Малмыж шәһәреннән Фәнис Газизовны Казанда узган Россия авыллары эшмәкәрләре җыенында очраткан идем. Аңа Татарстан Президенты Мактау кәгазе тапшырды. Фәнис Газизовның татар милләте өчен җан атып йөрүен олы ихтирам белән телгә алганнан соң, Татарстанның кайбер районнарында аларның комбинатларында пешерелгән икмәкне сатарга рөхсәт бирмәүләрен дә әйтеп үттеләр. Ә икмәкләре бик тәмле, халык...
Шәһәр Киров өлкәсенә керсә дә, Татарстан белән ныграк бәйләнешле дисәк, ялгыш булмас. Күрше Балтач районының Чутай, Нөнәгәр авыллары бигрәк якын, күпләр монда эшкә, базарга, кибеткә йөри. Иске йортлар, ташландык биналар арасыннан матур, җыйнак, буялган йорт күрсәк, бу хуҗалык татар кешесенекедер инде дип фаразларга ашыгабыз. Чынлыкта да шулай, бу яклар, илдәге зур үзгәрешләрдән соң, бик мантып китә алмады. Әлеге дә баягы шул татарлар, теше-тырнагы белән эшкә ябышып ятуы аркасында, матур гына яшәп килә. Фәнис Газизов та шундыйлардан. Ул - зур тормыш мәктәбе үткән тәҗрибәле җитәкче.
- Күп еллар буе иярдән төшми, эшнең очын чуалтмый алып баруда Сезнең өчен иң мөһиме нәрсә булды? - дип сорыйм Фәнис Газизовтан.
- Шәхси үрнәк һәм кешелеклелек. Җитәкче кешенең эшкә карашын коллектив бик тиз тоемлап ала. Аның сиңа карата хөрмәте дә, ышанычы да арта һәм ул сиңа иярә. Без гап-гади җир, хезмәт кешеләре белән эшлибез. Янәшәдәгеләрнең яшәешен, көнкүрешен аңлап, бер-беребезгә карата гап-гади кешелеклелек сыйфатларын күрсәтә алсак иде. Кеше рәнҗешеннән саклану бик кирәк.
- Сезнең икмәк пешерү комбинатының өстенлеге нидә соң? Соңгы елларда бу юнәлеш шактый нык таралды, көндәшлек тә зурдыр.
- Көндәшлек бар һәм ул булырга тиеш. Ә анда оту өчен иң мөһиме - сыйфат. Минем, теге яки бу районга кертмәделәр, дип сөйлисем дә килми. Аптыраганнан, үз җирлекләрендәгесе сатылмасмы дип эшләнгән гамәлдер инде. Икмәкне кеше көн саен сатып ала, бүген ошамаса, икенче көнне ул синең ризыгыңны алмаячак. Бу очракта өстенлек сатып алучыда. Бүген без Киров өлкәсендә һәм Татарстанда барлыгы 100дән артык кибеткә үз продукциябезне илтәбез. Малмыж шәһәрендәге балалар бакчасы да, мәктәпләрнең кайберләре безнең карамакта. Ипинең, күмәчнең төрле сортларыннан тыш, камыр ризыклары да пешерәбез. Аларны да халык бик яратып ала.
- Башка милләт халыклары арасында эшләгәндә, татарлык комачаулык итмиме?
- Юк, әгәр син үзеңне шәхес итеп күрсәтә аласың икән, кеше беркайда да югалмый. Моның өчен белемле булырга, эшләргә, тырышырга, вакытны, чорны тоемлап бераз алдарак та барырга кирәк. Гаиләдә бала тәрбияләгәндә дә, коллективны җитәкләгәндә дә, җәмгыятьтә дә үз урыныңны табу өчен шәхси үрнәкнең яхшы булуы мөһим. Яшәешең, эшең белән үз-үзеңне күрсәт син!
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга кушылыгыз.
Комментарийлар