16+

Урап-урап карлар күмә Кышның озын юлларын...

Егет чагында үз авылың кызларына карамыйсың бит ул, күрше авыл кызлары күбрәк кызыктыра. Кайчагында машинада, кайчагында «матай»да күрше авылга җилдерәсең... Арада мәхәббәт уты кабынса, интегәсең алда әле. Күрше авыл бер яктан якын, бер яктан ерак. Көн саен, атна саен сөйгәнең белән күрешергә бара башласаң, төрле мәшәкатьләр килеп чыга. Үзеңнең техникаң...

Урап-урап карлар күмә Кышның озын юлларын...

Егет чагында үз авылың кызларына карамыйсың бит ул, күрше авыл кызлары күбрәк кызыктыра. Кайчагында машинада, кайчагында «матай»да күрше авылга җилдерәсең... Арада мәхәббәт уты кабынса, интегәсең алда әле. Күрше авыл бер яктан якын, бер яктан ерак. Көн саен, атна саен сөйгәнең белән күрешергә бара башласаң, төрле мәшәкатьләр килеп чыга. Үзеңнең техникаң...

Нинди генә һава торышы булмасын, һәр атна шимбә көнне күрше авылга йөрүче дусларым бар иде минем. Яңгырмы, кар-буранмы, ул сөйгәне янына ашыга. Машинасы да юк, атна саен дүрт-биш чакрым араны җәяү әйләнеп кайта. Берьюлы мине дә үзе белән алган иде. Ул сөйгәне янына китте, ә мин күрше авыл егетләре белән сөйләшеп калдым. Аннары берүземә генә кышкы, буранлы юлдан анда-санда өелгән кар көртләрен ера-ера кайтырга туры килде...
Кар көртләре баскан менә шул Куҗак авылын (Буа районы) беркөнне телевизордан күрсәттеләр. Авыл халкы юл юклыгыннан зарлана. Күрше авылдагы танышларыма шалтыратсам, барысы да бер сүзне сөйли. Авылны елына бер мәртәбә чистартып китәләр, ә бураннар ыжгырып үткәч, янәдән кар ерып йөрисе, диләр. Элек колхоз булган чакта мондый проблема бик җиңел хәл ителгән. Колхоз рәисе «нәрәт бирә», бер тракторчы шул ук көнне урамнардан карны эттереп чыга. Элек СССРның 60 еллыгы исемендәге дәрәҗәле «Үзәк» колхозына кергән авыл урамын хәзер чистартучы юк икән.
Дөресен әйткәндә, миңа бик сәер тоелды бу, чөнки безнең як һәрвакыт кардан арчылган булганга күнегелгән, район үзәгенә бара торган юллар һәрвакыт чиста тора. Авыл советына кергән Яңа Чәчкап, Әхмәт, Кыр Тәүгелдесе авыллары урамнарын рәхәтләнеп иңләп-буйлап гизәрлек. Теге сюжеттан соң Куҗак авылы да чиста урамлы авыллар рәтенә кушылды, ниһаять.
«Татавтодор» предприятиесенең Казан бүлеге хәбәр итүенчә, бөтенләй буран күмеп киткән бер километр юлны трактор белән эттереп чыгу - 300 сум, ә йөк машинасы белән бераз гына төбен кырдырып чыгу 200 сумга төшә икән. Көн дә район үзәгеннән машина чакырып китерә башласаң, хәйран чыга кебек. Иң яхшысы - үз авылыңда эттергеч трактор булдырудыр, мөгаен.
Бер дустым сөйләвенчә, кайбер район үзәкләрендә машина юлы чистартыла, ә җәяүлеләр сукмагына кул тими икән. Бу да кыш көне аеруча зур куркыныч тудыра. Машина юлыннан барган кеше таеп егылырга да, машина астына эләгергә дә мөмкин бит. Кыш көне юллар проблемасы илебез өчен аеруча зур мәсьәлә. Әнә шул кыш көне туңып, язын гөрләвекләр агу аркасында асфальт та ашала.
Бер уйласаң, Россиядә юллар начарлыгы табигый да кебек. Ә барыбер кар тутырган юлдан йөрисе килми. Кемнәрнеңдер күрше авылга кызлар янына барасы да бар бит.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading