Сыер мае һәм әче сөт продукциясен җитештерү кимегән, ә сыр – арткан.
Татарстанның сөт җитештерүчеләр һәм эшкәртүчеләр рейтингы булдырылган.
Республиканың сөт предприятиеләре тәүлегенә 4400 тонна сөт эшкәртә, бу сатылган чималның гомуми күләменең 87 процентын тәшкил итә, дип белдерде Татарстанның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров республиканың сөт җитештерүчеләр берлеге уздырган түгәрәк өстәлдә.
Министр сүзләренчә, соңгы биш елда авыл хуҗалыгы оешмаларында һәм крестьян-фермер хуҗалыкларында сөт җитештерү 30 процентка арткан. Узган елны республикада 2 миллион 280 мең тонна сөт җитештерелгән. 2030 елга барлык категория хуҗалыклар буенча сөт җитештерү күләме 2 миллион 600 мең тоннага җитәргә тиеш. Әлеге күрсәткечкә ирешү өчен терлекчелек фермаларын һәм комплексларын яңарту, яңа терлекчелек объектлары һәм азык үзәкләре төзү, шулай ук сөт терлекчелегендә заманча технологияләрне гамәлгә кертү планлаштырыла.
– 2024 елда сөт продукциясен җитештерү, 2023 ел белән чагыштырганда, 3 процентка артты. Сыр җитештерү – 9,9 процентка, ә эшкәртелгән сөт – 5,2 процентка. Шул ук вакытта сыер мае җитештерү 11,8 процентка (20 823 тонна), әче сөт продукциясе 5,2 процентка (100 753 тонна) кимү күзәтелә. Бүгенге көндә күпчелек сөт предприятиеләренең үсеш векторы чыгарыла торган продукциянең күләмен арттыруга һәм модернизацияләүгә юнәлдерелгән. Шуңа күрә, хөрмәтле коллегалар, хезмәттәшлек буенча үзара файдалы инструментлар эшләргә кирәк. Җитештерүче һәм эшкәртүче арасында баланс булырга тиеш, – диде Марат Җәббаров.
"Сөт җитештерүчеләрнең илкүләм берлеге" генераль директоры Артем Белов, сөт продукциясенә ихтыяҗ темпы кимүне һәм шуның белән бәйле рәвештә кибет киштәләрендә запас барлыкка килүне истә тотып, бәяләргә үзгәреш кертеләчәк дип фаразлый.
– Бәяләрдәге үзгәреш март аенда башланды һәм ул май башына кадәр дәвам итәчәк дип уйлыйм. Аннары, ихтыяҗ арту белән, бәяләр кабат элеккечә булачак, – ди ул.
Аныңча, узган ел сөт продукциясенә ихтыяҗ 3 процентка кимегән. Быел исә март аенда гына да 5 процентка кимрәк.
Республиканың сөт җитештерүчеләр берлеге генераль директоры Денис Пирогов хәбәр иткәнчә, 2022 елда сөт сатып алуның уртача бәясе (НДСтан башка) – 34,09 сум, 2023 елда – 31,74 сум, 2024 елда 38,14 сум тәшкил иткән.
– 2024 елда бер килограмм сөт җитештерүнең үз бәясе 34,35 сум булган. Быел, чыгымнарны күз алдында тотып карасак, 10-12 процентка артып, 40 сум булырга мөмкин. Сөт җитештерүчеләрнең кереме бик аз булып чыга, – ди ул.
Марат Җәббаровның сүзен куәтләп, ул да, бәяләр сикерешеннән зыян күрмәс өчен, сөт җитештерүчеләргә сөт эшкәртүчеләр белән озак вакытка исәпләнгән килешүләр төзергә чакырды.
– Сөт бәясе кайбер айларда 55 сумга менде, ә кайбер айларда бәя бик төште, күпме икәнен әйтергә дә оят. Бушлай дип әйтергә була, – диде Пирогов.
Рейтингка килгәндә, сыерларның баш саны 500гә кадәр булган предприятиеләр арасында сөт җитештерү буенча лидерлар: Актанышның “Нигез” җәмгыяте, Ютазының А.Вафауллин фермер хуҗалыгы һәм Алабуганың Ф.Әхмәтҗанов фермер хуҗалыгы.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар