Күп күрсәткечләр буенча югары урында булсак та, йомшак якларыбыз да бар икән. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының коллегия утырышында сүз шулар хакында барды.
– Фермалар – авыл халкы өчен төп эш урыны. Терлекләр санын киметеп, без бу авылларның киләчәген куркыныч астына куябыз. Башлыкларга һәм инвесторларга мөрәҗәгать итәм: сезнең артыгызда бөтен бер территорияләр, һәм сезнең социаль җаваплылык шулай ук югары, – дип билгеләп үтте министр Марат Җәббаров.
27 районда терлекләрнең баш саны буенча тискәре динамика күзәтелүен дә әйтеп, бу районнарның идарә башлыклары һәм хуҗалыклар җитәкчеләре фермага юлны оныткан, күрәсең, дип шелтәләп тә алды.
2023 елда авыл хуҗалыгы оешмаларында эре мөгезле терлекләр саны 3 процентка яисә 19 мең башка кимегән. Аларның санын максатчан киметкән хуҗалыклар да телгә алынды. Алар: Бу Яңа Чишмәдәге “Агро-Основа” һәм Козлов крестьян-фермер хуҗалыгы, Буадагы “Заря”, Апастагы “Мол Апас”, Азнакайдагы “Марс”, Актаныштагы “Тамыр”, Актаныш, Биектаудагы “Серп и Молот” хуҗалыклары.
Ит җитештерү 2022 ел дәрәҗәсенә 13 мең тонна җитми калган, шуның 10,8 мең тоннасы кош итенә туры килә. Бу Чаллы-Бройлер кошчылык фабрикасында җитештерү күләмнәре кимү аркасында килеп чыккан.
Кадрларга кытлык Агросәнәгать комплексында бүген 2,5 мең ачык вакансия бар. “Татарстанның аграр яшьләр берләшмәсе” рәисе Диләрә Шувалова авыл хуҗалыгы тармагында сыер савучылар, тракторчы-машинистлар, агроном һәм ветеринарларның җитмәвен әйтеп үтте. Аныңча, кадрлар кытлыгының төп сәбәбе – хезмәт хакының югары булмау, яшьләрнең авыл җирендә эшлиселәре килмәү һәм югары квалификацияле белгечләрнең җитмәве. – Республикада агросәнәгать комплексындагы хезмәткәрләренең 24 проценты югары белемгә ия, махсус урта белемгә ия булганнары – 37 процент. Бу тармактагы хезмәткәрләр арасында яшьләр 10 проценттан да кимрәк. Югыйсә авыл хуҗалыгы кадрлар белән ел саен тулыланып торырга тиеш, – ди ул.
Комментарийлар