Татарстан депутатлары үзидарәләрне таркатып гадиләштерү турындагы закон проектына каршы чыкты.
Бу көннәрдә "Хакимиятнең бердәм системасында җирле үзидарәне оештыруның гомуми принциплары турында"гы закон проектын Дәүләт Думасы каравына керттеләр. Дәүләт Думасының Дәүләт төзелеше һәм законнар чыгару комитеты рәисе Павел Крашенинников белән Федерация Советының Конституцион законнар чыгару һәм дәүләт төзелеше комитеты рәисе Андрей Клишас әзерләгән закон проекты шактый бәхәсләр уятты. 2022 елның башында ул беренче укылышта кабул ителгән иде, быел депутатлар аны кабат карый башлады.
“Кемгә комачаулый алар?”
Ике баскычлы идарәне бетереп, бер баскычлы муниципаль идарәгә күчүне күздә тоткан закон проектын Татарстан Дәүләт Советы утырышында да карадылар. Закон проекты кабул ителгән очракта, авыл җирлеге аерым муниципалитет булудан туктап, ул район муниципалитетына караячак.
Әлеге мәсьәләгә карата Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та үз фикерен җиткерде. Аныңча, җирле үзидарәнең ике баскычлы системасыннан бер баскычлы системага күчәргәме-юкмы икәнен төбәкләр үзләре хәл итәргә тиеш.
– Безнең ил бик зур һәм бер калып белән генә идарә итеп булмый. Ниндидер үзгәрешләр булыр, аңа уңай карарга кирәк. Халкы аз булган территорияләрдә яңача идарә системасын рөхсәт итүләренә без каршы түгел. Дәүләт Думасы кабул иткән карарлар ул – дәүләт идарәсе системасы. Халыктан сорамыйча, аларга мондый карарны кабул итәргә кем хокук биргән? Дәүләт Думасында эшләүче безнең депутатларның фикерләрен сораганнармы? Муниципалитет эшчәнлегенә кагылышы булмаган кешеләр нинди система булырга тиешлеген хәл итеп утыра. Миңа өч муниципалитетта төрле вазифаларда эшләргә туры килде һәм һәрвакыт авыл советына таяндым. Әгәр син халык белән эшләргә телисең икән, башка эш формасы юк. Халык сайлап алган кеше алар белән эшли, алар алдында хисап тота. Ул читтән китерелгән кеше түгел, – диде ул.
Аның сүзләренчә, махсус операция барган вакытта мондый бәхәсләр урынлы түгел. Оят һәм хурлык дип атады ул моны.
Сүз уңаеннан Рөстәм Миңнеханов махсус операциядә катнашучыларның якыннары белән дә нәкъ менә авыл җирлекләре башлыклары элемтәдә торуларын белдерде.
– Унбиш ел эчендә без кешеләрнең абруйлы катламын формалаштырдык. Хәзер нәрсә, аларны югалтабызмы? Кемгә комачаулый алар? Нәрсә, илдә башка проблемалар юкмы әллә? Нинди карар кабул итәләр, без аны үтәячәкбез. Әмма бөтен карарлар дәүләт мәнфәгате өчен кабул ителергә тиеш. Кызганыч, муниципалитетның нәрсә икәнен әлегә белмәүчеләр дә бар, – диде республика Рәисе.
Булганны җимерергә кирәкми
Дәүләт Думасы депутаты Анатолий Иванов әлеге закон проектының икенче уклышына биш төзәтмә керткән һәм аларның дүртесе хупланган. Аныңча, уңышлы гына эшләп килгән идарә системасын җимерергә кирәк түгел.
– Татарстанда бу система әйбәт кенә эшләп килә. Халкы аз булган, сайларга депутатлары булмаган төбәкләр өчен яхшыдыр, әмма безгә түгел. Безнең кайбер авыл җирлекләрендә бер урынга өч-дүрт депутат. Ун депутат бар икән, шуның дүртесе авылдан булса, алтысы шул авылдан чыгып киткән һәм уңышлы гына эшләп килүче кешеләр. Алар авылга гел ярдәм итеп торалар. Берсе мәчет, икенчесе часовня төзи, өченчесе трактор алып бирә, дүртенчесе өлкәннәргә йә мөмкинлекләре чиклеләргә бүләкләр алып кайтып бирә. Булган нәрсәне җимерергә кирәк түгел. Аннан башка проблемалар да күп. Авыллар картая бара, аларны саклап калу өчен бүген нәрсәләр эшләргә була? Законнарны Мәскәүдән торып кына язганчы, авылларга чыгарга, шул җирлекләр башлыклары белән очрашырга, проблемаларын өйрәнергә кирәк, – ди ул.
Анатолий Иванов күңелендә йөрткән авылларга кагылышлы бер идеясе белән дә бүлеште.
– Бер район мисалын гына алыйк. Әйтик, анда утыздан артык мәктәп бар ди, шуларның алтысын гына калдырсаң, исәпләвем буенча, 350 миллион сум акча янга кала булып чыга. Ул калган акчаны укытучыларның хезмәт хакларын арттырырга тотарга була. 40 мең түгел, 100 мең алсыннар. Быел шәһәрдән тыш авыл мәктәпләрендә 1200 бала укыса, берничә елдан ул 600 балага кала. Эшче куллар җитми дибез, шул алты мәктәптә, акчаның икенче өлешенә төрле станоклар, җиһазлар алып, балаларны төрле һөнәрләргә өйрәтергә булыр иде. Шушы алты авыл тирәсендә һәрберсендә илле-алтмыш югары технологияле производстволар ачарга кирәк. Тавык, үрдәк, каз, күркә үрчетү фермалары төзергә, сөт-ит җитештерә торган производстволар ачарга, яшелчәчелек белән шөгыльләнү өчен теплицалар куярга була. Мин быел Кытайда булдым. Россиядән тавык ите кертеп булмасмы дип сорадылар. Берсе аена 1500 тонна, икенчесе 2000 тонна кирәк ди. Шул ук вакытта Кытайда тавык ите бездәгедән ике тапкырга кыйбатрак. Әлеге территорияләрдә салымнарга ташламалар булдырырга кирәк. Дөрес, боларны СВО беткәч кенә эшләп була. Бюджетта быел СВОга 14 триллион каралды. Бу суммаларны алга таба шушы производствога җибәреп булыр иде. Югары хезмәт хакы түләнсә, яшәргә шартлар булса, яшьләр авылда калырлар, шәһәргә кызыкмаслар иде. 15-20 елдан кырда кем эшләячәк? Безне кем ашатачак? Бу хакта хәзердән үк уйларга кирәк, – ди ул.
Халыкка җайсыз булачак
Биектау районының Алан-Бәксәр авыл җирлеге башлыгы Зөһрә Гарифуллина, бу закон проектының уңай ягы да юк түгелдер, әмма әлегә авыл җирлекләре кирәк, дигән фикердә.
– Авыл халкы борчыган мәсьәләләре буенча гел районга барып йөри алмый. Бөтен кешедә дә машина юк. Районнан ерак торган, юллар начар булган авыллар да бар. Анда яшәүчеләрнең күбесе өлкән кешеләр. Электрон хезмәтләр уңайлы булса да, аларга күнегеп бетә алмыйлар. Шуңа өстәп мошенниклар да активлашты. Нинди гозерләре, сораулары булса да, безгә киләләр. Шунда ук җавап бирә алмасак, белешербез, хәбәр итәрбез дип тынычландырабыз. Минемчә, халыкка якын булган бер орган булырга тиеш дип уйлыйм, – ди ул.
Әлмәт районының Яңа Кәшер авыл җирлеге башлыгы Лилия Гыйниятуллина әйтүенчә, авыл җирлекләре бетерелсә, халыкка авыр була.
– Авыл бит ул бер гаилә кебек. Кешегә без тугач та, соңгы юлга озатканда да кирәк. Гомумән, балалар бакчасы булсынмы, мәктәпме, клубмы, мәчетме – аларның эшчәнлегендә авыл җирлеге катнашы да бар. Закон проекты кабул ителсә, халыкка җиңел булмаячак. Бер кечкенә генә мисал китерәм. 2018 елда авыл җирлекләреннән гаилә составы турындагы белешмәне бирү хокукын алдылар. Хәзер аны Әлмәт шәһәренә барып алалар. Бу халыкка җайсызлык тудырды. Бөтен кешенең дә машинага утырып чыгып китү мөмкинлеге юк бит. Халык бик зарлана. Бөтен функция дә районга күчерелсә, авыл халкы нишләп бетәр дип борчылам, – ди ул.
Комментарийлар