Алдагы язмаларыбызда Сабантуйда җирәбәгә тәкә отучы Арча көрәшчесе, 13 яшьлек Самир Ахунов турында телгә алган идек. Ел буе көрәшеп җыйган акчасына айфон сатып алды, дип тә өстәгән идек.
Күз тимәсен, 2025 елгы көрәш сезоны да Самир өчен бик уңышлы бара. 18 апрельдә Арча районы Наласа авылында үткәрелгән көрәш бәйгесендә дә Самир 36 кг авырлыкта көрәшеп, җирәбә юлы белән тагын тәкә отты!
Җирәбә башланып, уйнатучы капчыктан 3 нче номерны тартып чыгаргач, Самир шатлыгыннан кычкырып җибәрде, тренерларын кочаклап алды. “Абау, везунчик! Самирга эләгер әле, дип әйтеп кенә бетергән идем...” — дип өстәп куйды тамаша кылучылар арасыннан берсе.
— Бу — безнең икенче тәкә. Баланың эмоцияләре! Шуның хәтле шатлык. Ярыш “Игенче” агрофирмасы генераль директоры Нәсимә Гариповна Хатыйбуллина призына үткәрелде. Иганәчеләргә зур рәхмәт! — дип сөенечләре белән уртаклашты Самирның әнисе Рәмзия Ахунова. —“Улым, мин әйтәм, әле Сабантуй башланмаган. Сине Аллаһы Тәгалә тәкәле итеп тә куйды. Зур бәхет елмайды. Тырышлыгыңның, атнага бишәр көн тренировкага йөрүеңнең нәтиҗәсе бу, — дим. — Үзем эштә идем. Самирга тәкә чыкканда, иптәшем шунда иде. “Өнсез калдым”, — дип хәбәр итте. Башка иң беренче булып: “Тәкәне кая куярга?” — дигән сорау килә бит әле ул, Лилия. Балконда тәкә асрап ятып булмый. Шул ук көнне әтисе белән Самир тәкәне урнаштырып кайтканнар. Акчасын үзенә бирдек, җыя. Былтыр айфон алды. Быел нәрсә өчен җыйганын әлегә әйтми. Үзенең хыяллары бар. Анда көрәшләрдә йөри-йөри сумма шактый җыелды. “Әни, кирәк булса, биреп торам. Акчасыз йөри күрмәгез”, — ди әле ул. “Улым, без синнән акча сорамыйбыз. Үзең тырышып урыннар алып җыйганы үзеңә торсын”, — дибез. Самир башта хоккейга йөрде. 9 яшьтән көрәш белән шөгыльләнә башлады. Ике атна йөрүгә, Арча районының Кәче авылына барып, III урынны алып кайтты. Шуннан соң урынсыз калганы юк. Тренерыбыз — Фәнил Һидиятуллин. Аңа чын күңелдән рәхмәт! Балаларыбыз белән утка да, суга да керүче тренер ул безнең, бик хөрмәт итәбез. Тренерлары белән бик дус, якын алар. Шундый балалар көрәшәм дип янып торганда, көрәшебез үсәр, Алла боерса. Авыртмасыннар, барысы да сау-сәламәт булсын. Барлык көрәшчеләр җәрәхәт алмыйча көрәшә күрсен. Тиздән Сабантуйлар башланыр. Көрәш мәйданнарында күрешүләр насыйп булсын!
— Шыгырданда да уңышлы чыгып ясап кайтты Самир!
— Наласадан соң икенче көнне иртәнге сәгать 4 тә Чувашия Республикасының Батыр районы Шыгырдан авылында узган төбәкара турнирга чыгып киттек. Анда да I урын алдык, — дип дәвам итте Рәмзия. — Шыгырдан — бик кунакчыл халык. Бер карасаң, мин аларны белмим дә бит инде. Әллә кайлардан килеп исәнләшәләр. Самирның да анда дуслары, танышлары табылды. Көрәш дуслаштыра! Мирхәйдәр абый белән таныштык. Физкультура дәресләре укыта икән. Шундук ашарга талоннар бирде. Бала санына карап, дип тормады. “Бу кызга да, шоферларына да, монысына да бирегез. Ераклардан килгәннәр”, — диде. Тәртипле, уңган, дини, тәрбияле, тырыш халык. Сине, ерактан килдең, дип каршы алып торучы юк бит әле. Шыгырданнарга аерым бер рәхмәт! Якты йөзләре, кунакчыл, кайгыртучан булулары күңелебездә озак сакланыр.
Лилия ЙОСЫПОВА.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Вконтактега кушылыгыз.
Комментарийлар