16+

Хайван чирләре – кешедә: инвалидлыкка һәм үлемгә китерә

Кеше һәм хайваннар өчен уртак булган йогышлы һәм паразитар авырулар бар.

Хайван чирләре – кешедә: инвалидлыкка һәм үлемгә китерә

Кеше һәм хайваннар өчен уртак булган йогышлы һәм паразитар авырулар бар.

Кеше аларны авыру кыргый җәнлекләрдән, авыл хуҗалыгы яки йорт хайваннары белән контактта булганнан соң, ит һәм башка чимал эшкәрткәндә йоктыра. Чир шулай ук зарарланган ит һәм башка хайван продуктлары аша эләгергә мөмкин. Котыру, себер түләмәсе, бруцеллез, кош һәм дуңгыз гриппы, сальмонеллез, токсокароз, төрле гельминтозлар шундый авыруларга карый. 

Әлеге чирләр әйләнә-тирәдә дә озак вакыт саклана: туфрак, су, фураж, бөртеклеләр куркыныч тудырырга мөмкин. Әйтик, себер түләмәсе споралары туфракта 100 елга кадәр сакланырга мөмкин, ә бруцеллез кузгаткычлары җирдә – 100 көн, чи сөттә һәм иттә 12 көн яши. Шулай ук сальмонеллез да озын гомерле һәм термик эшкәртү очрагында да тиз генә үлми. Шуңа күрә ит-йомырканы яхшылап пешереп бетерү кирәклеге турында еш искәртелә.

- Хайваннардан күчә торган инфекцияләр кеше өчен хас түгел. Шуңа күрә бу авырулар бик катлаулы уза, күп очракта инвалидлыкка китерә. Аларның кайберләре, әйтик, котыру чире кеше өчен 100 процент үлем белән яный. Аны дәвалау ысулы әлегә кадәр юк. Шул ук вакытта, сөенечкә,  хайваннардан күчкән чирне йоктыручылар башка кешеләрне зарарлый алмый. Кеше – бу авырулар өчен биологик тупик. Искәрмә булып бары тик сальмонеллез тора, – дип билгеләп үтте Роспотребнадзорның  Татарстан буенча идарәсе башлыгы урынбасары Любовь Авдонина.

Бруцеллез буенча вазгыять Россиядә киеренке. 2023 елдан Татарстанда да бу чир активлашты. Шушы ике елда республиканың 9 районында 12 очрак килеп чыкты. Моңа кадәр бу авыру республикада 1996 елдан бирле теркәлмәгән иде. Барысына да читтән кертелгән хайваннар гаепле, ди Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының Баш ветеринария идарәсе башлыгы урынбасары Габделхак Мотыйгуллин. Аның сүзләренчә, бу авыру терлекләрдә берничек тә үзен белгертми, аны бары тик лаборатор тикшерүләр нәтиҗәсендә генә ачыклап була. Ә мондый анализлар елына ике тапкыр гына алына. Читтән зарарланган хайван кертелгән булса, ул бөтен баш терлеккә һәм аларга хезмәт күрсәткән кешеләргә йогарга өлгерә.  

2023 ел ахырыннан бүгенге көнгә кадәр кешеләр арасында 34 бруцеллез очрагы теркәлгән. Барлык очраклар терлекчелек предприятиеләрендә авыру терлекләрне караучыларда килеп чыккан. 12 кешедә бруцеллез профессиональ авыру буларак теркәлгән. Моның белән бәйле рәвештә, Любовь Авдонина предприятие җитәкчеләренә хезмәткәрләренә шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәү өчен шартлар тудыру  зарурлыгына юнәлтте. Чөнки чир, күпчелектә, тулысынча дәваланмый, хроник сыйфат ала, кеше гомерлеккә инвалид булып кала.

Тагын бер куркыныч авыру – котыру чире. 2015 елда республикабызда иң күпсанлы терлек зарарланулары (317 очрак) теркәлгән. 2023-2024 елларда исә, сөенечкә, бер генә очрак та булмаган, әмма  инде быел 13 имин булмаган торак пункт ачыкланган. Ел саен котыруга каршы йорт хайваннары һәм терлекләр вакцинацияләнә, бу чирнең төп чыганагы булган төлкеләр саны контрольгә алына. Һәр район аучыларына төлкеләрне аулау буенча план да куела икән – 10 мең башны юк итү. Алдагы ике елда бу планны үтәүгә якынлашып, 5-6 меңнән артык төлке атылса, быел нибары 1,6 мең төлке генә юк ителгән.

- Соңгы вакытта бу эш көчәйтелде, котыру чиренең таралышына чик куя алырбыз дип ышанабыз, - ди Габделхак Мотыйгуллин.

Сөенечкә, котыру чиренең хайваннардан кешегә күчү очраклары Татарстанда теркәлмәгән.

Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш эпидемиологы Дмитрий Лопушов әлеге авыруларны кисәтүгә зур игътибар бирелергә тиешлеген әйтте. Аның сүзләренчә, авыл хуҗалыгы предприятиеләрендә эшләүче кешеләрне вакцинацияләүгә ел саен республика бюджетыннан кирәкле күләмдә акчалар бүлеп бирелә.

- Терлекләр белән даими эш иткән барлык кешеләр вакцинацияләнгән булырга тиеш. Бу эш бирүченең җаваплылыгы. Ул вакытында, прививка ясату таләп ителгән кешеләр санын күрсәтеп, гариза бирергә һәм барлык кешеләрнең дә вакцинация үтүен контрольгә алырга тиеш. Бу авыру терлек белән эш иткәндә дә хезмәткәрләргә зарарланмаска ярдәм итә, - дип ассызыклады Дмитрий Лопушов.

Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграмга кушылыгыз. 

Язмага реакция белдерегез

4

0

2

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

Мөһим

loading