненә кадәр бозылмыйча торачак. Аны суыткычта сакларга кирәк. “Иң ышанычлысы - калай банкаларга тутырылганы. Монда саклау шартларын үтәү, уылдыкны суыткычта тоту мөһим. Банкада саклау срокларына карарга, ашарга яраклылык срогын тикшерергә һәм саклау температурасы режимын үтәргә генә кирәк. Ул этикеткада күрсәтелгән”, - ди эксперт.
Уылдыкны теләсә каян түгел, ә ышанычлы, стационар кибетләрдән алу хәерле. Әгәр сез үлчәп сатыла торган уылдык аласыз икән, тоз күләменә игътибар итү сорала. Тозы 4 проценттан ким булган уылдыкны катырырга мөмкин. Әгәр дә тозы аз булса, андый уылдык та Яңа елга кадәр тора ала. Әмма озакка сузмыйча ашасагыз яхшырак, ди белгеч. Чөнки пластик савыттагы уылдыкның җитештерү шартларын төгәл белмисез. Аның бозылуы бар. Шуңа да катырыгыз һәм бәйрәмгә ике көн кала суыткычка куеп, акрынлап эретегез. Андый очракта уылдык тәмен дә, дымлылыгын да югалтмаячак.
Яңа ел алдыннан ялган уылдык сату очраклары бермә-бер арта. Уылдыкка джус, үсемлек мае салып болгаталар. Тик андыен да кулланырга була һәм ул бозылмаячак.
Уылдыкка минераль су салып, аның күләмен арттыру турында да ишетергә була. Әмма андый уылдыкны танып-белү җиңел. Банканы селкетеп караганда, ул тыгыз, аз гына селкенә торган булырга тиеш. Әгәр дә алай түгел икән, уылдыкка артык әйбер кушылган дигән сүз.
Үлчәп сатыла торган уылдыкка килгәндә, сыек булмасын. Чын уылдык сулы булырга тиеш түгел. Бер савыттан икенчесенә бушатканда, ул агып төшәргә тиеш түгел. Артык суны шунда ук күреп була.
Комментарийлар