“Күрше хакы Алла хакы”, - ди безнең акыллы халык. “Морҗаңа ут капса, күрше кирәк”, - дип тә искәртә әле аннары, тагын да тәэсирлерәк исбатлап.
Скопировать ссылку
“Күрше хакы Алла хакы”, - ди безнең акыллы халык. “Морҗаңа ут капса, күрше кирәк”, - дип тә искәртә әле аннары, тагын да тәэсирлерәк исбатлап.
Ләкин күрше өйләр, күрше урамнар гына түгел, күрше илләр, күрше өлкәләр дә була бит әле. Татарстанның үзенең дә бик күп шундый ут-күршеләре бар. Шуларның ара буенча да, күңелгә дә иң якыны Киров өлкәсе дисәк, ялгышмабыз. Балтач башында гына ул. Беркөнне Бөтендөнья татар конгрессы без журналистларны да шул якларга сәяхәткә алып чыгып китте. Үз күзләребез белән күреп йөреп кайттык.
Малмыж Париж белән аваздаш Парижлылар үз шәһәрләрен ничек яратсалар, малмыжлыларның да алардан һич калышырга исәпләре юк. Дөньяның биш могҗизасы бар бездә диләр алар сөенеп һәм горурланып. Дүрт халык: рус, татар, мари, удмурт бергә дус-тату яшәгән төбәк тә әле ул. Татарлар 32 процент тәшкил итәләр. Һәркайдагы шикелле монда да якты йөзле, тәмле сүзле милләттәшләребез. Сабыйларын да кечкенәдән милләтне яратырга өйрәтеп үстерергә тырышалар. “Алтын ачкыч” балалар бакчасының түбәтәйле-калфаклы дүрт яшьлек нәниләренә сокланып туялмадык. Киров өлкәсенең атналык татарча газеты “Дуслык” редакциясе дә Малмыжда. Анда да кереп чыктык. Кысан гына ике бүлмәдә бар дөнья яңалыклары, бигрәк тә төбәкнең кайнар хәбәрләр белән таныштыручы саллы мәгълүматлы басма әзерләнә. 1990 елның 1 гыйнвареннан нәшер ителә инде ул. Тиражынның аз 609 данә генә булуы кәефебезне төшерде бераз. Ни хәл итәсең, бүген бөтен татар матбугаты шундый аяныч хәлдә. Сәбәпләре күп, нәтиҗәсе шул бер. Иң укылышлы илдән иң укылмаучы илгә әйләнер өчен шул утыз ел бик җитте безгә. Баш мөхәррире Гөлнара ханым Габдрахманова һәм хәбәрче Рәмзия Хәкимова кырык эшен кырык якка куеп, җирдәшләре өчен горурланып һәм сөенеп безнең төркемне көне буе озатып йөрде.
“Алтын ачкыч”ның үз музее да бар. Анда кереп дүрт халыкның борынгы тормыш көнкүреш әйберләре белән танышырга була. Ә безне иң сокландырганы курчаклар күргәзмәсе булды. Милли татар киемнәре кигән тулы бер гаиләне матурлык яратучы һәм аны тудыручы талант иясе Наталья Мәһәдеева булдырган. Аларны күргәч тә татар халкына мәхәббәт арта. Һәм бу безнең заманда иң мөһиме. Кызганыч безнең белән очрашуга бу уңган булган ханым килә алмаган иде, өлкән яшьтәге әти-әнисен карый диделәр. Ләкин бирәм дигән колына чыгарып куяр юлына, дигән мәкале дә бар бит әле халкымың. Шулай булды да китапханәгә “Түгәрәк өстәл”гә барганда елмаеп каршыбызга үзе килеп чыкты Наталья ханым. Азык-төлек кибетенә барышы икән. Тележурналистлар тизрәк микрофоннарын, камераларын әзерләде, ә мин каләм-кәгаземне барладым.
Комментарийлар